События

Амбардагысы икмәк 23.07.2022

Амбардагысы икмәк

Ә иң зур амбарлар – элеваторда. Басуда үстерелгән мул уңышның шактый өлеше шунда китереләчәк.

Анда бит әле башка районнарныкы да килә. “Арча районы хуҗалыкларыннан китерелгән ашлыкны кабул итүдә бернинди тоткарлыклар  булмаячак”, – ди директор Ләйсән Әһлиуллина.

15 июльдә Арча элеваторының  яңа уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген кабул итү булды. Республика, район вәкилләреннән торган комиссия  лабораториядә, складларда булды.

– Элеватор яңа сезонга 100 процент әзер, – диде комиссия рәисе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Үлчәү, ашлык пробаларын алу җайланмаларын яңартып, карап чыкканнар. Барлык документлар тәртиптә. Газ белән эшли торган киптергечләрне эшләтеп тә күрсәттеләр, линияләр яңартылган, склад идәннәренә яңа бетон җәелгән. Складлар агартылган, дезинфекцияләнгән.

Сезон барышында биредә йөздән артык кеше эшләячәк. 300–400 кеше кирәк булган еллар да бар иде. Оешмаларга план җиткереп җыйдылар  халыкны. Хәзер инде кул көче кирәк түгел, диярлек, бар да механикалаштырылган. 17 гектар мәйдан биләгән территориядә моннан 60–65 ел элек төзелгән складлар да бар. Намус белән төзегәннәр, әле дә ялт итеп тора алар.

Элеватор бүген кунак каршыларга әзерләнгән йортны хәтерләтә. Кунакның да ниндие генә әле – икмәк – барыбыз өчен дә кадерле.

Әмма... Берәр программага кертеп юлларны да карасалар, нинди шәп буласы! Монысы республика күләмендә хәл ителергә тиештер инде. Янәшәдә генә асфальт завод та эшләп тора, югыйсә.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ambardagysy-ikmk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение