Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Раушания Нуриева : "Балаларга да, өйдәге эшләргә дә вакыт җитми иде. Әмма чәчәкләрне үстердем..."
Ишегалдына килеп кергәч, чәчәкләрне күреп бермәл югалып калдым. Һәркем чәчәкләр ярата, әмма барысы да мондый матурлыкны тудыра алмый. Күпме хезмәт, тырышлык, түземлек, вакыт кирәк аңа.
Арчадан өлкән яшьтәге бер ханым шалтыратып: “Сез чәчәк үстерүчеләр турында язасыз, Булгар урамы, 14нче йортка да барып килегез әле”, – диде. Телефон номерларын да бирде. Шалтыраттым. Бер ханым алды, үзен Раушания Нуриева дип таныштырды. Йомышымны әйткәч, көлеп җибәрде. “Минем әнидер инде ул. Безгә килә дә, чәчәкләрне күреп исе китә”, – диде.
Исең китәрлек тә шул. Ул төрледән-төрле розалар, лилияләр, гортензияләр кочак җәеп утыра. Чүлмәкләрне тутырып петунияләр чәчәк ата. Каршы яктагы үрмә роза белән үрелгән капкадан хуҗабикә дә килеп чыкты. Үзе дә шул чәчәкләр кебек чибәр, мөлаем, ягымлы, йөзеннән елмаю китми. Өйгә чакырса да, мондый матурлыктан аерыласы килмәде. Атынгыч эскәмиягә утырып, тирә-юньне күзәтеп сүз башладык. “Моның кадәр чәчәкләрне карарга ничек вакыт табасыз?” Беренче соравым шул булды.
– Бакча, чәчәкләр – минем хобби. Яратам, иренмим дә. Миңа алар рәхәтлек бирә. Элегрәк мин баш хисапчы булып эшләдем. Балаларга да, өйдәге эшләргә дә вакыт җитми иде. Әмма чәчәкләрне иртән бишенче яртыда торып, кичен караңгыга кадәр булса да карый идем. Йоклап ятсаң, аларны үстереп булмый. Хәзер өйдә торып кына эшлим. Акча да табам, яраткан хезмәтем белән дә шөгыльләнәм, – диде Раушания.
Аннан бакчасы белән таныштырырга алып китте. Үзе бер сәяхәт бу. Раушания һәр чәчәк турында шулкадәр бирелеп сөйли, бу вакытта аның күзләреннән нур бөркелә.
Беренче игътибар иткән әйбер – бакчада чүпнең әсәре дә юк. Нишләгән, дисез? Түтәлләрне махсус материал белән каплап куйган. Виктория җиләге түтәленә дә җәйгәннәр. Чүп тә үсми, җиләкләр дә пычранмый, чиста да. Роза чәчәкләре аеруча күп. Зур, куак булып үскәннәре дә, әле җирдән башларын күтәреп килгәннәре, шуңа карамастан чәчәк атып утырганнары да бар.
– Розаларны аеруча яратам. Матурларын күрсәм, сатып алам. Ботаклардан үзем дә утыртам. Яңа чыккан ботагын кисеп алам да, җиргә өч бөресен күмәм, җир өстендә ике бөре калдырам. Утыртканга кадәр корневин дигән туендырылган эремәгә бер тәүлек салып тотам. Үсеп китә, чәчәк тә ата. Башка урынга язын түгел, ә икенче елны гына күчерергә кирәк. Чөнки алар кечкенә һәм көчсез була, – диде Раушания. – Розаларны гына түгел, бөтен үсемлекне шулай утыртырга мөмкин. Гортензияләрнең коры ботакларын төртеп куям, үсеп китәләр. Нәкъ шушы ысул белән. Бик әрсез алар. Дөрес, гортензияләрнең чәчәкләре эре булсын өчен астан чыккан артык ботакларын кисеп атарга кирәк. Мин бер ун ботак кына калдырам. Шуңа әнә чәчәкләре дә бик эре. Бу эшләрне башкару өчен хәзер бик уңай вакыт.
– Шулай утырткан хризантемалар чәчәк атмый.
– Алар бик соң ата шул. Хризантемаларны утыртырга уйласаң, Мультифлора дигән сортны сайларга кирәк.
– Петунияләр чүлмәкләрне тутырып утыралар. Монда әллә ничә төпме?
– Юк, бер төп кенә. Петуния шулай җәелеп үссен өчен аларны жәлләмичә кыркырга, аннан очын өзеп атарга кирәк.
Моннан тыш, Раушаниянең бакчасында вербена, үрмәләп үсә торган роза, спирея куагы, вейгела һәм тагын бик күп торле чәчәкләр бар.
– Спиреяның мин җәйгә ике тапкыр очларын кисәм. Ике тапкыр чәчәк ата. Ежевика, шелковица, барбарис, каштан, каен, җир җиләге – алары җимеш бирә торган үсемлекләр. Урманнан алып кайтып утырткан куаклар, чәчәкләр дә бар. Бакчаның ул ягын кыргый почмак дип атыйм.
Яшелчәләргә дә урын җиткән. Кыяры өлгергән, помидоры кызарып утыра, алма, груша агачларының ботаклары сыгылып төшкән – уңыш мул булачагы күренеп тора. Бәрәңге дә үзләренә җитәрлек. Икенче елларга виноград шаулап үсеп китәчәк. Әле яңарак утыртканнар.
– Су сибү, чүп утау, карау гына түгел, егылмасынга чәчәкләрне тотып тору өчен төрле җайланмалар да кирәк бит. Аларны кем белән эшлисез?
– Улым Нияз Казанда яши. Ул кайтканда булыша. Ирем Рәшит тә каршы килми. Алар минем төп булышчыларым, – ди Раушания. – Ишегалдында беседкабыз бар. Балалар, онык-лар белән шунда җыелабыз. Чәчәкләр арасында бакчада бергә-бергә җыелып утыру үзе күңелле.
Раушаниянең өе дә чәчәкләр белән тулган. Аеруча яраннар, орхидеялар ярата икән. Әнә шул гөлләрдән, шуларны караудан энергия алып яшәгәнгә кызлар кебек янып тора ул