События

Күңелләргә үтеп керсен иде 03.08.2022

Күңелләргә үтеп керсен иде

29 июльдә Арчада зур тантана булды – Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге ачылды.

Быел Татарстан Республикасы олуг бәйрәм – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын билгеләп узды. 30 июль – Яңа 1444 һиҗри ел башланган көн, мөхәррәм аеның беренче көне. Менә шундый ике истәлекле бәйрәм көннәренә туры килде әлеге тантана. Ул Коръән Кәрим уку (Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов) һәм дога кылу (Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев) белән башланып китте. Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи мөнәҗәт башкарды. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган кереш өлеше аны тагын да тулыландырды.

– Арча – тарихлы, зур район. Халкыбыз да бик тырыш. Эшләребез дә мактаулы. Шуларның берсе – рухи-мәгърифәт үзәге төзелү. Бүгенге тантаналы чарага килүчеләрнең һәрберсе бу бина төзелешенә үзеннән өлеш кертергә тырышты. Аларның һәрберсенә һәм төзүчеләргә зур рәхмәт, – диде район башлыгы Илшат Нуриев бәйрәмне ачып.

–  Әле аның кадеренә төшенеп җитә алмыйбыз, – диде Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Кача-поса гына укып йөргән заманалар да бар иде. Мәчетләр юк. Арчада да. Габделхак абый белән Фәсәхәт апа өйләрендә дәресләр бирделәр. Рухлары шат булсын. Рухи-мәгърифәт үзәге аларның эшләрен дәвам итсен. Әмир хәзрәт Миңнемуллинга да зур рәхмәт. Әле генә нигез ташы салу чарасына кайткан, шунда дога укыган идем. Менә бүген ачылу тантанасында да катнашу насыйп булды. Мәдрәсә кеше күңеленә үтеп керсен иде. 

Арча мөхтәсибәте республикада иң зурысы. 93 мәчет эшли, аларның  88е – авылларда. 83 имам һәм 150 укытучы ислам нигезләрен укыта. Укучыларның саны 1600, шуларның 400е балалар.

Рухи-мәгърифәт үзәге урынында элек Илгизәр хәзрәт, Сания абыстай һәм район мөселманнары тырышлыгы белән төзелгән мәдрәсә иде. Иске бина, заманча таләпләргә туры килми. Әмир хәзрәт Миңнемуллин Габдулла Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге төзү турындагы тәкъдимен кертә. Район җитәкчеләре күтәреп алалар, иганәчеләр дә табыла, халык та көченнән килгәнчә үз өлешен кертә. “КСМ” ширкәте төзүчеләре эшкә алына. 2021 елның 21 июнендә үзәккә нигез салына һәм бер ел дигәндә рухи-мәгърифәт үзәге сафка баса.

– Илгизәр абый белән иске мәдрәсәне төзекләндерү турында сөйләшенгән иде. Әмир хәзрәт яңа бина төзесәк, яхшырак булыр, дигән фикер җиткерде. Рөстәм Сабиров финанс ягыннан ярдәм күрсәтергә теләк белдерде. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән башлап җибәрдек һәм төзүчеләр тырышлыгы белән сафка да бастырдык. Нигезе нык булсын, – диде “КСМ” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев.

– Биредә сыйныф бүлмәләре, утырышлар залы, ашханә, китапханә, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханәләр бар. Бүлмәләр кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән, барысы да заманча. Үзәк районыбыз халкына гыйлем таратуда озак еллар хезмәт итсен иде, дигән теләктә калабыз, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин. – Үзәкне ачу тантанасы бүген үтсә, эшен ул күптән башлады инде. Рамазан аенда көн дә ифтар мәҗлесләре үтте. Бүгенге көндә Арча үзәк мәчетендә 27 бала Коръән өйрәнә.

– Бу үзәк районыбызга бик кирәк иде. Без аны көтеп алдык. Аны төзүчеләргә, иганәчеләргә, ярдәм кулы сузучы һәр кешегә, җитәкчеләребезгә, Әмир хәзрәткә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Бу үзәк дини тәрбия, дини белем бирү учагы булсын. Динебезне халкыбызга, киләчәк буынга, балаларыбызга таратырга насыйп итсен, –  диде районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая Фәтхуллина.

Тантанага кунаклар бик күп кайткан иде. Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Дәүләт-дини мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе  Альберт Дирзизов, “РС Групп” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Сабиров, Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һ. б. Алар Арча халкын олы бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

 Төп бүләк иганәче Рөстәм Сабиров һәм төзүче оешма җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевка тапшырылды. Алар милләтләр һәм диннәр арасында татулыкны ныгыту, Исламның асыл кыйммәтләрен үстерү һәм нәзарәт белән уңышлы хезмәттәшлек өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Бердәмлек” медаленә лаек булды.

Төзелешкә керткән зур өлешләре өчен Салават Нуриев, Илһам Сабиров, Азат Җәләлетдинов, Рамил Гарифҗанов, Айдар Хәбиров, Айдар Сафин, Ленар Хөсәенов, Альберт Хәкимов, Радик Гыймадиев, Айрат Җәләлетдинов, Илвир Гайнетдинов, Дамир Идиятуллин, Әнәс Рәхимҗанов, Даниял Фәсәхиев, Денис Лебедков, Марат Кәримов, Нәфыйк Мадьяров, Искәндәр Сабиров, Айнур Мортазин, Эльвира Миңнемуллина, Фәнис Гарәфиев, Руслан Хәмитов, Зиннур Гарифуллин, Фәүзи Кәримов, Марат Әхтәмов, Ильяс Гыймадов, Айдар Шаһимәрданов һәм Бөтенроссия мөселман эшкуарлары ассоциясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Илшат Нуриев ислам динен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен имам-хатыйбларга сертификатлар тапшырды: Айдар Минһаҗев (Сеҗе), Алмаз Абзалов (Иске Төрнәле), Надир Гатауллин (Каенсар), Зөфәр Нәҗметдинов (Наласа), Фәнис Мостафин (Утар Аты), Рөстәм Йосыпов (Шушмабаш), Гамир Фазылҗанов (Түбән Мәтәскә), Илнур Хәсәнов (Кушлавыч), Рәдиф Салихов (Чөмә-Елга).

Тантананың иң дулкынландыргыч мизгелләре якынлашты. Тасма киселде, яңа бинага юл ачылды. Эчке якта кунакларны чәк-чәк белән милли киемнәрдән татар егете һәм кызы каршы алды.

Бина эче исең китәрлек матур: якты, зәвык белән бизәлгән, идәннәрдә затлы келәмнәр. Сыйныф бүлмәләре зур, иркен. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән халык мәкале бар. Уртак көч, зур тырышлык белән сафка баскан бу бина халкыбызга дини гыйлем таратуда озак хезмәт итсен иде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kellrg-tep-kersen-ide


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение