События

Наласа авылында зур янгын булды. Ярдәм кирәк... 05.08.2022

Наласа авылында зур янгын булды. Ярдәм кирәк...

Безгә татарча көрәш буенча Татарстан һәм Россия чемпионы Илшат Һидиятов борчылып шалтыратты.

- Көрәшче Фаяз Зариповның туган авылы Наласадагы туган йорты янды, - дип сөйләде ул. - Зыян бик зур. Ярдәм оештырырга кирәк.

Татарстан һәм Россия чемпионы Фаяз Зариповны яхшы беләбез. Яхшы көрәшче. Күптән түгел Сабада үткәрелгән ярышта дөнья чемпионы булды. Ул хәзер гаиләсе белән Биектауда яши. Наласада әтисе (Айрат) белән әнисе (Резедә) яшәгән йорт янган. Фаяз туып-үскән йорт. Кичә булды бу хәл. Бик авыр хәлләр. Безнең халыкта баш исән булсын, барысы да булыр, диләр. Иң мөһиме - үзләре исән-сау. Хөрмәтле райондашлар, сайтны укучылар, янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә кирәк. Мөмкинлектән чыгып. Бер рәхмәт мең бәладан коткарыр, ди. Эшлик без яхшылыкны. Акча күчерү өчен реквизитлар:


Перевод по номеру телефона:
89050261930
Номер счета:
40817810262002911937
Получатель:
АЛИНА РИНАТОВНА З.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nalasa-avylynda-zur-yangyn-buldy-yardm-kirk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение