События

Алар тормышка гашыйк 07.08.2022

Алар тормышка гашыйк

Кушлавыч клубында “Мин тормышка гашыйк” дигән әдәби-музыкаль кичә үтте. Анда районыбызның өлкән яшьтәге талантлы шәхесләре катнашты.

Зур булмаган авылдагы кечкенә, иске генә клуб гөрләп тора. Озак еллардан бирле эшләгән атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния Хәнәфиева турында тынгысыз җан дияргә була. Чираттагы ялда булуына карамастан, җәйге эш өстендә дә ул чара оештырып авылдашларының күңелләрен күрә. Кырык эшләрен кырык якка ташлап клубка очрашуга килгәннәр бит.

Күптәннән хыялланып йөрде инде Фәния бу чараны оештырырга. Әле берсенең, әле икенчесенең җае булмады. Ахыр чиктә район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина барысын да туп-лап алып килде.

“Каурый каләм” иҗат берләшмәсе әгъзалары Марсель Шәрәпов, Факия Шәрәфетдинова, Халидә Вафинаны, заманында бергә эшләп, аларны үзенең остазлары дип санаган Роза Шәйхетдинова белән Равил Габдрахмановны  чакырган ул.

“Нәрсә соң ул тәмле әйбер?”

Фәния Хәнәфиева беренче булып сүзне остазы Роза Шәйхетдиновага бирде. Кыскача гына аның тормыш юлы белән таныштырып үтте.

– Роза апа, “Ак ефәк шәл” исемле шигырегез шигърият сөючеләр тарафыннан җылы кабул ителде. Нәрсәне күз алдында тотып яздыгыз сез аны?

– Сугыш елларын. Авыр вакытлар. Ашарга-эчәргә юк. Мин авырып ятам. “Әз генә тәмле әйбер булса, мин тазарыр идем”, – дим әнигә. Әни түзмәде, өйдән чыгып китте. Бераздан кайтты да, умачлы аш пешереп ашатты, берничә кашык он белән бәрәңгедән кабартма кебек әйбер ясады. Каян алганын соңыннан күз яшьләре белән әйтеп торуын ишетеп аңладым. “Һай, шул шәлне сатмаган булсам”, – диде ул. “Әни, үскәч, мин сине тәмле әйберләр белән сыйлармын” – дим. “Нәрсә соң ул тәмле әйбер?” – дип сорый әни. “Ипи. Аннан мин сиңа ак ефәк шәл алып бирермен”, – дим. Озак эзләдем мин ул шәлне. Тик... таба алмадым. Ә тапканда, әни юк иде инде. Укытучыма бүләк иттем. Әнигә булмаса да, вәгъдәмне үти алуыма сөендем, – диде Роза Шәйхетдинова.

– Кем өчендер шигырь сүзләр генә, минем өчен шигырь таяныч, – диде ул һәм шигырьләрен укыды, истәлеккә китабын бүләк итте.

Гаҗәеп кеше

Алып баручы сүзне “милиция майоры иптәш Шәрәповка” бирде. Милиция хезмәткәре ул. Лаеклы ялга чыккач, клубка урнашты. Ә шигырьләрен кайчан яза башлаган? Үзенчәлекле, эчтәлекле, матур аның шигырьләре.

– Кечкенә чакта да, мәктәп елларында да язгаладым. Тик язган берсен ертып ташлап бардым. Отставкага чыккач, ныклап тотындым. Контактка куйдым. Халык күтәреп алды. Шуннан китте инде, – диде Марсель Шәрәпов.

Шигырьләре генә түгел, район газетасында участок инспекторы язмалары да чыкты, пьесасы да сәхнәгә куелды. Ике китабы басылды. Күпкырлы талант иясе ул. Иренми, гармунын күтәрә дә, нинди чарага чакырмасыннар, чыгып китә, шигырьләрен укый, үзе уйнап җырлый. Кул эше остасы да. Электробишеккә кадәр ясаган.

“Мин янып-көеп яшим”

“Тик үземчә языйм әле, калыйм әле үзем булып”, “Мин янып-көеп яшим, пыскып ятмыйм мин, яшим”, “Ялкынланып яшәүләрдә бар кызыгы дөньяның”, – дигән шигырь юлларының авторы Факия Шәрәфетдинова.

– Башта артист буласым килгән иде. Энем авырды. Медицина хезмәткәре булу, кешеләрне дәвалау теләге туды. Гомеремне шул һөнәргә багышладым. Җырлавымны да ташламадым, сәхнәләрдән төшмәдем, – диде ул. – Әти-әниемә рәхмәтлемен. 9 балалы гаиләдә 6нчы бала булдым. Кеше итеп үстерделәр. Хезмәтемнән тәм һәм ямь табып яшәдем.

Ул да шигырьләр иҗат итә, китаплар авторы. Кичәдә шигырьләрен генә укып калмады, тамашачыларга яраткан җырларын да бүләк итте.

Җырга сәләте – әнисеннән

Кунакларның барысы да төрле яктан талантларын күрсәттеләр. Гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган Халидә Вафина сөенә-сөенә килгән. Чөнки тумышы белән шушы яктан, Югары Сәрдәдән. Әтисе яшьли вафат булып, әнисе дүрт бала белән ялгызы калган. Тырышкан, балаларын аякка бастырган. Әнисе Мөнирә апа бик матур җырлаган, бу сәләте кызы Халидәгә дә күчкән. Искиткеч матур, моңлы аның тавышы. Шигырьләр дә иҗат итә Халидә ханым.

– Ниндидер зур проблемалар күтәрмим мин. Үз язмышым, гаиләм турында язам. Сәхнәләрдән җырлыйм. Шулар минем күңелгә рәхәтлек бирә, – диде ул. – Бу кичәгә чакырып, туган ягым кешеләре белән очраштырган өчен бик рәхмәтлемен.

Ул да очрашуга килгән туганнарына, авылдашларына багышлап яраткан җырларын башкарды. Гомумән, чара җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Авыл үзешчәннәре дә музыкаль бүләкләр әзерләгән иде.

“Бөтен үзешчәннәрне сагынам”

Соңыннан сәхнәгә заманында сәхнәләрне дер селкетеп биегән, моңлы тавышы белән бик күпләрне сокландырган, гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Равил Габдрахманов күтәрелде.

– Сәнгать җитәкчесе булып эшләгән чорларны сагынмыйсызмы? – дип сорады аннан Фәния Хәнәфиева.

– Райондагы бөтен үзешчәннәрне сагынам. Һәрберсе күз алдымда, – диде ул һәм кыскача гына үзе белән таныштырып үтте, яшьлек елларын искә төшерде. – Әти биш баланы калдырып әнине ташлап чыгып китте. Укуны тәмамлау белән әнигә ярдәм итү максатыннан Кышкар клубына мөдир булып урнаштым. Менә шуннан мәдәният дөньясына кереп киттем. Ә җырга килгәндә... 4 сыйныфта укыган вакыттан алып җырлыйм инде мин.

– Ни өчен җырчы булып китмәдегез? – дигән сорауга:

– Арттан йөрүче булмады. Әмма җырлаудан туктамадым. Халык яратты, радиодан җырларымны көнгә егермешәр тапкыр җырлаталар иде, – дип җавап бирде Равил абый һәм үзенең хитка әверелгән “Зәңгәр чәчәк”, “Ялгыз җилкән” җырларын башкарды.

Күңелгә үтеп керерлек матур чара булды бу. Тамашачылар да җылы каршы алды. Рәхәтләнеп ял иттеләр, дип алар исеменнән әйтсәм дә ялгышмам дип уйлыйм.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/alar-tormyshka-gashyykold


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение