События

Агитбригада - ындыр табагында 09.08.2022

Агитбригада - ындыр табагында

Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара, уңышны түкми-чәчми җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз ару-талуны белми хезмәт итә.

Һәр елны урып-җыю кампаниясе дәвамында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре агитбригада төркеме булдырып, басу- кырларга, ындыр табагына концерт программалары белән чыга. 

Бүген Арча мәдәният йорты каршында эшләп килүче Расих Галимҗанов җитәкчелегендәге агитбригада үз эшен башлап җибәрде. 

“Игенчегә игелек кылучыга, җырлар аша сәлам юллыйбыз” дигән программа белән сәнгать осталары Иске Чүриле авылының "Яңарыш" хуҗалыгында ындыр табагында эшләүчеләрне дәртле, моңлы җырлары белән ял иттерделәр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/agitbrigada-yndyr-tabagynda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение