События

Якташлар, Вәлиевлар гаиләсенә кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсәк иде! 02.02.2022 Якташлар, Вәлиевлар гаиләсенә кулдан килгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсәк иде!

Кайгы-хәсрәт агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, дип әйтәләр. Дөрестер. Уйламаганда-көтмәгәндә, җир җимертеп тормыш көткән җирдән башыңа имәннәр күтәрә алмастай борчу-хәсрәт килеп төшүен башкача ничек аңлатасың?

2021 елның 22 декабрендә Арча районы Сарай-Чокырча авылында коточкыч янгын булды. Ут гаиләне бернәрсәсез – йортсыз, каралты-курасыз калдырды. Янгында гаилә башлыгы - Вәлиев Рәшит Хаҗинур улы да фаҗигале рәвештә вафат булды . Татар театры вәкиле – артист Айдар Вәлиевнең гаиләсенә килгән әлеге хәсрәт берәүне дә битараф калдырмады. Социаль челтәрләрдә әлеге гаиләгә ярдәм сораган үтенечләр күп булды. Халкыбыз шәфкатьле безнең – һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте.

Күңелем сүрәләре 01.02.2022 Күңелем сүрәләре
14 февраль, 18:30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында шагыйрь Рифат Җамалның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Күңелем сүрәләре” әдәби-музыкаль кичәсе уздырыла. 
Җырлы-моңлы, шигъри иҗат кичәсендә халкыбызның яраткан шагыйрьләре, җырчылары, артистлары, юмористлары Алмаз Хәмзин, Мирсәит Сөнгатуллин, Рамил Миндияр, Бәширә Насыйрова, Айдар Габдинов, Рәсимә Нигъмәтуллина, Фәрит Мирзануров, Илдус Әхмәтҗанов, Тинчурин театры артистлары һәм Арча ягы сәхнә йолдызлары чыгыш ясаячак. 

Рамил Мөхетдинов - “Блогер.Татар” бәйгесе җиңүчесе 01.02.2022 Рамил Мөхетдинов - “Блогер.Татар” бәйгесе җиңүчесе

Узган елның 10 сентябрендә һәм быел 15 гыйнварда “Блогер.Татар” икенче һәм өченче бәйгеләренең нәтиҗәләре игълан ителде. Бүген “Тантана” банкетлар залында берьюлы ике бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Икенче “Блогер.Татар” бәйгесе татар авыллары темасына багышланган булса, өченчесе гаилә темасына багышланган иде. Авыл темасына 200гә якын, гаиләгә багышланганына 320 эш килгән. Алар арасында яшьләр дә, өлкәннәр дә бар. Бәйгедә катнашучыларның географиясе дә киң: Татарстан районнары һәм шәһәрләре, Чечня, Чиләбе, Иркутск шәһәрләре, Башкортстан, Кыргызстан республикаларыыннан катнашучылар булган.

"Блокада икмәге: тормыш һәм өмет символы" исеме астындагы чара узды 31.01.2022 "Блокада икмәге: тормыш һәм өмет символы" исеме астындагы чара узды

27 гыйнвар - безнең гаскәрләребезнең Ленинградны блокадан азат иткән көн. Әлеге дата уңаеннан районыбыз мәктәпләренең кайбер укучылары 6нчы мәктәпнең актлар залына җыелды. Аларны бирегә Арча һәм Әтнә районының хәрби комиссариаты, район ДОСААФ һәм мәгариф идарәсе тантаналы рәвештә бүләкләр өчен чакырды. 

Узган ел ахырында булган "Я горжусь своей страной!" дип аталган рәсем бәйгесендә җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекләр бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйге РФ Конституциясе һәм Ватан геройлары көненә багышлап уздырылган иде. Барлыгы 34 мәктәптән башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Сикертән, Түбән Мәтәскә, Ташкичү, Мәмсә, Лесхоз, Шурабаш, Сеҗе, Яңа Кенәр, Казанбаш, Яңа Кишет, Урта Курса, Курса Почмак, Апаз, Мөндеш, Урта Пошалым, Кушлавыч, Яңа Кырлай, Носы, Иске Чүриле авылы, Арчаның 6нчы мәктәпләре һәм 5нче гимназия укучылары җиңү яулады. 

Радик Хәбибуллин Россия генераль прокуроры боерыгы белән бүәкләнде 30.01.2022 Радик Хәбибуллин Россия генераль прокуроры боерыгы белән бүәкләнде
Якташыбызны котлыйбыз

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстиция киңәшчесе Хәбибуллин Радик Мөдәрис улы прокуратура органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен РФ генераль прокуроры боерыгы белән "Россия прокуратурасы органнары ветераны" медале белән бүләкләнде.

Елга йомгак ясадылар 29.01.2022 Елга йомгак ясадылар

27 гыйнварда “Яңарыш” ширкәтендә терлекчелектә 2021 ел нәтиҗәләренә йомгак ясауга багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы терлекчелеккә хезмәт күрсәтә торган оешмалар вәкилләре, хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

Терлекчелектәге еллык эшкә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов анализ ясады.

Мәсхүт абыйда кунакта 28.01.2022 Мәсхүт абыйда кунакта

Югары Пошалым авылында заманында колхозның, районның алдынгы механизаторы, кыр батыры булган Мәсхүт Галиәхмәтов гаиләсендә кунакта булып кайттым.

Югары Пошалымда андый кеше барлыгын миңа “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов әйткән иде. Шәйдулла Имамович заманында район авыл хуҗалыгы идарәсен дә җитәкләде, кеше кадерен белә торган җитәкче.

Барда кунагы – Арчада 28.01.2022 Барда кунагы – Арчада

25 гыйнварда Пермь краеның Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов белән Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе урынбасары Владимир Козонков Арча районында булдылар.

Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Кунаклар район белән танышуны “Яңарыш” ширкәтенең яңа сафка кергән терлекчелек комплексыннан башладылар. Ширкәт җитәкчесе Илгизәр Садыйков хуҗалыкта яңа  инвестор килгәч тормышка ашырылган үзгәрешләр турында сөйләде. Иске Чүриледәге терлекчелек комплексы хәзер үзе бер шәһәрчекне хәтерләтә. Беренче чиратта тәртип урнаштырдылар, территориягә теләсә кем кереп-чыгып йөри алмый. Булган торак-лар төзекләндерелде, 1200 баш терлеккә исәпләнгән комплексның 150шәр башка исәпләнгән ике торагы файдалануга тапшырылды. Нәсел эше җайга салынды, җитештерү арта. Алга таба планнары зурдан.

Ел җиңү белән башланды 28.01.2022 Ел җиңү белән башланды

Бу көнне бирегә бөтен районнан төрле яшьтәге көчле волейболчылар җыелды һәм үзара көч сынашты, осталыкларын исбатлады. Бу ярыш тренерлар белән киңәшләшеп, көчлеләр арасыннан да иң көчлеләрне районның җыелма командасына сайлап алу өчен дә оештырылган иде.

– Районда волейболга карата мөнәсәбәт яхшырганнан яхшыра, спортның әлеге төре күзгә күренеп популярлаша бара, – диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Фәрдүс Хәйертдинов. – Бу, беренче чиратта, волейбол буенча район федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиевның тырышлыгы нәтиҗәсе дә. Ул төрле дәрәҗәдәге ярышлар оештыра, инвентарьлар, туплар, формалар алуда да ярдәм итә. Тренерлар составы да бик әйбәт. Көчле волейболчыларыбыз да күп.

Яңа Кенәр кызы нәфис фильмда Нәҗибә Ихсанованы уйный 28.01.2022 Яңа Кенәр кызы нәфис фильмда Нәҗибә Ихсанованы уйный

Үзен “хыялый” дип атаучы Кенәр кызы Алия инде бүген үк театр сәнгатенә ныклы адымнарын атлый.

Һәр хыялын тормышка ашырырга омтылып яши ул. Әнә шул максатына ирешүчәнлеге Алияне нәфис фильм герое булуга алып килә.

Яңа Кенәр мәктәбенең 11нче сыйныфында белем алучы Алия Абдрәшитова алдынгы укучыларның берсе. Югары билгеләргә уку белән беррәттән, авылдагы мәдәни чараларда, концерт-тамашаларда да һәрдаим чыгыш ясый ул. Балалар бакчасыннан ук сәнгатьле итеп шигырь сөйләүче кызчык, бүген йөрәккә үтәрлек, күзгә яшьләр китерерлек итеп сәхнә әсәрләрен башкара.

Кыйммәтле бүләкләр тапшырылды 28.01.2022 Кыйммәтле бүләкләр тапшырылды
Яңа Кенәр мәктәбендә Венер Шакирҗанов истәлегенә традицион волейбол ярышлары  узды.  Анда Яңа Кенәр, Казанбаш мәктәпләреннән, шулай ук Әтнә, Балтач,  Биектау  районнарыннан 2006 нчы елгы һәм аннан яшьрәк  кызлар катнашты. Ярышнын иганәчеләре Венерның бертуганы  Надил Шакирҗанов, туганнары, дуслары.   

"Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры дәвам итә 27.01.2022 "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры дәвам итә
Кичә Яңа Кенәр мәдәният йортында Балкыш фестиваленең сайлап алу туры үтте.

Сәләтле җырчылар күп. Аларны сәхнәләрдә рәхәтләнеп тыңлыйсың. Исән-сау булсыннар!

Арча кунакларны кабул итте 26.01.2022 Арча кунакларны кабул итте

25 гыйнварда Пермь краеның Барда округы башлыгы Хәлил  Алапанов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр ассоциациясе рәисе киңәшчесе Владимир Козонков Арча районында булдылар. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Кунаклар “Яңарыш” ширкәтенең Иске Чүриледәге яңа терлекчелек комплексында, Бариевларның Якты Көн авылындагы кошчылык фермасында, үзгәртеп корыла торган сөт комбинатында, “Арча–Арена” боз сараенда, Арчаның 6нчы урта мәктәбендә булдылар.

Арчада волейбол ярышлары 25.01.2022 Арчада волейбол ярышлары
Арчада волейбол буенча район ярышлары узды. Анда 8 ир-атлар, 5 хатын-кызлар командалары катнашты. Ярышлар кичкә кадәр барды. Аеруча ирләр прасында көрәш киеренке булды. Беренче урынны КСМ командасы яулады. 

Арчалар Теләче өчен көрәшә 24.01.2022 Арчалар Теләче өчен көрәшә
21-23 гыйнвар көннәрендә Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә бөтенроссия көрәш турниры узды. Мастерлык турниры булганлыктан, быел да ул илнең иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыйды Безнең районнан ярышта 4 көрәшче катнашты. Алар: Наласадан Фаяз Зарипов, Арчадан Динияр Моратов, Ашытбаштан  Райнур Фәйзрахманов, Яңа Кырлайдан Ранил Хәйретдинов. Ике призлы урын бар. Динияр Моратов 2004-2005 елгы көрәшчеләр арасында (75кг) 3нче урынны алды. Фаяз Зарипов 90 кг.лылар арасында шулай ук 3нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Егетләр бу юлы Арча данын түгел, Теләче данын якладылар. Теләче районы командалар арасында 3нче урында.

Бердәмлек таулар күчерә 23.01.2022 Бердәмлек таулар күчерә
​​​​​​​Яңа елга зур бүләк – 59 хуҗалыгы булган Түбән Пошалым авылында, ниһаять, клуб ачылды.

“Авылым халкы бик актив тормыш рәвеше алып бара бездә. Бергә эшлиләр, бергә ял итәләр. Ләкин клуб ябылу очрашу, аралашу өчен кыенлыклар тудырды. Шуңа карамастан, җыелырга урын тапты халык. Җыелышлар, төрле чаралар, очрашулар үткәрелде. Авыл халкының бердәмлеге нәтиҗәсе булып авылда ике һәйкәл – сугышта катнашкан авылдашларыбызга, тыл ветераннарына – калкып чыкты”, – дип язды безгә китапханәче Гөлназ Галимҗанова.

Өч яклы килешүгә кул куйдылар 22.01.2022 Өч яклы килешүгә кул куйдылар
Район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башлангыч профсоюз оешмалары  рәисләренең киңәшмәсе булды. Әлеге киңәшмә 2021 елда район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф профсоюзлары оешмасы арасындагы өч яклы килешүнең үтәлешенә  багышланды. Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. Киңәшмә Арчаның 6нчы мәктәбендә булды.

Алия Төхвәтуллина - Балалар премиясе иясе 21.01.2022 Алия Төхвәтуллина - Балалар премиясе иясе
Арча балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучысы Төхвәтуллина Алия - 2022 елгы музыкаль телевизион Балалар премиясенә лаек булды. Җитәкчесе Гөлнара Сабирова.

20 гыйнвар көнне Уникс концертлар залында икенче  музыкаль "Балалар премиясе" узды. Якташыбыз Алия Төхвәтуллина Азат Фазлыев белән җыр башкарды. Быел 1нче сыйныфта укучы Алиягә уңышлар теләп калабыз.

Арча сезнең белән горурлана. 21.01.2022 Арча сезнең белән горурлана.

атарстан Республикасы Спорт министрлыгында иң яхшы тренерларны һәм иң яхшы спорт мәктәпләре җитәкчеләрен котладылар.

Конкурс өч төрле юнәлештә үткәрелә. Шуларның берсе – “Спорт мәктәбе – 2021 елның иң яхшы тренеры” дигән республика конкурсында безнең районнан “Арча” спорт комплексы тренерлары Яңа Кенәрдән Тәлгать Әхмәтов һәм Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов иң яхшылар исеменә лаек булдылар. ТРның спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТРның Спорт министрлыгында спорт үсеше бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин һәм әлеге министрлыкның физик культура һәм яшьләр спорты үзәге директоры Мөнирә Рәхмәтуллина уңышка ирешкән тренерларны, спорт мәктәпләре җитәкчеләрен

Арча педагогия  көллиятенең легендар директоры Илдус  Сәгъдиев 20.01.2022 Арча педагогия көллиятенең легендар директоры Илдус Сәгъдиев

"Балкыш" фестиваленың сайлап алу туры башланды 19.01.2022 "Балкыш" фестиваленың сайлап алу туры башланды
Бүген Арча станциясендәге мәдәни үзәктә үтте ул. Тагын 6 җирлектә буласы. 26 гыйнварда Яңа Кенәрдә булачак. Теләгән кеше катнаша ала. Бүген барысы 41 кеше катнашты. Иң яшенә 50 яшь, иң өлкәненә - Ашабаштан Рәшит Әсхәдуллинга 82 яшь. Балкыш фестивале өлкәннәр фестивале. Өлкәннәр дип әйтергә тел дә бармый. Алар янып тора торган кешеләр. Аларның сәхнәдәге осталыкларын күреп сокланасың. Афәрин, олы тормыш юлы үткән ханымнар һәм әфәнделәр! Исән-сау булыгыз, сәхнә ялкыны белән янып яшәгез! Иң-иңнәр Казанга фестивальгә барасы. Уңышлар!

Районның “Ел укытучысы 2022” ачыкланды 18.01.2022 Районның “Ел укытучысы 2022” ачыкланды

17 гыйнвар көнне Арча шәһәренең 6 номерлы урта мәктәбендә “Ел укытучысы-2022” Бөтенрәсәй бәйгесенең муниципаль туры җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бәйгенең “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә 1 урынга Арча 2 номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибраева Рәсимә Хәниф кызы, 2 урын Кәче төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Фәнүзә Рафаэль кызы, 3 урынга Носы төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Гөлүзә Барый кызы танылды. 

Яңа Кырлайда яңача – маҗаралы тамаша 17.01.2022 Яңа Кырлайда яңача – маҗаралы тамаша

Яңа Кырлай музей комплексында быел каникуллар алдагы еллардан аермалы буларак башкачарак үткәрелде. Кыш бабай резиденциясе турында белә идек инде. Ул әле дә эшләп килә, дөрес, икенче урында һәм үзенең тамашачылары да бар. Әмма быел Яңа Кырлайда “Кырлай әкияте & Кыш” дип аталган  маҗаралы уен-экскурсия дә үткәрелде.

Аермасы шунда – тамаша баштан ахырга кадәр татар телендә генә алып барылды. Аны “Җидегән чишмә” Арча халык театры һәм шул тирәдә урнашкан авыллар мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре оештырды һәм катнашты.

Арчалар Менделеевск шәһәреннән җиңү алып кайтты 17.01.2022 Арчалар Менделеевск шәһәреннән җиңү алып кайтты
Арча балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары Хафизов Илназ (җитәкчесе Фәхретдинов Н.Р.), Хәлиуллин Булат( җит. Гайнуллин Б.М.) Менделеевск шәһәрендә узган Л. Гиннатуллина исемендәге "Шире круг"  IV Төбәкара  халык уен коралларында башкаручылар фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап III дәрәҗә лауреат, халык уен кораллары оркестры (җитәкчеләре Фәхретдинов Н.Р., Фәхретдинова А.Л.) II дәрәҗә лауреат дипломнарына лаек булдылар.

Акча һәркемгә кирәк 16.01.2022 Акча һәркемгә кирәк

Яңа ел алдыннан “Ватан” ширкәте базасында терлекчелектә унбер айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды.

Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов хуҗалыкларның эш нәтиҗәләренә анализ ясады, алда торган бурычларны аныклады. “Хәзерге вакытта көн саен 151 тонна сөт савыла, бу 2020 елның шул чорына караганда, 13 тоннага кимрәк”, – диде ул. “Яңарыш”, “Казанка”, “Игенче”, “Северный” ширкәтләре күрсәткечләрен яхшыртуга ирешкәннәр. “Северный”да уртача тәүлеклек савым – 26, “Игенче”дә 25 килограмм.

“Өмет чыгынагы”ның күптәнге өмете 15.01.2022 “Өмет чыгынагы”ның күптәнге өмете

Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачылды.

Үзәктә тәрбияләнүче балалар хәзер анда бушлай дәвалана алачак. Тоз бүлмәсе сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга  комплекслы, профилактик дәва алу өчен кирәк. Тоз бүлмәсенә керү авыру кешегә генә түгел, сәламәт кешегә дә бик файдалы. Мондый дәва кискен һәм хроник бронхит, йөрәк-кан, тире авыруларын, неврозны дәвалый. Шулай ук тоз бүлмәсе рухны да, тәнне дә савыктыру сәләтенә ия.

Аларны хәзер Кыргызстанда да беләләр 14.01.2022 Аларны хәзер Кыргызстанда да беләләр

Райондашларыбыз Ләйлә Зәйнуллина һәм Талия Төхфәтуллина үзләре төшергән “Юк” фильмы белән Кыргызстанда узган “Бир Дуйно Кыргызстан” кеше хокуклары буенча Халыкара кино фестивалендә беренче урынны яулады.

Ләйлә белән Талия икесе дә Арчада туып-үскән кызлар. Икесе дә кечкенәдән иҗат дулкынында кайнап үсә. Кызларның дуслыгы да “Ар-и-Эль” бию коллективына йөргән көннән башлана. “Безнең белән әле Зөлфия Хәсәнова да бар, – диләр кызлар үзләре. – Фильмның идея авторы да ул. Без өчәү гел бергә”.

"Нур"лардан бәйгегә фильм 13.01.2022 "Нур"лардан бәйгегә фильм

Арча Укучылар сараенда шөгыльләнүче “Нур” балалар телестудиясе укучылары әледән-әле төрле бәйгеләрдә катнашып тора.

Теле- һәм радиожурналистика серләренә өйрәнүче балалар үзләрен актер да, сценарий язу остасы да, тавыш режиссеры да, оператор буларак та сыныйлар. Кыска метражлы фильмнар төшерү буенча да тәҗрибәләре зур һәм җиңүләре дә байтак.

Тетрәндергеч язмыш юллары үткән шәхес 12.01.2022 Тетрәндергеч язмыш юллары үткән шәхес
Яңа Кенәр авылында яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәки кызы Габдрахманова белән күп тапкырлар очрашкан бар. Телефоннан да сөйләшкәләп алабыз. Яңа ел алдыннан тагын бер очрашу насыйп булды. “Стелла апа, Сезгә берничә соравым бар, килеп чыксам каршы түгелме?” – дип шалтыраттым. “Җаең белән килеп чык, мин өйдә”, – диде ул.

Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр 11.01.2022 Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр
Арча районының "Чишмәкәй" балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим. Балаларда ут белән сак эш итү күнекмәләрен тәрбияләүдә әти-әниләр дә, тәрбиячеләр дә бердәм эшләргә тиешләр. Балаларның күпчелек вакытларын өйдән тыш, балалар бакчасында үткәрүләрен исәпкә алсак, янгын куркынычсызлыгы нигезләренә өйрәтүдә тәрбияче төп рольне башкаруын аңлавы кыен түгел. Шуңа да әлеге теманың актуальлеген аңлап, "Чишмәкәй" балалар бакчасында елга ике тапкыр янгын куркынычсызлыгы буенча айлыкка старт бирелә.

Арчада яшь талантларны журналистлыкка кабул иттеләр 10.01.2022 Арчада яшь талантларны журналистлыкка кабул иттеләр
Бүген Арча Укучылар Сараенда журнлаитслыкка кабул итү булды. Чараны Укучылар Сарае каршында эшләп килүче “Нур” балалар телестудиясенә йөрүче өлкән сыйныф укучылары Валерия Котова, Ләйлә Заһриева, Әнвәр Мөхетдинов, Эльзана Никитина оештырды. Квестта катнашучылар төрле биремнәр аша узды. Аларның һәрберсе журналистика өлкәсендә белемнәрен камилләштерде. Яшь журналистларга яңа уңышлар телибез!

Арчада яңа ел ялларын йомгаклау концерты узды 09.01.2022 Арчада яңа ел ялларын йомгаклау концерты узды
8 гыйнварда Арча стадионында яңа ел ялларын йомгаклау концерты булды. Анда Үзәк чыршы ачылышыннан башлап районыбызның һәр авыл җирлегенә караган мәдәният оешмалары концерт программасы үткәрделәр.
Чараны Ташкичү, Утар-Аты, Түбән Аты авыл җирлекләренә караган мәдәният оешмалары тәкъдим итте.
Үзәк стадиондагы милли йортларда балалар өчен мастер-класслар, музыкаль-хәрәкәтле уеннарны Арча шәһәре мәдәният учреждениеләре үткәрде.
"Искечә Яңа ел"да очрашканга кадәр!..

Яңа елда күңелле вакыйгалар 08.01.2022 Яңа елда күңелле вакыйгалар
Яңа елны ничек каршыласаң, ул шулай үтә, диләр. 2022 ел районыбыз өчен истәлекле вакыйгалар белән башланды.  6 гыйнварда “Яңарыш” ширкәтендә 300 әр баш сыерга исәпләнгән ике торак, саву залы файдалануга тапшырылды. Тантанада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Ышанмасагыз, барып карагыз 07.01.2022 Ышанмасагыз, барып карагыз
Яңа Кырлай быел каникулларны башкачарак үткәрә.Кырлай музей комплексында "КЫРЛАЙ ӘКИЯТЕ & КЫШ" маҗаралы уен - экскурсия үткәрелә. Балалар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп ял итәләр! Кыш бабай, Кар кызы белән генә түгел, Тукай әкиятләре геройлары белән дә очрашалар, йөгерәләр, уйныйлар, көләләр... Хәтта читән дә кунаклар килә һәм музей комплексы, үзебезнең мәдәният усреждениеләрехезмәткәрләре оештырган чараларны яратып китә. 

Карлы волейбол узды 06.01.2022 Карлы волейбол узды

3 гыйнвар көнне стадионның волейбол мәйданчыгында 4 команда көч сынашты. Районның Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, "Арча" спорт мәктәбе һәм Яшьләр эшләре бүлеге командалары катнашты. 

Карлы волейбол уенының җиңүчесе "Арча" спорт мәктәбе командасы булды. 

Ветеран укытучы Венера апа Нуриеваның бүген туган көне. 91 яшь 05.01.2022 Ветеран укытучы Венера апа Нуриеваның бүген туган көне. 91 яшь

Ветеран укытучы Венера апа Нуриеваның бүген туган көне. 91 яшь. Котлыйбыз! Район ветераннар советының эше каты: барысын да барлап торырга кирәк.

Элек узган елның көзендә, декабрендә туганнарны гыйнварда яздырганнар, диләр. Венера апа гомер буе актив булды. Мәкаләләр язды. Бүген дә редакциягә шалтыраткалап тора. Исән-сау булып яшәргә язсын!

Сөбханалла, Равиль абыйга да 75! Исән-сау булсын! 04.01.2022 Сөбханалла, Равиль абыйга да 75! Исән-сау булсын!
Равиль абый Габдрахмановны күпләр үзешчән җырчы, тамаша, концертларны алып баручы, район мәдәният хезмәткәре буларак белә. Һаманында сәхнәләрне тоткан кеше ул. Һөнәрләре күп әле аның. Исән-сау булып, тигезлек, балалар куанычы белән яшәргә язсын. 3 гыйварда туган көнендә  Район ветераннар советы үзен матур итеп котлады. Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина юбилярга район башлыгы И.Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.

Узган елның алдынгылары бүләкләнде 03.01.2022 Узган елның алдынгылары бүләкләнде

Арча район башлыгы Илшат Нуриев һәм  Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов алдынгыларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырдылар.

Барысы 13 кеше бүләкләнде. "Казанка" хуҗалыгыннан Зөлфия Гайфуллина, Рифгать Гыйлметдиновнар, "Кырлай" дан Евгения Закирова, Лилия Хаҗиева, Рүзәл Зарипов, Гөлсинә Зариповалар; "Игенче"дән Айгөл Шәмсетдинова, Рафил Ахунов, Наилә Фәсхетдиновалар; "Возрождение" хуҗалыгыннан Фидаил Галәвиев, Людмила Тагирова, Рәзия Исламгараева, Данил Гиззатовлар 2021 елның алдынгы хезмәткәрләре дип танылды. 

Котлыйбыз, Шәйдулла Имамович! 02.01.2022 Котлыйбыз, Шәйдулла Имамович!
Бүген "Ак Барс "Агрокомплексы" җитәкчесе Шәйдулла Сәлаховның туган көне. Котлыйбыз. Хезмәтегездә уңышлар телибез. Сау-сәламәт, исән-имин булыгыз. Киләчәктә дә шулай аралашып эшләргә язсын.

Үзәк стадионда күңелле бәйрәм булды 01.01.2022 Үзәк стадионда күңелле бәйрәм булды
Арча үзәк стадионында иске елны озаттылар. Шул уңайдан бик күңелле чара үтте. Киче дә матур иде. Халык та күп килгән. Арчамәдәният йорты хезмәткәрләре биеделәр, җырладылар, бәйрәмгә килгәннәрне дә биеттеләр, уйнаттылар. Кыш бабай белән Кар кызы да арчаларны бәйрәм белән котлады.

Яңа Кенәрдә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды 29.12.2021 Яңа Кенәрдә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды

Узган җомгада Яңа Кенәрдә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды.

Беренче булып үзен сиздергәне – җылылык.

Биредә үзәккә үтәрлек суык була иде. Бәдрәф ясаганнар, тәрәзәләрне алыштырганнар, идәннәргә плитә җәелгән, сәхнәсе матурланган... Үзгәреш бик зур. Яктырып, нурланып киткән, мәдәният учагына охшап калган. Икенче катта китапханәдә дә шул ук хәл. Кызлар сөенеп туя алмый. Өстәвенә иганәче биргән акчага стеллажлар да алып куйганнар.

Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы булды 28.12.2021 Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы булды
25 декабрьдә Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән Рөстәм хәзрәт, район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт катнашты.
Хәзерге вакытта Арча районында 90нан артык мәчет эшли һәм аларның саны арта бара. Иске Иябаштагы Аллаһ йортын төзүне башлаучы һәм төп төзетүче Яңа Иябашта туып-үскән Илшат Мансур улы Газизов булды. Мәчет төзүгә өлеш кертүчеләрнең һәркайсын бу көнне зурлап искә алдылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Тарихи бакчага 55 ел 28.12.2021 Тарихи бакчага 55 ел
Бинасы ябылса да, анда заманында кеше язмышлары белән бәйле тормыш кайнаган. Лесхоз балалар бакчасы ачылуга 29 декабрьдә 55 ел тула.

Лесхозда нәүмиз булып буш балалар бакчасы бинасы тора. 1966 елда ачылган бакча 2015 елда ябыла. Хәзер авыл балалары өр-яңа уңайлы Үрнәк балалар бакчасына йөри. Әмма үткәннәрне онытырга ярамый. Ул тарих. 1966 ел була ул. Беренче бакча мөдире булып Зөлфирә Бакиева эшли. Беренче тәрбияче – Мәдинә Баһрамова. Юбилей уңаеннан Мәдинә ханым Баһрамова белән сөйләштек.

“Тәрбияне яшьтән башларга кирәк” 27.12.2021 “Тәрбияне яшьтән башларга кирәк”

Арча Мәдәният йортында район хатын-кызлар советының йомгаклау утырышы булды.

Утырышны район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина ачты. Ул 2021 елда башкарылган эшләр, район хатын-кызлары ирешкән уңышлар турында сөйләде, советның иң өлкән әгъзасы Рая ханым Фәтхуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котлап, истәлекле бүләк тапшырды.

Арча педагогика көллиятендә республика киңәшмәсе үзды 26.12.2021 Арча педагогика көллиятендә республика киңәшмәсе үзды

24 декабрь көнне Арча педагогика көллиятендә 2021 елгы эш нәтиҗәләре буенча һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды. Анда ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рәсүл Мөхәррәмов, Арча педагогика көллияте директор Гөлнара Гарипова һәм республика һөнәри белем бирү уку йортлары директорлары катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов 2021 елга нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Ул шулай ук Арча педагогика көллиятенең “Ел остаханәсе” Бөтенроссия бәйгесендә “Укытуда стандарт булмаган алымнар өчен” номинациясендә җиңү яулавын билгеләп үтте.

Ветеран-педагог Илдус Сәгъдиев “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде 25.12.2021 Ветеран-педагог Илдус Сәгъдиев “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде

Озак еллар нәтиҗәле эшләве, мәгариф өлкәсендәге уңышлары, яшь укытучыларга һөнәри яктан үсәргә булышканы өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Сәгдиев Илдус Габдрахман улы “Мактаулы остаз” билгесе белән бүләкләнде.

Илдус Габдрахман улы Сәгдиев исеме районда күпләргә таныш. Педагог-мөгаллим, педагогика хезмәте ветераны Арча педагогика көллияте тарихында аерым урын алып тора. 22 ел гомерен ул әлеге уку йортын җитәкләүгә багышлый. “Бүген мин бик бәхетле, – дип рәхмәт сүзләре җиткерде ветеран. – Балалар, оныклар, оныкчыклар, туганнардан кала минем өчен бик якын педагогика көллияте бар. Бик зур рәхмәт сезгә”.

Мәчеткә ай кую тантанасы узачак 24.12.2021 Мәчеткә ай кую тантанасы узачак
Хөрмәтле якташлар, дин кардәшләр!

30 декабрь көнне сәгать 11дә Зур Бирәзә мәчетенә ай кую һәм чишмә ачылу тантанасы була. Чарага рәхим итегез!

Яңа елдан искечә яңа елга кадәр нинди чаралар булачак? 23.12.2021 Яңа елдан искечә яңа елга кадәр нинди чаралар булачак?

Чаралар белән программадан таныша аласыз

25 декабрь көнне Арчаның үзәк стадионында Үзәк чыршыны ачу тантанасы була. Һәм шул көннән алып Искечә Яңа елга, ягъни 13 гыйнварга кадәр төрле мәдәни һәм спорт чаралары үткәреләчәк. 

22 нче декабрь көнне Сарай Чокырча авылында коточкыч янгын буды! 23.12.2021 22 нче декабрь көнне Сарай Чокырча авылында коточкыч янгын буды!
Янгында 1962 елгы йорт хужасы Вәлиев Рәшит һәлак булды.

Район янгын частеның өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмовтан янгын фаҗигасы турында сораштык. "Әлеге янган йортта өч кеше яшәгән, - дип сөйләде Наил Бәйрәмов. - Әтисе, әнисе, улы. Әниләре Казанда эшкә киткән булган. Ата белән ул өйдә булган. Янгын кухня ягыннан чыккан. Улы сөйләве буенча, ул тәрәзәдән чыгып өлгергән. Ә әтисе 1962 елгы Вәлиев Рәшит документлар җыям дип калган. Менә шул калган килеш чыкмаган... Йорт яраксыз".

Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы була 22.12.2021 Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы була
Райондашларны чакырып калабыз

25 декабрьдә 12 сәгатьтә Иске Иябаш авылында мәчет ачу тантанасы була.

Авылдашлар, кунаклар, рәхим итегез!

Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар гаиләсе – “Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз” бәйгесе җиңүчеләре 21.12.2021 Пөшәңгәр авылыннан Шәвәлиевлар гаиләсе – “Татар гаиләсе/үрнәк алыгыз” бәйгесе җиңүчеләре

Бәйгене “Сөембикә” журналы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән берлектә уздыра.

“Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек.  Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме – Туган тел саклана! Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Кырыктан артык гаилә арасыннан жюри иң-иңнәрен барлады. Алар 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк ала”, – дип җиңүчеләр белән таныштыра “Сөембикә” журналы.

Республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды 20.12.2021 Республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды
Арча район Мәдәният йортында Рамил Курамшин исемендәге VIII республикакүләм гармунчылар һәм баянчылар бәйгесе булды.

Ул Арча педагогика көллиятендә  2007 елдан ике елга бер тапкыр уздырылып килә иде. Бәйге идеясе авторы райондашыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, атаклы баянчы, “Арча бизәкләре” инструменталь ансамбле җитәкчесе Флорид Гасыймов.

Түбән Мәтәскәдә җәяүлеләр күпере эшләнде 19.12.2021 Түбән Мәтәскәдә җәяүлеләр күпере эшләнде
Түбән Мәтәскәдә машина юлы янындагы самовар-чишмә янына килеп туктадык. Әнә ул, җәяүлеләр күпере! Машина юлы олы күпердән ерак түгел, күренеп тора. Киләсебезне алдан хәбәр иткән идек. Нурзидә Гафиятуллина матур мамык шәлләрен ябып чыгып та җитте. Күршедә генә яшәүче бертуганы Шамилнең хатыны Гөлсәрия ханым да яныбызга килде. Күрешкәч, бергәләп җәяүлеләр күперен карадык.
– Ниһаять, без күперле булдык, – диде алар.
 

Арчада шагыйрә Гөлара Шәрипова белән очрашу 18.12.2021 Арчада шагыйрә Гөлара Шәрипова белән очрашу
Гөлара Шәрипова дүрт бала әнисе. Гаиләсе белән Каазанбаш авылында яши. Шигырьләр яза. Яңа гына китабы чыкты. Әле тагын 500ләп шигырем бар,ди. Гөлараны Арчада гына түгел, республикада да беләләр. Шигырьләренә җырлар язалар, юморчы, нәфис сүз остасы Раил Садриев кебек күренекле артистлар аның шигырьләрен укыйлар. Бүгенге очрашуда да зурладылар. Тулырак итеп район газетасына язарбыз. Очрашу район үзәк китапханәсендә үтте. Очрашуны Рилә ханым Абдрахманова алып барды. Раил Садриев сөйли торган бер шигырен тәкьдим итәбез.

Моң - халыкның җаны ул 17.12.2021 Моң - халыкның җаны ул
Күңелгә бөек шагыйребез Габдулла Тукай язган әлеге шигырь юллары килде. Өзгәләсә, телсә бәгырьләрне – татар җыры әнә шул диләр... Нинди бөек сүзләр! Арчаның 3 нче мәктәбендә үткәрелгән җыр бәйгесендә без моңа тагын бер кат инандык. Хөкемдарлар буларак катнаштык без “Җырлы-моңлы балачак” фестивалендә. Рәхәтләнеп карап, тыңлап утырдык. Сөбханалла, сәләтле балалар күп.

“Татар кызы -2021” бәйгесендә Апаз кызы гран-при яулады 16.12.2021 “Татар кызы -2021” бәйгесендә Апаз кызы гран-при яулады
14 декабрьдә Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татар кызы -2021” районкүләм бәйгесе узды.

Бәйгенең үзәгендә Арча шәһәренең 16 мәктәбенең иң булган, иң уңган, иң чибәр кызлары биш этапта көч сынаштылар. Әлеге бәйгедә мәгарифне үстерү институты доценты, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы да катнашты.

Бүген якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне! 15.12.2021 Бүген якташыбыз Данил Шамил улы Гыйниятовның туган көне!
Данил Шамил улы Гыйниятов 1969 нчы елның 15 нче декабрендә Арча районы, Югары Әзәк (Өчиле) авылында туган. КДУның татар филология факультеты тәмамлый. "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы генераль директорның урынбасары. «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан. Атналык күзәтү» тапшырулары алып баручысы, татар телендәге хәбәрләр тапшыруларының баш мөхәррире, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкарма директоры урынбасары, 25 ел хезмәт елын телеканалга багышлаган кеше.

Район башлыгы Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады 14.12.2021 Район башлыгы Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады
Район башлыгы Илшат Нуриев 14 декабрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше буенча бүлек җитәкчесе  Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте. Аңа Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Арчалар таэквондо буенча көмеш һәм бронза медаль яулыйлар 13.12.2021 Арчалар таэквондо буенча көмеш һәм бронза медаль яулыйлар
С 10 по 12 декабря во Дворце единоборств "Ак Барс" прошёл Всероссийский турнир "Золотая искра", который собрал сильнейших спортсменов из Казани, Набережных Челнов, Зеленодольска, Елабуги, Камских Полян, Высокой Горы, Пестрецов, Нижнего Новгорода, Ульяновска, Тольятти, Кирова, Алтайского края, Дагестана, Оренбурга, Самары, Сызрани, Перми, Пензы, Челябинска, Екатеринбурга, Уфы, Тюмени, Кемерово, Ханты-Мансийского автономного округа, Красноярска, Хакасии, Иваново, Ижевска, Чувашии, Иркутска и Санкт-Петербурга.

Арчалар афәрин! 12.12.2021 Арчалар афәрин!

Бүген Арча спорт комплексында баскетбол ярышлары булып үтте.

2011-2012 елларда туган кызлар командалары очрашты. Арча командасы 1нче урынны алды. Тренеры Илсур Фәсхетдинов. 2нче Чаллы 1 командасы, 3нче урынны Чаллы 2 командасы алды.


Үзең утырган ботакка балта чапмаска 11.12.2021 Үзең утырган ботакка балта чапмаска

Игенчелек буенча начар эшләмибез, ә менә терлекчелек тармагында бик алга китеш юк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев 3 декабрьдә хуҗалык җитәкчеләре белән үткәргән киңәшмәдә. – Игенчелектән елга 3–4 ай акча аласыз, ә бит калган 7–8 айда бары тик ит һәм сөттән генә акча керә.

Терлекчелек тармагында эшләрнең ничек торганы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җентекләп сөйләде.

Бибигатифә апага 100 яшь 10.12.2021 Бибигатифә апага 100 яшь

1 декабрьдә Мирҗәм авылында яшәүче Бибигатифә апа Мусина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов килгән иде. Алар юбилярга бүләкләр тапшырдылар. Ул көнне көне буе җырлый да җырлый Бибигатифә апа. Гомумән, аның көйгә салган җырлары бик күп һәм оныгы Илнур барысын да язып бара икән.”Оялмыйча 100 яшькә кадәр яшә инде”, – дип куя ул кунакларның ни өчен килгәннәрен белгәч.

Йөз яшь. Бер гасыр. Күпме газаплар, михнәтләр белән беррәттән шатлыкларга, бәхетле мизгелләргә уралган еллар.  

Курса, Гөберчәк якларында ничек? 09.12.2021 Курса, Гөберчәк якларында ничек?
Районның иҗтимагый советының чираттагы күчмә утырышы булды. Совет әгьзалары Урта Курса һәм Сеҗе авыл җирлекләре территориясендәге мәчетләрдә, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә, музейларда булдылар, аларның эшчәнлеге белән таныштылар. Утырышны иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова катнашты.

Олеся Антипова - хәзинә саклаучы Нечкәбил 08.12.2021 Олеся Антипова - хәзинә саклаучы Нечкәбил

Шурабаш төп гомуми белем мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипованы котлыйбыз

“Нечкәбил” республика конкурсы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән “Нык гаилә” федераль партия проекты кысаларында уза. Конкурста Арча районы данын яклап, Шурабаш төп гомуми белем мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Антипова Олеся Игорь кызы лаеклы чыгыш ясады. Финалга узган 11 гаилә арасында үз гаиләләренең тарихын ачык һәм матур итеп тәкъдим итеп, Олеся Антипова “Хәзинә саклаучы Нечкәбил” номинациясенә лаек булды. Шулай ук “Нечкәбил” интернет тавыш бирүдә Антиповлар гаиләсе иң күп тавыш җыеп җиңүче булды һәм диплом белән бүләкләнделәр.

Яшь райондашларыбыз Worldskills Russia бәйгесендә җиңү яулады 07.12.2021 Яшь райондашларыбыз Worldskills Russia бәйгесендә җиңү яулады

Узган атнада Россия һөнәри осталык чемпионатының (WorldSkills Russia) төбәк этабы җиңүчеләре билгеле булды.

Быел Татарстанда һөнәри осталык бәйгесе 15 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр барды. Ә 5 декабрьдә бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составында ярымфиналда һәм финалда республика данын яклаячак.

Районда һөнәри чемпионатка педагогика көллиятендә һәм агросәнәгать көллиятендә әзерлиләр. Ике уку йорты да чемпионнар әзерләве белән дан тота. Райондашларыбыз ел да республикада гына түгел, ә бөтенроссия финалында уңышлы чыгыш ясый. Алар быел да лаеклы рәвештә җиңүчеләр исемлеген тулыландырды.

Оча әле очып булганда 06.12.2021 Оча әле очып булганда
Шушы көннәрдә Сарай Чокырча авылында яшәүче һәвәскәр шагыйрь Марсель Шәрәпов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Марсельгә 60 тулганмы? Булмас. Яшьләргә генә хас җиңел гәүдәле, гел яңалыкка омтылучан, үз дигәненә ирешү өчен бөтен киртәләрне өзәргә әзер торган бу кешегә аның кадәр яшьне гомер биреп булмый. Тормышын 360 градуска борып, элеккесенә бөтенләй якын да килмәгән һөнәр белән шөгыльләнүче, һәм ничек кенә әле, Марсель әфәнде, һичшиксез, соклану уята. 

Булачак укытучылар ярыша 06.12.2021 Булачак укытучылар ярыша

Арча педагогика көллиятендә “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча Россия һөнәри осталык чемпионатының (WorldSkills Russia) төбәк этабы уза.

Әлеге юнәлеш буенча ярышлар республикада беренче тапкыр үткәрелә. Аның Арча педагогика көллиятендә узуы очраклы түгел. Чөнки уку йортында эшләүче укытучылар һәрдаим яңалыкка омтыла. Алар бу башлангычны да күтәреп алалар һәм җаваплы эшкә алыналар. Чемпионат башланыр алдыннан ике көн дәвамында көллияттә әзерлек узган катнашучылар өчен 1 декабрьдә өч көнгә сузылган ярышлар башланды.

Эшмәкәрләргә ярдәмгә 05.12.2021 Эшмәкәрләргә ярдәмгә
Пандемия чикләүләре чорында эшмәкәрләргә һәм коммерциянеке булмаган оешмаларга аеруча авырга туры килде.

Аларга финанс ярдәме күрсәтү йөзеннән хөкүмәтебез ярдәм күрсәтү программаларын яңартты һәм яңаларын барлыкка китерде. Бу хакта тулырак мәгълүмат җиткерү максатыннан без Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Арча районындагы төбәк  вәкиле Лилия Сафиуллинага мөрәҗәгать иттек.

Алты кызлы өйнең кояшы 04.12.2021 Алты кызлы өйнең кояшы
Теләк булса, чикләр юк. Үзеңне яратып, ничек бар – шулай кабул итеп яшәргә өйрәнсәң, тормыш рәхәт. Иң мөһиме – янәшәңдә иңен куяр кешең булсын! Арчада яшәүче Алсинә Кәлимуллина әнә шулай ди. Аңлаучы, яклаучы эзләп әллә кая барасы түгел аңа. 4 апасы, 1 сеңлесе бар аның. Әтисе Әнвәр белән әнисе Люция кызларның һәрберсе бәхетле булсын өчен бар көчен куя.

Арчалар хәбәрсез югалган якташларын искә алдылар. 03.12.2021 Арчалар хәбәрсез югалган якташларын искә алдылар.

Бүген,3 декабрьдә, бөтен ил буйлап Билгесез солдат көненә багышлан хәтер чаралары үтте. Ул Россия Президенты указы буенча 2014 елдан бирле уза. Арчаның Җиңү паркында да бүген Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбызны искә алдылар.

- Минем үземнең дә бер бабам сугышта хәбәрсез югалган. Бөек Ватан сугышында һәлак  булган  һәм хәбәрсез югалган каһарман якташларыбызны без беркайчан да онытырга тиеш түгел,- диде район башлыгы Илшат Нуриев.

Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 55 яшьлек юбилее! 02.12.2021 Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне - 55 яшьлек юбилее!
Бүген, 2 нче декабрь көнне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!

Хөрмәтле Фәнис Наил улы! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!

Шәһәребезнең мөхтәрәм ветеранына 85 яшь тулды 01.12.2021 Шәһәребезнең мөхтәрәм ветеранына 85 яшь тулды

30 ноябрьдә  шәһәребезнең мөхтәрәм ветераны Калуева Надежда Григорьевнага 85 яшь тулды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, район үсешенә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт әйтте, сәламәтлек теләде.

Надежда Григорьевна олы хезмәт юлы узган шәхес. Ул районның юл идарәсендә баш инженер, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшләде, башка җаваплы хезмәтләр башкарды. 50 елдан артык районның “Русская песня” ансамблендә чыгыш ясады.


"Җидегән чишмә" - яшьләр белән 30.11.2021 "Җидегән чишмә" - яшьләр белән
"Пушкин картасы" кысаларында Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры яшьләргә Г.Камалның "Беренче театр"ын (режиссеры Азат Зарипов) күрсәтте. Коллективта өлкән артистлар белән беррәттән яшьләр дә уйнады. Киләсе спектакльләре Арча мәдәният йортында 20 декабрьдә булачак.

Бүген алар бик бәхетле картлык кичерә 29.11.2021 Бүген алар бик бәхетле картлык кичерә

Алар өч көн генә очрашалар һәм 65 ел тигез гомер кичерәләр, дүрт бала үстерәләр, дүрт оныклары бар.

Сүз Яңа Кишет авылында яшәүче Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровлар турында бара.

Бик озак сөйләшеп утырдык алар белән. Күбрәк Хаҗирә апа сөйләде, Таһир абый елмаеп тыңлап кына торды. Шул вакыт эчендә тормыш истәлекләрен дә барладык, күңелле мизгелләрен дә искә төшердек.“Нинди матур пар”, – дип сокланып утырдык декабрьдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнүче Хаҗирә апа белән шулай ук декабрьдә 91 яшен тутыручы Таһир абыйга карап.

Районда зур көрәш бәйгесе узды 29.11.2021 Районда зур көрәш бәйгесе узды
27 нче ноябрь көнне Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбендә 2007-2010 нчы елгы егетләр арасында зур көрәш бәйгесе узды.

Көрәш ярышының иганәчесе – Искандаров Алмаз Васыйл улы, менә икенче ел рәттән балаларга шундый бөйрәм бүләк  итте. Алмазның 2 улы да 6 нчы мәктәптә укый, көрәш белән ныклап шөгыльләнәләр. Ярышны ачу тантанасында Россия көрәш федерациясенең спорт директоры Галиев Илнар Марсель улы да катнашты. Һәр үлчәү категориясендәге җиңүчеләргә    медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Командалар арасында 1 нче урынны Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе командасы алды (тренерлары Хидиятуллин Ф.Ф., Фазылзянов И.М.). 2 нче урынга Лесхоз мәктәбе командасы чыкты (тренеры Аскаров И.И.). Пьедесталнын 3 нче баскычына Кәче мәктәбе командасы күтәрелде (тренеры Галиев Р.Ф.), 4 нче урында Яңа Кенәр мәктәбе командасы

Раушания Закирова: "Гаиләнең нигезе бер-береңне аңлауда" 29.11.2021 Раушания Закирова: "Гаиләнең нигезе бер-береңне аңлауда"
Биш бала үстерүче Закировлар гаиләсе бәхетле гаилә серләре белән бүлеште

Районыбызда үрнәк гаиләләр, күп бала үстерүче герой аналар бихисап. Шундыйларның берсе - Арчада гомер итүче Мөдәрис һәм Раушания Закировлар гаиләсе.

Биш тапкыр әни булу бәхетен татыган Раушания ханымны редакциягә чакырдык. Мөлаем ханым, оста педагог, үрнәк әни белән сөйләшеп, вакытның узганын сизми дә калганбыз.

Утар Аты авылыннан Рәзил Камалов “Милләт авазы” видеоязмалар бәйгесендә җиңүче булды 28.11.2021 Утар Аты авылыннан Рәзил Камалов “Милләт авазы” видеоязмалар бәйгесендә җиңүче булды
Бәйгенең шарты буенча видеоязмаларда Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә шигырь, җыр, бию башкарырга, яки гореф-гадәт, бәйрәм күренешен күрсәтергә, яки аш-су рецепты белән бүлешергә, гомумән, үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш иде.

Бәйгегә иҗади эшләр 11 октябрьдән  25 октябрьгә кадәр кабул ителгән. Җиңүчене халык үзе сайлаган. 27 октябрьдән 10 ноябрьгә  кадәр 100tatarstan.ru cайтында ачык тавыш бирү юлы белән җиңүче ачыкланган. Менә шул бәйгедә катнашкан да инде безнең Рәзил.

Мәдәният йортында әниләрне котладылар 27.11.2021 Мәдәният йортында әниләрне котладылар

Кичә, 26 ноябрь көнне районыбыз мәдәният йортында "Әниләр көне"нә багышланган бәйрәм концерты узды

Мәдәният йортында "Илгә - матурлыкны, җиргә - батырлыкны Сез бирәсез, газиз әниләр!" дип исемләнгән бәйрәм чарасына хөрмәтле хатын-кызларыбыз чакырылган иде. Бирегә теләгән һәркем килде.

Әниләрне котлау тантанасы җыр-бию, нәфис сүз һәм җылы теләкләр белән үрелеп барды. 

2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады 26.11.2021 2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады

Бөтен дөньяны аякка бастырган вирус яшәешебезне катлауландырса да, тормыш дәвам итә. Таң ата да, кич була, игенчеләр иген үстерә, терлекчеләр ит, сөт җитештерә.

2021 ел авыл хезмәтчәннәрен төрле яктан сынады. Җирләрне дә сыйфатлы итеп эшкәрттек, яхшы орлыклар чәчтек, ашламаны да күбрәк керттек, дип куанып йөргәндә көннәр тагын корыга китте, җәй буе күккә карап яңгырлар көтәргә туры килде.

Антиповлар гаиләсе җиңү яулаган 25.11.2021 Антиповлар гаиләсе җиңү яулаган

Шурабаш авылында яшәүче Олеся Антипова һәм гаиләсе “Нечкәбил–2021” республика бәйгесендә финалга узды.

Бәйге берничә этаптан торды. Май аенда видеоролик ясап җибәрәләр. Сайлап алу туры Балтачта була. Антиповлар гаиләсе алты район арасында җиңү яулап, ярымфиналга үтә. Олеся Антипованы һәм аның гаиләсен тагын бер сынау – финал ярышлары көтә. Ул 27 ноябрьдә узачак.

Марсель Шәрәповка  60 яшь тулды! 24.11.2021 Марсель Шәрәповка 60 яшь тулды!
Сарай-Чокырча авылында яшәүче каләмдәшебез Марсель Шәрәповка 24 ноябрьдә 60 яшь тулды. Шушы уңайдан район үзәк китапханәсендә аның иҗат кичәсе үткәрелде.

Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова “Иделем Акчарлагы” бәйгесендә икенче урын алды 23.11.2021 Арча кызы Адилә Әхмәтҗанова “Иделем Акчарлагы” бәйгесендә икенче урын алды
Адилә “Поэзия” номинациясендә катнашты.
“Арча Үзәк иктапханәсе хезмәткәре Адилә Әхмәтҗанова "Иделем Акчарлагы" XXI Республика яшь татар язучылары бәйгесендә катнашып, “Поэзия” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды. Адиләне җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз!” – дип хәбәр итә Арча Үзәк китапханәсе.

Кенәрдә традицион волейбол ярышлары узды 22.11.2021 Кенәрдә традицион волейбол ярышлары узды

21 нче ноябрь көнне Яңа Кенәр урта мәктәбе спортзалында яшьләр һәм өлкәннәр арасында волейбол ярышы булды.

Ярышны район башлыгы Нуриев Ильшат ачып җибәрде. Ярышны оештыручы иганәчеләр  - Садыковлар гаиләсе. Гаилә башлыгы Ришат Кашшапович  элекке физкультура укытучысы, үзе дә  волейболны бик ярата, улларында да бу спорт төренә  мәхәббәт тәрбияләгән шәхес. Бу ярыш Яңа Кенәр авылы өчен матур бер традициягә әйләнеп китте,  ул быел 11 нче  мәртәбә үткәрелде.

Республика конкурсында безнең районнан 15 комбайнчы җиңде 21.11.2021 Республика конкурсында безнең районнан 15 комбайнчы җиңде
Арча батырларын барлый

19 ноябрьдә район Мәдәният йортында республика конкурсында җиңүче һәм район башлыгы призына лаек булган комбайнчыларны хөрмәтләү тантанасы булды.

Билгеле булганча, республика конкурсында безнең районнан 15 комбайнчы җиңде. Тагын 20 комбайнчы район башлыгы премияләренә лаек булды.

Арчаның “Пантерочки” баскетбол командасы – Татарстан чемпионы 20.11.2021 Арчаның “Пантерочки” баскетбол командасы – Татарстан чемпионы

18 – 20 ноябрьдә “Арча” спорт мәктәбендә Б төркемендә 15 яшькә кадәрле кызлар арасында баскетбол буенча ТР Беренчелеге узды.

Чемпионы булып Арчаның “Пантерочки” командасы калды. Тренены – Илсур Фәсхетдинов. 

Ярышларда Татарстанның 8 шәһәр һәм район командалары катнашты. “Безнең команда 5 уенда катнашты, аларның һәрберсе җиңү белән тәмамланды. “Пантерочки” бердәм, матур уен күрсәтте. Кайвакыт каршы командалар төрле ысуллар белән җиңәргә тырышса да, “Пантерочки” җиңүгә бары тиң кагыйдәләр буенча уйнаганда гына ирешеп булуын истә тотты. 3 көн дәвамында барган кискен көрәш тәмам. Бүген безне горурлык һәм шатлык хисе били. Кызлар тырышты. Афәрин! Безгә ышынган тренерга, “Арча” спорт мәктәбенә, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, әти-әниләргә, җанатарларга зур рәхмәт!”, – дип язалар “Панетрочки” баскетбол командасы аккаунтында.


Бер гасырлык белем йорты 20.11.2021 Бер гасырлык белем йорты

Районыбыздагы Яңа Кенәр авылының тирә-як авылларга караганда шактый соңрак барлыкка килүе мәгълүм. Шуңа да карамастан, андагы халык саны бик тиз арта, авыл зурая.

Әлеге авылда мәктәп тә иң беренчеләрдән булып оештырыла.  Яңа Кенəр мәктәбе тарихы бик кызыклы һәм ул узган гасырга ук барып тоташа.

Сәйдәш урамы халкы ни өчен рәхмәт әйтә? 19.11.2021 Сәйдәш урамы халкы ни өчен рәхмәт әйтә?
Ялтырап торган асфальтлы юлдан үткәндә шушы җыр сүзләре күңелгә килә. Арча станциясендәге Сәйдәш урамында хәзер, матур чигүле читек киеп,  җырлап кына йөри торган. Быел җәй күпергә кадәр эшләп куйдылар. Бу урамны елга икегә аерып тора. Ә аның аша юл өзеклегендә ничек йөрергә? Кары, яңгыры, язгы ташуы дигәндәй. Урамны күперсез күз алдына да китерүе  кыен. Ә халык моңарчы күперсез яшәде.

Якташыбызның туган көне 19.11.2021 Якташыбызның туган көне
Якташыбыз, күп җырлар авторы Наил Минһаҗ улы Минһаҗев 1954 елның 19 ноябрендә Югары Масра авылында туган. Курса Почмак мәктәбендә укып белем ала. Аннан соң Казанның 30 нчы һөнәр мәктәбен тәмамлый. 1971 елны Яр Чаллыга КамАЗ төзелешенә китә. 1973 елны Совет Армия сафларына алына. 1975 елны Мәскәүдә Олимпиада авылын төзүдә катнаша. Бер елдан Казанга кайтып, автомобильләр төзәтүче һөнәрен үзләштерә. Беренче шигырьләрен Наил Минһаҗев 45 яшендә яза башлый. Бүгенге көндә аның күп кенә көйгә салынган шигырьләре бар. Шигырьләрендә туган якка мәдхия, әти-әниләр — иң изге кешеләр, яшьлек, мәхәббәт темалары аеруча нык яктыртыла.

Арча мәдәният йортында яңа сезонны ачтылар 19.11.2021 Арча мәдәният йортында яңа сезонны ачтылар
Арча мәдәният йортында искиткеч матур, бай эчтәлекле концерт булды. Яңа сезонны Арча үзешчәннәре әнә шулай башлап җибәрде. Ул быел башкачарак сценарий буенча барды. Сәбәбе дә бар  -  Арча мәдәният йортының 50 еллыгы. Шунлыйтан биредә Мәдәният йортында элек эшләп чыкканнар да, урта буыннар да, яшьләр һәм балалар да катнашты.

Арчадан Алисә Ахунова Рәхмәт хатына лаек булды 18.11.2021 Арчадан Алисә Ахунова Рәхмәт хатына лаек булды
17 ноябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм "Татарлар" газетасы оештырган "Авылым чишмәләре" конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасы "Дворянское гнездо" ресторанында булды. Безнең районнан Арчаның 1нче балалар бакчасында физик тәрбия инструкторы булып эшләүче Алисә Ахунова Инша номинациясендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Казанбаш мәктәбе укучылары музей белән танышты 17.11.2021 Казанбаш мәктәбе укучылары музей белән танышты
«Пушкин карта»сы буенча экскурсияләр дәвам. Бүген музеебызга Казанбаш мәктәбе укучылары килде. Алар районыбыз тарихы, “Коръән – аһәң нуры”, рәссам Рәшит Гаимов картиналарыннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Хөрмәтле яшьләр “Пушкин карта”сы буенча уздырылган чаралардан читтә калмагыз. Килегез! Күрегез! Катнашыгыз!

Яхшыларга – “5”ле 16.11.2021 Яхшыларга – “5”ле
16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов катнашындагы комиссия Арча районы хуҗалыкларында техниканы саклауга кую һәм ремонтлауның барышын кабул итте.

Комиссия “Яңарыш”, “Курса МТСы”, “Северный”, “Казанка”, “Ватан” хуҗалыкларында эшләренең торышына югары бәя бирде.

Алар – Россия спорт осталары 15.11.2021 Алар – Россия спорт осталары

Редакциягә кунакка чакырдык үзләрен. Иртән инде без район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, көрәшчеләр Илнур Зәйнуллин һәм Илшат Фазылҗанов белән күңелле итеп сөйләшеп утыра идек.

Быел сентябрьдә Яңа Кырлайда үткән Ат көнендә көрәшчеләр бил алышты.

Арчада кара билбауның 3нче, 2нче һәм 1нче Дан дәрәҗәсен кемнәр алды? 14.11.2021 Арчада кара билбауның 3нче, 2нче һәм 1нче Дан дәрәҗәсен кемнәр алды?

Күптән түгел Арчадан тренер Газинур Борханов җитәкчелегендә өч егет  Алмаз Закиров, Алим Локманов һәм Ильяс Гыйльметдинов  Санк-Петербургта хапкидо буенча Дөнья Кубогы ярышында катнаштылар. Алмаз 3нче урынны алды, ә Алим белән Ильяс  - 5нче урынны. 

- Соңыннан аттестация семинары булды, - дип хәбәр итте безгә таэквон-до һәм хапкидо буенча тренер Газинур Борханов. - Семинарны хапкидо мәктәбе "Хен Му Кван"ны оештыручы Аркадий Хегай үткәрде. 

Район башлыгы бүләкләде 13.11.2021 Район башлыгы бүләкләде

Район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләр тапшырды.

Фәхретдинов Рафаиль Әгъзәм улы Җирле үзидарә органарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Җирле үзидарәләр үсеше бөтенроссия берлегенең "Җирле үзидарәләр үсеше өчен" медаленә лаек булды.

Кәче авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Хәсанова Зөбәрҗәт Рәфкать кызы җирле үзидарә органнарында озак еллар хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Арча муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Белмәгәннәрне белү өчен дә менә дигән мөмкинлек иде 12.11.2021 Белмәгәннәрне белү өчен дә менә дигән мөмкинлек иде

3 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә “Зур этнографик диктант” акциясе узды.

Шушы көннәрдә теләгән кеше илебездә яшәүче халыклар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары буенча белемнәрен сынап карый ала иде.

Аның өчен бары тик miretno.ru сайтын кереп, теркәлү узарга һәм тест формасында бирелгән сорауларына җавап бирергә генә кирәк иде.

Ибраһим – чемпион 11.11.2021 Ибраһим – чемпион

2 ноябрьдә менталь арифметика буенча “АКIRA BATTLE”–“Нашествие магов” дип аталучы Халыкара онлайн олимпиада узды. Олимпиадада җиде илдән 300дән артык укучы катнашты. Араларында арчалар да бар.

Катнашучылар гына түгел, арчалар җиңүче дә булды! Кәрим Шәйхетдинов, Сөләйман Сәйфуллин, Дарина Галиуллина югары титулларны алсалар, Ибраһим Фәттиев “Чемпион” титулында 1нче урыны яулады.

Алда - Әниләр көне 10.11.2021 Алда - Әниләр көне
“Кайчан концерт булды? Ничек белми калдык?” – дигән уй туды инде Арча үзешчәннәре чыгышларын яратып караучыларда. Аларның беткәне дә юк. Онлайн-концертлар шушы бәйрәмнәрдә генә дә өч-дүрт булды. Алары аның тагын да җайлы – салкын көзге көннәрдә өйдән чыгып та торасы юк, компьютерыңны яки телефоныңны кабызасың да, Ютубка керәсең һәм кырын ятып рәхәтләнеп концерт карыйсың.

"Уйный - уйный үсәбез" 09.11.2021 "Уйный - уйный үсәбез"
Нәкъ менә уен аша алар, үзләренең якты уйларын тормышка ашырырга телиләр. Бала вакыттан алынган хәрәкәт күнекмәләре нәниләргә тышкы дөнья белән тирәнрәк танышырга ярдәм итә. Балаларның иң рәхәт һәм күңелле вакытлары аларның балалар бакчасында уза. Алар дуслары белән күрешәләр, күңелле уеннар уйныйлар, төрле чараларда бик актив катнашалар.

Бүген Альберт Яхинның тууына 90 ел 08.11.2021 Бүген Альберт Яхинның тууына 90 ел

Бүген якташыбыз, күренекле әдәбият галиме, педагог, журналист, 1977 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Альберт Гатуф улы Яхинның тууына 90 ел.

Ул 1931 елның 8 ноябрендә Арча бистәсендә туган.


Новости 901 - 1000 из 3509
Страницы: