События

Һәр чорның үз матурлыгы 16.05.2022

Һәр чорның үз матурлыгы

Арчада яшәүче Фирдәүсә һәм Әнәс Вильдановлар зөбәрҗәт, Кадрия һәм Хөснулла Фазуллиннар алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Аларны район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, “Россия пенсионерлар союзы”ның җирле бүлекчәсе рәисе Руфия Баһаветдинова котладылар, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

– Милициядә участок инспекторы булып эшли идем. Бервакыт районга Мәскәүдән корреспондентлар килде. Көне буе йөргәннәр дә ашау турында онытканнар. Исләренә төшкәндә ресторанны ябып куйганнар. Ачтырмый калмас, дип милициягә килгәннәр. Кизүдә мин. Киттем. Сүзне тыңладылар, – диде Әнәс Вильданов. – Һәм шунда мин беренче тапкыр Фирдәүсәне күрдем.

– Арткы ишектән генә кергән дә сөйләшкән. Мин яшьрәк, калдым. Станциядә яшим. Соңгы автобуска көчкә өлгердем. Утырам. Әнәс тә килеп керде. Төштек. Сумканы тотып алды. Шикләнеп куйдым. Озатырга булган икән. Бераз сөйләшеп тордык. Аннан егет 3-4 көн күренмәде, – дип кушылды Фирдәүсә апа. – Икенче очрашканда күптәнге танышы кебек кочаклап алды, мотоцикл белән өйгә төшереп куйды. Һәм башланды инде.

Ярты ел очрашып йөргәннән соң кызга нәкъ 18 яшь тулган көнне өйләнешәләр. Зурлап туй үткәрмиләр. Әнәснең күптән түгел генә армиядән кайтып эшли башлаган, кесәсе такыр чагы. Фирдәүсәләрдә генә билгеләп үтәләр. Милиция ишек алдындагы тулай торакны сүтеп, йорт итеп төзеп чыгалар һәм гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Ике уллары, бер кызлары туа. Хәзер инде 4 оныклары, 5 оныкчыклары бар. Дөньялары җитеш, тормышлары мул. “Тырышлык нәтиҗәсе. Кибетләр дә тоттык. 1500әр чеби генә асрадык. 25 сутый участогыбыз. Бакча зур. Җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр – бар да үзебезнеке. Әледән теплицада помидорлар үсеп утыра инде безнең”, – диделәр Вильдановлар.

Кадрия һәм Хөснулла Фазуллиннар икесе дә Саба районыннан. Дөрес, икесе ике авылдан. Кадрия Хөснуллалар авылында парторг булып эшләгән абыйсы янына кунакка килгәч танышалар. Хатлар алыша башлыйлар.

– Мин Грузиядә хәрби училищеда укый идем. Шунда хезмәт итәргә дә калдым. Ялга кайтуымда өйләнештек. 3 көн туй иттек, – диде Хөснулла абый.

– Сельпода ревизор идем мин. Хәрби шәһәрчектә дә тик утырмадым. Почтада эшләдем. Берүземә 12 участокны  алып, почта тараттым. Рәсемем мактау тактасыннан төшмәде, – дип сөйләп китте хатыны. – Балаларны Сабада таптым. Ике чемоданны күтәрәм дә кайтып китәм. Хөснулланы Бурятия якларына җибәрделәр. Анда да почтага урнаштым. Миңа кадәр 25 кешене кире борган булганнар, хезмәт кенәгәмне күрсәткәч, җитәкче шунда ук эшкә урнашырга кушты. Үзеңне уңай яктан күрсәтә белергә кирәк икән.

Хәрби кеше кая кушсалар, шунда китәргә тиеш бит инде. Бурятиядән Куйбышевка, аннан Казанга кайталар. Казан Арчага җибәрә. Икесе дә хәрби комиссариатта эшлиләр. Хөснулла абый пенсиядә дә тик ятмый, 10 ел торак милекчеләре ширкәтен җитәкли. Хәзер өйдә. “Үз балаларымның үскәнен күрмәгән идем. Хәзер оныкларым белән мәш киләм, – диде Хөснулла Фазуллин. – 4әү алар минем. Еш кайталар, көтеп алабыз. Һәр чорның үз матурлыгы бар икән”.     


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/r-chorny-z-maturlygy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение