События

“Гомерем мизгелләре”. Очрашу кичәсе. 28.03.2022

“Гомерем мизгелләре”. Очрашу кичәсе.

Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш, үз-үзен аямыйча башкарган  фидакарь хезмәтләре өчен дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнгән, олы исем — Социалистик Хезмәт Героена  лаек булган шәхесләребез  белән бик нык горурланабыз. Дөрестән дә, герой, каһарман исеме аларга тикмәгә генә бирелмәгән.

Бүген музеебызда тырыш хезмәтләре белән дан тоткан: кырыс трасса шартларында – сазлыкларда, коточкыч салкыннарда, кар-бураннарда, урман эчләрендә — бүгенге уңайлы тормыш шартларын тудыруда үзен кызганмыйча эшләгән,  гади бульдозерчыдан идарә җитәкчесенә кадәр күтәрелгән герой-якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе оештырдык.

Кичәдә Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының тормыш иптәше Дания апа, килене Алима, Арча муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе Мифтахутдинова Надия Равил кызы, райондашыбыз, умартачы, Илсур Шәйхетдиновны якыннан белгән  Мөхәммәдиев Ядкәрь Зөфәр улы, “Алифба” музее җитәкчесе Тазиев Дамир Гыйлемшәех улы, Гайнетдинов Хәлил Шәйхенур улы катнашты. Арча педагогоия көллияте студентлары чарага  үзләренең моңлы җырлары, мәгънәле шигырьләре белән ямь өстәделәр. Музей хезмәткәрләре Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улының “Гомерем мизгелләре” китабыннан өзекләр тәкъдим иттеләр.

Чыннан да героебыз Илсур Шәйхетдинов  турында бик күп мәгълүмат белдек, истәлекләр тупладык. Эшне чын күңелдән бирелеп башкарсаң, һәр заманда да уңышка ирешеп була, күңел тарткан хезмәтне сайларга кирәк, аның нәтиҗәсе булмый калмый. Дөрестән дә, якташыбыз Илсур Шәйхетдиновка герой исеме тикмәгә генә бирелмәгән. Үзенең сәламәтлеген, яшьлеген кызганмыйча, зур дәрәҗәләргә ирешкән, бүгенге матур тормышыбыз өчен тырышкан шәхесебез ул  безнең!


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение