Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бәхетле кеше сез, Наил абый!
Легендар шәхес Наил Закир улына 90 яшь тулды.
“...Менә Әтнә юлы, язын-көзен тездән пычрак, кышларын кар. Шул юлдан аякларына чабата, өсләренә иске генә бишмәт кигән, иңнәренә киндер букча аскан ике үсмер малай атлый. Ара ерак, арыганнары, ачыкканнары йөзләренә чыккан. Менә шул үсмерләр Наил белән мин инде. Күәмгә көн саен өч чакрымга йөреп җидееллык мәктәпне бетергәч, без биш чакрымдагы Әтнәгә киттек. Урта белем алырга дип, авылдан беренчеләрдән булып”. Радик Фәизов. 2007 ел.
“Безнең балачак сугыш елларына туры килде. Яңа – җитмәгән, иске беткән булгандыр.
Өйдә ашарга бернәрсә юк. Әти сугышта, әни иртә-кич – фермада, көндез уракта, ике апа да эштә. Мин: “Ашыйсым килә”, – дип елыйм. Абыем Наил: “Сеңлем, әйдә бәрәңге ашыйбыз”, – дип, чормага алып менде. Анда кәрзин-сандыкта күп китаплар бар иде. Шуларның ертылган битләрен бәрәңге сылап ябыштырганнар. Без шуларны кубарып ашадык, рәхәт булып китте. Абыем акбаш, балтырган, кузгалак, кәҗә сакалы җыеп кайтып ашата иде.
Абыемның бозау көтүе көткәндә уйнарга карабаш (камыш) алып кайтып сөендергәнен һич онытасым юк. Аякларымны авырттырып больницада ятканда, җиргә коелып калган борчакларны җыеп куырып, болыннан яланаяк миңа китерә иде”. Кәүсәрия Гәрәева. 2012 ел.
Мин әлеге истәлекләрне Наил абыйның 2018 елда нәшер ителгән “Игезәк авыллар” дигән китабыннан алдым. Дусым, Җилгелде авыллары тарихына багышланган әлеге китапны Наил абый миңа үзе бүләк итте: “Ильяс энем! “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә иң тәҗрибәле, иң оста язучы хезмәткәренә хөрмәт һәм ихтирам итеп, туган авылым тарихы турында язылган шушы китапны бүләк итәм. Наил абыең Сабиров”.
...Фәйзи Галиев, Наил Сабиров, Мирбат Хәстиев, Әдһәм Сәмигуллин... Әнә шундый олпат шәхесләр белән аралашып яшәү насыйп булды миңа. Республикада танылган, алдынгылыкны тоткан “Искра”, “Чулпан”, “Известия”, “Игенче” хуҗалыкларын җитәкләделәр.
Алар турында матур хатирәләр саклана, язмаларым да дөнья күрде. Бу юлы, олуг юбилее уңаеннан булганга, сүзем күбрәк Наил Закир улы Сабиров турында булачак.
Наил абый 1932 елның 16 августында Әтнә районының Дусым авылында туа. “Әти белән әни күп итеп яшелчә үстерделәр, артыгын Әтнә базарында сата идек. 4–5 умарталары бар, сыер, үгез, каз-тавыклардан тыш күркәләр дә асрадылар. Әни, кечерәк гәүдәле булса да, аз сөйләшә, күп эшли торган тырыш һәм игелекле хатын иде. Килендәше Маһирә, Хәҗәр апалар белән иң оста уракчылар булып танылдылар. Әни яшь бозаулар, сарыклар карады, җәй көннәрендә без, малайлар, аларны көтә идек”, – дип искә ала Наил абый.
Әтисе Закир абый үз чорының эшлекле, укымышлы кешесе булган. Ул гарәпчә, русча укый-яза белгән, колхоз рәисе, хуҗалык, ферма мөдире, баш конюх һ.б. булган. Сугыштан ике тапкыр яраланып кайткан.
Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Наил Закир улы кечкенәдән әти-әнисенә булышып хезмәт чыныгуы ала, тырышып укый. Урта белем алгач өч ел укытучы булып эшли. Егетне күреп алып комсомол эшенә чакыралар. Анда алты ел эшли, ВЛКСМ райкомының беренче секретаре дәрәҗәсенә күтәрелә. Университетта читтән торып укып йөргәндә “Чулпан” колхозына рәис итеп җибәрәләр. Олы Мәңгәр зур тарихлы, данлы авыл. Әмма колхозның эшләре бик данлы бармый, рәисләрне еш алыштырып торалар.
Наил Закир улын райком бирегә өч елга дип җибәрә. Ә ул биредә 34 ел эшли! Ул эшләгән елларда “Мәңгәрләрнең тәрәзәләре зәңгәр!” – дигән канатлы сүзләр барлыкка килде. Кешеләр әйбәт яшәсен, лаеклы хезмәт хакы алсын, бәхетле яшәсен дип тырышты ул. Колхозның үз амбулаториясе булдырылды, фермаларга барып сәүдә итү оештырылды, балалар өчен район музыка мәктәбе филиалы ачылды. Каенсар урманында балалар өчен “Чулпан” лагере ачылды һәм ул бүген дә эшли.
Колхоз барлык күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарга чыкты, күп тапкырлар ил, республика күләмендә җиңеп бүләкләр алды.
Наил Сабиров мактаулы исемнәргә, бүләкләргә лаек булды: РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Почет билгесе” ордены кавалеры, ТАССР Югары Советы депутаты һ.б.
Ир кешенең бәхете – тылның нык булуында. “Шушы яшәү дәверендә бер-беребезгә авыр сүзләр әйтмәдек, бер-беребезне кыерсытмадык. Наил колхоз дип “егылган” рәис иде, иртүк уяна, төнлә генә кайта. Хастаханәгә бармады, чирне белмәде. Алар нәселе белән тәртипле: аракы эчми, тәмәке тартмый, сүгенми. Улларыбыз да әтиләреннән күрмәк, аракы-тәмәке белән дуслашмады. Балалар өчен аерым тәрбия чарасы юк иде безнең. Өйдәге барлык эш өч малай җилкәсендә иде”, – ди хатыны Ләлә апа.
Хәзер “өч малай” турында. Өлкән уллары Рөстәм Наил улы 1998 елдан 2018 елга кадәр “Татнефтепродукт” холдинг компаниясенең генераль директоры булып эшләде. Уртанчысы Илһам Наил улы Арча элеваторы генераль директоры, Арча районы башлыгы булды. Кечесе Азат Наил улы Казан шәһәрендә 9нчы стоматология поликлиникасы челтәре җитәкчесе.
Наил абый! Сез чын мәгънәсендә бәхетле кеше! Ләлә апай белән шулай балаларыгыз, оныкларыгыз, оныкчык-ларыгызны куандырып яшәргә язсын!
Ильяс ФӘТТАХОВ
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/baxetle-kese-sez-nail-abyi