Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Кечене кече итмәгән бездән түгел
Беренче сыйныфка баручы балалар өчен уку әсбаплары тутырылган сумкалар тапшыру чаралары башланып китте.
Елдагыча бу изге эштән район мөхтәсибәте дә читтә калмый. Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин район башлыгы Илшат Нуриев белән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә булдылар, беренче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән сумкаларны тапшырдылар.
– Безнең өчен яраткан районыбызның һәр кешесеякын. Мөселманга, өлкәннәргә карата ихтирамлы һәм баларга карата мәрхәмәт ле булу бик мөһим. Пәйгамбәребез бер хәдисендә шулай дип әйткән: “Кечкенәләргә мәрхәмәтле булмаган, өлкәннәргә ихтирамын күрсәтмәгән бездән түгел”, - диде Әмир хәзрәт Миннемуллин балаларга тырышып укуларын, сәламәт булуларын, өлкәннәргә ихтирам белән карауларын теләп.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kecene-kece-itmagan-bezdan-tugel