События

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне! 08.09.2022

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!

Бүген якташыбыз, Татарстанның халык артисты, М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, Гөлзадә Сафиуллинаның туган көне!   Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!

Сез – чын милләтпарвәр, танылган җәмәгать эшлеклесе, татар милләте өчен янып яшәүче шәхес. Үзегезне аямыйча әйләнә-тирәдәгеләр өчен тырышасыз, милләт, халкыбыз, дип янып яшисез. Шуңа да Сезгә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

***

Сафиуллина Гөлзадә Гөмәр кызы (1946 елда ТАССРның Арча районы  Шекә авылында туа) – Татарстанның халык артисты, Республиканың М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья төрки хатын-кызларының бердәмлек һәм теләктәшлек җәмгыяте президиумы әгъзасы, “Сөембикә варислары” төрки-татар балалар фестивален оештыручы, “Гөлзадә” студиясе хуҗабикәсе.

Гөлзадә Сафиуллина үзенең иҗади сәхнә эшчәнлеген 1973 елда Самара өлкә филармониясендә җырчы һәм сүз остасы булып башлый. 1980 елда Казанга кайта һәм Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә   эшли башлый. “Ул җырлау мәктәбен Илһам Шакиров белән Әлфия Афзаловадан, аларның концертларын алып баручы, сүз остасы булып эшләгәндә ала. Чөнки ул заманнарда да филармониядә җырчыдан махсус белеме булуын шарт итеп куялар. Сөекле ире Риф Сафиуллин консерватория тәмамлаган, баритон тавышлы бу җырчының киңәшләре дә аңа ярдәм иткәндер. Зөләйха Хисмәтуллинадан да Гөлзадә сулыш белән эш итү, диапозонны киңәйтү, регистрларны тигезләү кебек җырчы өчен мөһим булган сыйфат-гамәлләргә өйрәнә.Шулай җыр дөньясына Гөлзадә урау-урау юллар белән килә, вокал белеме алып, опера җырчысы түгел, халыкка хезмәт итә торган халыкчан җырлау остасы булып кала ул”- , дип яза аның турында музыка белгече Филүсә Арсланова.

1980 елда Гөлзадә Сафиуллинаның иң беренче концерт программасы Харрас Әюпнең “Кеше тавышы” дип аталган поэмасына салынган каһарман җырлар циклы белән башлана. Ул бик күп җирләрдә – мәктәпләрдә, пионер лагерьларында, авылларда булып, бушлай һәм тынычлык фондына атап бик күп концертлар бирә. 1985 елда шушы концертлары өчен Комсомол өлкә комитетының М. Җәлил исемендәге бүләгенә лаек була һәм Бөтендөнья яшьләр фестиваленә җибәрелә. Шул ук елны Опера һәм балет театрының концерт төркеменә эшкә чакырыла. Шуннан соң инде үзенең төрле концерт программалары белән татарлар яшәгән бөтен төбәкләрне берничә тапкыр урый. Дистәләгән концерт программалары арасында аның: “Кеше тавышы”, “Йөрәкләшрне җыр кавыштыра”, “Ат елы бу, әйе”, “Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә”, “Безгә дөнья дәшә” (балалар өчен программа), “Мәрхабә” – мөнәҗәтләр һәм татар халык җырлары кичәсе, “Җиңүнең 50 еллыгына багышланган хәйрия концертын, “Мин дә сибелгән татарның бер газиз баласы ла...”, “Минем җырым”, “Үлемсез Ил җыры” һ.б.бар.

Республикабыз радио фондында аның башкаруында 150дән артык җыр, Татарстан дәүләт теле-радиокомпаниясе фондында 8 концерты саклана, аның тарафыннан 2 грампластинка дөнья күрде – “Мөнәҗәтләр, бәетләр” (1993) һәм “Сине эзлим” – татар халык һәм композиторлар җырлары. Бу пластинкалар бөтен татар дөньясына таратылды.

Ике тапкыр Америкада булып, шунда яшәүче татарларга да, беренчеләрдән булып, Татарстан илендәге җыр-моңнарны ирештерде ул. Бу очрашулардан яңа җырлар, мөнәҗәтләр дә алып кайтты. Мисалга, “Абау, Алла” җырын Татарстанга алып кайтып, халык җыры дәрәҗәсенә күтәрде. I Бөтендөнья татар конгрессы көннәрендә Гөлзадә Сафиуллинаның Америка татарлары турында үзе төшергән фильмы Татарстан телевидениесе аша күрсәтелә.

1990 елда ул  Греция, Италия, Франция, Мальта, Кипр, Египет, Израиль, Төркия илләренең зур сәхнәләрендә дөньяның танылган җырчылары белән беррәттән татар халык җырларын җырлый, мөнәҗәтләр әйтә.

Гөлзадә Сафиуллина 1990 елда “Мирас” ширкәте төзи. Шул ук елны – “Мирас” балалар ансамбле дә оештыра.Бирегә оста музыкантлар чакырыла. Күренекле композитор Фасил Әхмәтов та байтак еллар шунда балаларга музыка серләрен өйрәтә.

1999 елдан бирле төрки-татар балаларының “Сөембикә варислары” фестивале уздырыла.Анда Идел-Урал, Себер, Кавказ, Мәскәү, Украина, Кырым, Балтыйк буе,Урта Азия һәм Казахстаннан килгән ун меңнән артык бала катнаша.

Җырчы Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлектә, татарлар яши торган Литва, Себер, Кавказ, Урал, Ташкент,Бохара,Урта Азия республикаларында  чыгышлар ясый. 2012 елда Ерак Көнчыгышта Находка, Уссурийски, Владивосток шәһәрләрендә татарларыбызны туплап,фольклор ансамбле төзеп,Рәсәй күләмендәге Сабан туена җыеп алып чыкты.

Ул үзенең иҗат студиясен төзеп, милләтебезнең бай мәдәни мирасын пропагандалу эшен җәелдереп җибәрде.Рухи мирасыбызга багышланган бихисап тематик аудио-альбомнар чыгарды.

Гөлзадә Сафиуллина – һичшиксез татар җыр сәнгате дөньясында үз урынын тапкан, һәм үз сүзен әйтүче уникаль шәхес. Ул үзенең моңнары белән милләт күңеленә үтеп керә алды. Ул – халкыбызның мирасын җыючы да, энҗе-мәрҗән итеп туплаучы да, кадерен белеп саклап, алдагы буыннарга тапшыручы да.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение