Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Ул көчле кеше, аннан яшәү дәрте бөркелеп тора
Яңа Кенәр авылында яшәүче Даяр Хөсәенов белән күптән таныш. Минем кебек табигать ярата, умартачы да.
Берәр кызыклы яңалык күрсә, я ишетсә, шалтыратмый калмый. Озак еллар газ хезмәткәре булып эшләде, кайгы-хәсрәтләр кичерергә дә туры килде үзенә. Әмма ул көчле кеше, аннан яшәү дәрте бөркелеп тора.
Җай туры китереп, ата-бабалары кемнәр булуы белән дә кызыксындым. “Минем бабам (әтинең әтисе) Хөсәен Баһаветдинов бик тырыш кеше булган, сәүдә иткән, – диде ул. – Ике катлы йортта яшиләр. 1929–1930 елларда бабайны Әтнәгә алып китәләр, йорт-җирне, мал-туар, кош-кортны да алалар. Бары бер тавык кына качып кала. Анасы, апасы, минем булачак әти Зөлкәрам урамда басып калалар. Бабайны өч айдан кайтаралар, ә өй юк. Аның беренче хатыныннан булган малае Үзбәкстанда яши. Аларның авылдагы өйләре буш тора. Менә шул йортта урнашалар.”
Даяр әтисе турында аеруча горурланып сөйли. “1942 елның 25 августында аны армиягә алалар. Артиллерия полк мәктәбендә укый, оптик разведка батареясына билгеләнә. Агач башына менеп дошман турында хәбәр итеп тора алар”.
– Әтинең фронтта төшкән фоторәсемнәре бик күп, – ди Даяр. – Разведчикларның фотоаппаратлары да булган. Җай килгәндә үзләрен дә төшергәннәр.
Дошманны җиңүгә зур өлеш кертә Зөлкәрам Хөсәенов. Баш командующий, Советлар Союзы Маршалы И.Сталин кул куйган Рәхмәт хатлары, башка бүләкләр шул турыда сөйли. Агач башына менеп дошманны күзәткәндә аларның үзләрен дә үлем сагалый, дошман снайперы теләсә кайсы минутта чүкеп төшерергә мөмкин. Андый хәлләр дә аз булмагандыр.
Менә шулай үлем белән янәшә йөргәндә авылдан борчулы хатлар ала Зөлкәрам. Анда калган якыннарын кимсетергә маташалар, Хөсәен бабайның үткәнен искә төшереп торучылар табыла, байлар нәселе, янәсе.
Сугышка кадәр Зөлкәрам Хөсәенов Курск шәһәрендәге сәүдә техникумында укый. Сугыш башлану сәбәпле, диплом алырга өлгерми. Әмма тырышлыгы югалмый, 1948 елның 14 гыйнварында аңа дипломны почта аша җибәрәләр. Болары – сүз уңаеннан. Русчасы да, татарчасы да бик яхшы була аның.
Авыл советы рәисенә хатны русча яза ул. Монысы да тикмәгә генә булмагандыр: кем белән эш итүен аңласын дигәндер! Һәм хатында бер генә начар сүз дә кулланмый, андый түбәнлеккә төшми. “Кадерле иптәш, үземнең хатымда сезгә зур үтенечне җиткерәм, – дип мөрәҗәгать итә ул. – Без тылыбызның ару-талусыз хезмәте нәтиҗәсендә кайчандагыга караганда да әйбәт киенгән, тамагыбыз тук. Фашист ерткычларын аның үз территориясендә кууны дәвам итәбез һәм якын киләчәктә соңгы өнендә, ягъни Берлинның үзендә тар-мар итәчәкбез. Мин хәзер Берлиннан 60 километрда гына.
Менә шундый шатлыклы вакытта, җиңү сәгате бик якын чакта, без яңа сулыш алып дошманны көчәйтелгән темп белән кууны дәвам итәргә телибез. Менә шундый вакытта тирән тылдан хәбәрләр нервларны какшата”.
Автор хатын йомшак кына итеп: “Минем үтенечемне какмавыгызны һәм миңа җавап бирүегезне сорыйм”, – дип тәмамлый.
Зөлкәрам Хөсәенов сугыштан исән-сау кайта, райкомда эшли. 1957–1959 елларда Шурабашта колхоз рәисе була. Аннан соң да Яңа Кенәрдә җаваплы вазыйфалар башкара.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ul-kocle-kese-annan-iasau-darte-borkelep-tora