Яңа Кырлайда Ат көнендә бизәлгән җигүле атлар ярышында кем 1нче?
Җигүле атларны бик матур итеп бизәп алып килгәннәр иде. Арча районы Курса Почмак авылыннан Хәлил Хәсәнов 1 нче урынны алды. 30 елдан артык ат тота инде ул. Җигүле аты белән алган призлары күп. Ярата ул сюрпризлар ясарга. Кашовкасында самоварында чәе кайнап торыр. Авылдашы Илсур Галиәкбәров гармунда уйнап җырлар. Күңелле!