Ат көне"ндә иң кызыгы - "Аударыш" ярышыдыр, диләр күпләр. Атлар өстендәге егетләрнең үзара тартышканын якыннан карап торасың. Кем кемне ат өстеннән өстерәп төшерә!
Президент та кызыксынып карап торды. Безнең районнан Курса ягыннан атчылар Венер Исмәгыйлев, Илнур Рамазанов та үз көчләрен, осталыкларын сынап карадылар.
Уңышлар бар. Илнур Рамазанов 3нче урынны алды.
Ә менә лениногорскиларга җитүче юк! Чөнки аларда бу спорт төре белән махсус шөгыльләнәләр. Инде менә ничә ел рәттәр Лениногорск егете Динар Хәйбриев 1 нче урынны ала.
Молодец! Котлыйбыз! Арчаларга да махсус әзерләнергә иде.