Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Аның рәсемнәрен карарга кирәк
“Казан арты” тарих-этнография музеенда рәссам Рәшит Гаимов белән очрашу булды.
Очрашуны музейның туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин алып барды. Ленар очрашуларны эчтәлекле итеп алып бара белә. Аны рәхәтләнеп тыңлыйсың. “Рәшит Хәмит улының балачагы Ашытбашта үтә, чөнки аның әнисе Гарифә шушы авылдан”, – дип сөйләде ул. Рәссам Казанда туса да һәм әтисе Башкортстаннан булса да, ул Арча ягын якын итә, үзенең туган ягы итеп саный. Ашытбаштан туганы Равил Рәхмәтуллин да килгән иде. “Бүген дә Рәшит абый авылга кайта, аралашып торабыз”, – дип сөйләде Равил.
Рәшит Гаимов күптән түгел Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем алды. Аның картиналарын Татарстанда, Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә беләләр. Күренекле рәссам-график Рәшит Хәмит улы Россия һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. Казан сәнгать училищесын, аннан Чувашстан педагогия институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.
Без дә көзнең бер матур көнендә якташ рәссамыбыз белән якыннанрак танышырга, рәсемнәрен карарга музейга җыелдык. Рәшит Гаимов Арчада тарихи музей барын ишетеп, элемтәгә үзе чыга. Һәм менә, ул көн килеп тә җитә – очрашу һәм күргәзмә ачылу мизгелләре. Матур очрашу булды ул. Казаннан халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, Фешин исемендәге премия лауреаты Альфред Шәймәрданов һәм башка хөрмәтле кунаклар кайтты. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов рәссам Рәшит Гаимовка үзенең сурәтләрендә татар халкының тарихын, туган ягына мәхәббәтен чагылдырганы өчен олы рәхмәтен белдерде.
Рәшит Гаимов иҗатының төп темасы – татар халкының тарихы, дастаннар һәм риваятьләр. Берничә ел рәттән ул татарның “Идегәй” дастаны буенча иллюстрацияләр сериясе өстендә эшли. Монда Алтын Урда сугышлары чоры тасвирлана. Бу дастан татар халкының рухи мирасының әһәмиятле бер өлеше булып тора. Шуңа да Рәшит әфәнде алынган бу эшкә. Монда бит тарихи әһәмиятле мәгълүматлар! Геройлык, батырлык, дуслык, туган җиргә мәхәббәт. Әлбәттә, әсәрне, тарихны өйрәнмичә рәсем ясап булмый. Рәшит Гаимов белән дә шул турыда сөйләшеп тордык. “Минем төп тема – тарих, – ди ул. – Үткәннәрне сурәт итеп кәгазьгә төшереп мәңгеләштерү. Алар өйдә түгел, музейда сакланырга, күргәзмәләргә куелырга тиеш. Халык үз тарихын белсен”. Аның абыйсы Фәрит тә оста рәссам. Бүген дә Рәшит әфәнде иҗат итә, Казанның 11нче музыка мәктәбендә балаларны рәсем сәнгатенә өйрәтә. Мәктәпнең директоры Анжелла Гургенидзе да кайткан иде. Ул үзләрендә шундый күренекле рәссам эшләвенә бик куанып сөйләде.
Сурәтне ул офорт стиле белән ясый. Гади генә әйткәндә, калайга очлы әйбер белән башта сурәтнең эскизын ясый. Аннан азот кислотасын эшкә җигә. Һәм килеп чыккан сурәтне махсус станок ярдәмендә кәгазьгә төшерә. Аның рәсемнәре тарихи чыганакларга нигезләнеп эшләнә. Ул тарихны сурәтләрдә мәңгеләштереп калдырырга тырыша. Арча тарихына да багышланган сурәтләре бар. 71 яшьтә. Улы бар. Рәшит абыйның картиналарын күрәсегез килсә, музейга килегез. Алар кызыклы, башкаларныкына охшамаган.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/anyn-rasemnaren-kararga-kirak