События

“Тау башына салынгандыр безнең авыл...” 06.10.2022

“Тау башына салынгандыр безнең авыл...”

Һәркемгә таныш булган “Туган авыл” шигырен бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзенең туган авылы Кушлавычка багышлап яза.

Районыбыз авыллары буенча сәяхәтебезне тәмамлап, ямьле җәйнең соңгы көннәренең берсендә, Кушлавыч авылына юл тоттык. Максатыбыз – гадәттәгечә, авыл турында язма әзерләү һәм авылга багышланган җырга клип төшерү.

Авылда безне клуб мөдире Фәния Хәнәфиева белән Тукай музее мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина каршы алды. Очрашуның беренче минутларыннан ук аларның үз авыллары, шушы авылда яшәүче кешеләр турында горурланып, яратып сөйләүләре соклану уятты.

“Казан артындагы күпсанлы эреле-ваклы авыллар арасында Кушлавыч аерым урын алып тора, чөнки ул дөньяга татар халкының бөек улы Габдулла Тукайны биргән авыл. Сер түгел, кайбер кешеләр аның туган авылын Кырлай дип белә. Безнең музейга хәтта Кушлавыч турында ишетмәгән, кайсы тарафта урнашканын да белмәгән кешеләр килә. Музей белән танышкач, аптырап та калалар. Сөекле шагыйребезнең безнең авылда тууы, күпмедер яшәве, районыбыз авылларында булуы – безнең өчен зур горурлык”, – ди 26 ел Кушлавычта Габдулла Тукай музей-йорты мөдире булып эшләүче Ләйлә Мөхәммәтшина.

Кушлавычта Тукайның җиде буын бабасы муллалык иткән. Әтисе Мөхәммәтгариф та Кышкар мәдрәсәсен тәмамлап, туган авылы Кушлавычка икенче мулла булып кайта. 1930 елларда мәчетнең манарасын кисеп, башлангыч мәктәп итәләр. Гасыр азагында иске мәчет бинасын сүтәләр. Хәзер ул урын койма белән әйләндереп алынган һәм “Монда Тукайның җиде буын бабасы муллалык иткән” дигән игълан тактасы куелган.

“Авылыбыз яши, шунысы куандыра, – дип сүзгә кушылды Фәния Хәнәфиева. – Янәшәдә генә Иске Өҗем авылы урнашкан. Бер авыл кебек, дус, тату яшибез. Авылдашлар күпләп мал асрыйлар. Казанга, Арчага барып эшләүчеләр дә бар. Төп мәктәп, балалар бакчасы, мәчет эшли”.

Авыл җырына клип төшерү, авыл белән танышу өчен урамнар буйлап киттек. Клипта Флера Гыйззәтуллина сүзләрен, Луиза Батыр-Болгари көен язган Кушлавыч авылына багышланган җырны бик матур итеп Иске Җөлби егете Рөстәм Бикчәнтәев башкарды. Рөстәм Арча педагогия көллиятенең музыка факультетында соңгы курста укый.

“Алар бөтен гаиләләре белән җыр-моңга гашыйк, – дип сөйләп китте Фәния Хәнәфиева. – Әтисе баянда уйный, җырлый, әнисе шулай ук җырлый. Икесе дә укытучылар. Сеңлесе Чулпан төрле бәйгеләрдә катнашып, дипломант исеменә лаек булды. Безнең клубта бер генә чара да алардан башка үтми. Арчада да еш чыгыш ясыйлар. Гаилә бәйрәмнәрендә бик теләп катнашалар. Минеп төп таянычларым алар”.

Бай эчтәлекле Габдулла Тукай музей-йорты белән танышканнан соң шагыйрьнең туган нигезенә юл тоттык. Бүген Тукайның нигезендә аның бюсты тора. Йортны туганнары 100 сумга сатып, үзен Җаек шәһәренә җибәрәләр. Бүген Тукай яшәгән йортның бердәнбер фоторәсемен музейда гына карарга була. Тукай нигезе белән янәшә әле нәни Апуш булып йөргән вакытларының шаһите – шомырт агачы исә бүген дә горур рәвештә үсеп утыра. Телләре булса, ниләр сөйләр иде икән бүген бу тарихи агач?!

Тукай нигезеннән ерак түгел, тау астында, авылның бик матур урынында “Мулла чишмәсе” челтерәп ага. Бергәләп шунда юл тоттык. “Чишмәнең кайчан барлыкка килүе билгесез, – дип чишмә тарихы белән таныштырды Ләйлә Мөхәммәтшина. – Шулай да Кушлавыч авылы тарихына багышланган язмаларга караганда, бөек шагыйребез Габдулла Тукай үзе һәм аның исеме белән бәйле бик күп шәхесләр бу чишмәдән су алганнар. Тукайның җиде буын бабалары үз нигезләренә якын чишмәне карап, чистартып торганнар. Габдулланың бабасы Мөхәммәтгалим мулла чишмәне төзек итү өчен аеруча күп көч куйган. Авыл халкы аны бик хөрмәт иткән һәм бу чыганакны “Мулла чишмәсе” дип атаган. Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә нәни Габдуллаҗанны “Мулла чишмәсе” суы белән коендырган. Кушлавыч авылыннан киткәнче  булачак шагыйрь шушы чишмә суын эчеп үскән”. Тарихы ерак үткәннәргә барып тоташса да, чишмә бүген дә караулы, чиста, төзек. Чишмәне матурлауга “Таттелеком” җәмгыяте, авыл халкы зур өлеш керткән. Тирә-юне койма белән әйләндереп алынган, яңартылган манарасы белән әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торучы чишмәнең суы да эчеп туйгысыз. Бүген ул авыл халкының гына түгел, килгән кунакларның да яратып йөри торган урынына әйләнгән.

Кызганыч, бүгенгесе көндә Кушлавычта бөек шагыйребез белән бәйле бер генә бина да сакланмаган. Бары тик зиратта әтисе Мөхәммәтгарифнең кабере генә бар. Әлеге каберне музей мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина карап, чистартып тора.

Кушлавыч авылында нәни Апуш нибары дүрт ай хәсрәтсез яшәп калса да, авыл халкы Тукай рухын саклап, шагыйрь белән бәйле тарихи ядкәрләрне барлап, бөек Тукай якташлары булуы белән горуланып яши.


https://www.youtube.com/watch?v=RXih3k02LIk


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tau-basyna-salyngandyr-beznen-avyl


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение