Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
«Ул безне күкрәге белән каплады, сез әле яшь, яшисегез бар. Без җиңәргә тиеш», диде
5 октябрь көнне Арчаның Сарай-Чокырча авылы халкы якташлары – батырларча һәлак булган капитан Айрат Галәветдинов белән хушлашты (»Шәһри Казан »).
«Россия хәрбиләре Украинада махсус хәрби операция барышында батырлык, хәрби осталык һәм үз бурычына тугрылык үрнәкләрен күрсәтә. Шуларның берсе – Арча егете, 39 яшьлек Айрат Галәветдинов». Якташыбызның батырлыгы хакында Россия Оборона министрлыгы җибәргән телеграммады шулай дип хәбәр ителә.
Арча егете Украина хәрби көчләре танкын, бик күп милләтчеләрне юк иткән. Батырлык үрнәге күрсәткән хәрби турында аның якыннары белән сөйләштек.
– Кайгылы хәбәр. Авылдашыбыз, үз тормышын хәрби хезмәткә багышлаган егетебез махсус операция барышында бурычын үтәгәндә һәлак булган. Күңеле кушуы буенча Айрат тормышта катлаулы һәм бик тә кирәкле Ватан сакчысы юлын сайлады. Ул һәркемгә чын батырлык, ныклык һәм тугрылык үрнәген күрсәтте. Соңгы сулышына кадәр биргән антына тугры калып, яшь буынга батырлык, ныклык, ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәтте. Авылдашлары күңеленә дә ул шундый булып кереп калыр. Айратның әнисе Мәдинә, әтисе Габделәхәтнең, бертуган энесе һәм сеңлесенең авыр кайгысын уртаклашам. Йөрәк сыкрый. Ходай сабырлык бирсен аларга, – диде безгә
Арчаның Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина.
Рәмзия ханым егетне, мәктәптә укыган чакта бик акыллы, тыңлаучан, карусыз егет иде, дип мактады.
– Алар 1990 елларда Лаешның Нармонка авылыннан килеп урнашты. Бөтен кеше Айратны бары яхшы яктан гына искә ала. Гади, бик тырыш гаиләдән ул. Украинада күрсәткән батырлыгы турында ишеткәч, бик горурландык. Мәктәптәге Юнармия хәрәкәтенә батыр егетебезнең исемен бирергә уйлыйбыз, – дип сөйләде ул.
Батальон командиры Айрат Галәветдинов Кызыл Лиманда барган коточкыч бәрелештә ротасы белән камалышта калган. 14 кеше булганнар: дүртесенең снаряд шартлавыннан гомере өзелгән. Исән калган ун егетнең берсе Айратны соңгы юлга озатырга да кайткан. Елый-елый: «Ул безне күкрәге белән каплады, сез әле яшь, яшисегез бар. Без җиңәргә тиеш», – дип сөйләгән ул комбатны искә алып.
Алия Галәветдинова абыйсының ихтыяр көченә кечкенәдән үк соклануын, аны һәрчак үрнәк итеп алуын сөйләде.
– Гаять гаилә җанлы кеше булды. Үзенең, безнең балаларыбыз өчен үлеп торды. Кечкенә чакта ук холкы чын хәрбиләрнеке кебек иде, аз сүзчән, әйткән сүзен төгәл үти торган. Дуслары өчен җанын ярып бирергә әзер егет иде ул. Безне гел берләштереп, туплап торган кеше булды. Яшь аермабыз – ун ел. Ләкин ул сизелмәде. Мәктәпне тәмамлагач, хәрби булырга хыялланды. Әти-әни аның бу уена каршы төште, ләкин аларга әйтмичә генә Казанга китеп имтиханнар тапшырган. Ул елны керә алмасам, армиядән соң барыбер керәчәкмен, диде. Аллаһының ярдәме белән Казан артиллерия училищесына укырга керде. Аны тәмамлагач, төрле шәһәрләргә җибәрделәр. Әле дуслары да аның турында ул үз эшенең фанаты иде, хезмәттәшләре өчен җан атты, диләр. Әлмәт кызы Гөлназ белән гаилә корды. Соңгы елларда Оренбургта яшәделәр. Ике уллары бар, олысы МЧСның уку йортында укый, кечесе 6нчы сыйныфта, тормыш иптәше медик. Гел кайтып йөрделәр. Бик борчылдык абый өчен, ләкин үзен чын батырларча күрсәтәчәгенә һич шикләнмәдек. Без аның белән горурланабыз. Әлбәттә, шундый батырлык күрсәткән кешеләр турында яшьләр дә белеп торырга тиеш. Аның Украинага китүен икенче абыем, мин һәм әтием генә белде. Әнигә әйтмәскә кушты Айрат абый. Борчырга теләмәдек. Ватсап аша хәбәрләшеп тордык. Үлгән хәбәре килгәч кенә хәбәр иттек, – дип сөйләде хәрбинең сеңлесе Алия.
Айратның әнисе Мәдинә апага бик саклык белән генә шалтыраттык. Иң авыр вакыты, газизеңне соңгы юлга озатудан авыр сынау бар микән бу дөньяда.
Мәдинә апа елый. Тынычлык, аяз күк йөзе тели-тели елый. Яшәргә дә яшәргә иде бит әле, дип өзгәләнә ана кеше улы турында искә алып.
– Артиллерия училищесында бик теләп, тырышып укыды. Артыннан йөрүче булмады, зирәк, мөстәкыйль бала булды. Ни генә булмасын барыбер хәрби булам дип хыялланды. Торса да, ятса да гел шул һөнәре турында сөйләде. “Кайнар нокта”ларда булды. Таҗикстан, Сирия, 2014 елда Украинада булды. Күп санлы медальләре, орденнары бар, – ди Мәдинә апа. – Герой булырга хыялланды, герой булып кайтты да яшәгән нигезенә. 23 сентябрьдә шартлатканнар аларны. 25 сентябрьдә безгә үлү хәбәре килде. 5 октябрь көнне җир куенына иңдердек. Табутны ачтыртмадылар. Үзем дә теләмәдем, өйдән ничек елмаеп чыгып киткән иде, хәтеребездә шулай саклансын. Хәзерге вакытта егетләребезнең, Айратның хезмәттәшләренең җиңел хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуын телим. Илләр-көннәр тыныч, күкләр аяз булсын!