Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Арча Мәдәният йортында “Хәтер чылбыры” дигән алтынчы район фольклор фестивале үтте.
Максаты – татар традицион мәдәниятен саклау, талантлы үзешчән коллективларны барлау, аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу, халыкка рухи мирасны ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү.
Фестивальдә репертуарында халык иҗаты әсәрләре булган фольклор коллективлар һәм ялгыз башкаручылар, халык музыка уен коралларында уйнаучылар катнашты. Яшьләре чикләнмәгән. Коллективлар моңарчы аз билгеле булган фольклор әсәрләрнең этнографик үрнәкләрен, шулай ук халыкның көнкүрешеннән алынган йола күренешләрен, гаилә бәйрәмнәрен, төрле уеннардан торган композицияләрне, халык җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр. Әмма репертуарның башкару-чыларның яшь үзенчәлекләренә, милли киемнәрнең халык традицияләренә туры килүе, фольклор әсәрне башкару традицияләре саклануы шарт итеп куелган булган.
Фестиваль берничә номинация буенча үтте. Халык җыры (лирик, уен җырлары, бишек җыры, такмак һ.б.), халык биюе, инструменталь музыка (гармун, гөслә, кубыз, курай, сорнай, мандолина, думбра һ.б), фольклор этнографик күренеш, татар халкының борынгы уеннары.
– Барлыгы 60 гариза килде. Дүрт номинация буенча 23 номер сайлап алынды. Алар гала-концертта чыгыш ясау хокукын яулады, – диде район Мәдәният йорты җитәкчесе Айрат Нурьязанов.
Без гала-концертта булдык һәм һәр чыгышны алкышлап карадык. Җыр, бию, музыка коралларында уйнау – барысы да сокландырды. Районыбызда талантлы өлкәннәребез, аларга алмашка килүче яшьләребез бик күп. Аерым башкаручылар да, ансамбльләр дә татар халкының борынгы, әмма һәрберсе хит булып кереп калып, бүгенге көнгә кадәр сак-ланып килгән җырларын алганнар. Ул көйләр әле дә күңелләргә үтеп керә. Өлкән буын кешеләренең генә түгел, яшьләрнең дә. Чөнки, чыгышлардан күренгәнчә, хәзер яшьләр дә элеккеге җырларга басым ясый.
Ә фольклор күренешләргә килгәндә, коллективлар моңа кадәр ишетелмәгәннәрен алырга тырышканнар. “Сыер саклау”, “Орчык өмәсе”, “Бәрәкәтле мич котлау”, “Кыз урлау күренеше”, “Баланың беренче чәчен алу” кебек йолаларга тукталганнар.
“Чишмәгә суга бару” күренеше күңелгә ятышлы чыкты. Тиз генә әйләнеп кайту нияте белән кызлар чишмәгә суга китә, шунда ук гармуннар тартып егетләр килә, җыр-бию, уеннар башлана, ахыр чиктә кич җитә. Кара-каршы җырлаулар, биюләр, уеннар белән вакыт үткәне сизелми дә кала.
“Кияү мунчасы” күренешен мини-спектакль кебек әзерләгәннәр. Уен-көлке, шаяру – барысы да кергән. Бер нәрсәгә аеруча игътибар иттем – ул да булса, киленне сынау. Мунчадан чыгышына аяк астына көянтә куйдылар. Читкә алып куйса, килен уңган, атлап чыгып китсә, ялкау була икән. Бу юлы килен уңган булып чыкты.
“Мич котлау” күренешен беренче тапкыр күрәм. Элекке заманда очрашу, аралашу өчен нәрсәләр генә уйлап тапмаганнар. Әллә сәхнәгә куючылар үзләре уйлап чыгарганмы? Ничек кенә булмасын, үзенчәлекле килеп чыкты. Яңа салынган мичне котларга дип күчтәнәчләр күтәреп хатын-кызлар килде. Хуҗабикә яңа мичтән күпереп пешкән икмәген алды. Мич, икмәккә мәдхия җырланды. Мичнең бер алдына, бер артына чыгып мактадылар. Гади мич, ә аның турында күпме табышмак, тиз әйткеч, матур сүзләр. Исең китәрлек. Эзләгәннәр, тапканнар бит.
“Кыз урлау” күренешен башкачарак, серлерәк булыр, дип күз алдына китергән идем. Матур чыкты, әмма нәрсәдер җитмәде. Урлауга ошап бетмәде, дип әйтимме. Бераз көчәйтеп җибәрсәләр, бу күренеш тагын да уңышлырак чыгачак. Элек кыз урлаулар булган, әмма моңарчы аны йола буларак сәхнәдән күргән булмады. Шуңа яңалык итеп эләктереп алыргадыр, бәлкем?
Әби-бабайлардан калган шундый йолаларны искә төшереп, сәхнәгә кую, аларны яшь буынга җиткерү – үзе матур күренеш. Яшьләр өчен алар сәеррәк булып тоеладыр. Әмма һәрберебез өчен элек тормышта булган, бүген фольклор күренешләр буларак кына сакланып калган бу әйберләр чын истәлек, тормыш ядкәре.
Лауреатлар
“Халык җыры” номинациясендә
Дамир Шәйхиев (Урта Сәрдә)
Зөлфирә Сәлахиева (Иске Иябаш)
Ранил Гарипов (Яңа Кырлай)
“Туым җондызы” ансамбле (Сәрдәбаш)
“Сердәш” фольклор коллективы (Орнашбаш)
Ләйлә Моратова (Утар Аты)
Зифа Вәлиева (Иске Чүриле)
Ильяс Гарипов (Хәсәншәех)
Рәйсә Батталова (Штерә)
“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле (Питомник)
“Инструменталь музыка” номинациясендә
Рөстәм Сабиров (Наласа)
Раяз Галиуллин (Иске Кишет)
“Халык биюе” номинациясендә
Фәридә Хаҗиева (Мирҗәм)
Раилә Минһаҗева (Өчиле)
Нурзадә Зиннәтуллина (Мөндеш)
“Фольклор күренеш” номинациясендә
“Якташлар” коллективы – “Ямьле чишмә буйлары” (Үрнәк)
“Сөмбел” фольклор коллективы – “Сыер саклау” (Симетбаш)
“Сәйлән” фольклор коллективы – “Орчык өмәсе”(Иске Ашыт)
“Өммегөлсем” халык фольклор коллективы – “Кияү мунчасы” (Ташкичү)
“Гәүһәр” фольклор коллективы – “Бәрәкәтле мич котлау” (Байкал)
“Яшьлегем тугае” коллективы – “Кыз урлау” (Яңа Кенәр)
“Чордашлар” халык фольклор коллективы – “Кич утыру” (Шура)
“Уракчы кыз” – “Баланың беренче чәчен алу” йоласы (Якты Көн)