События

Ул спорт белән яшәде һәм яши 24.10.2022

Ул спорт белән яшәде һәм яши

Ягъфәр абый, бүген, авырыксанмагыз, редакциягә килеп китә алмыйсызмы дигәч, килермен, мин карт түгел ич әле, диде. Менә нинди оптимист кешеләр бар!

Ул спорт дип яшәде һәм яши!

Педагогия хезмәте ветераны, физик тәрбия буенча атказанган хезмәткәр Ягъфәр Шәмиев Казаннан бүләкләр белән кайтты. Татарстан Республикасының төбәк ветераннар иҗтимагый оешмасының юбилей тантанасында 54 ел педагогик стажлы Ягъфәр Зыятдиновичны котладылар. “Хезмәт династиясе” номинациясендә ноутбок белән бүләкләнде. Шәмиев-Мөхәмәтҗановларның (үзе, хатыны, кызы, оныклары, бертуганнары) гомуми педагогик стажы 772 ел!

Арчада Ягъфәр Шәмиевне гел очратып торабыз. Күбрәк  Арча стадионында. Я йөрергә төшә ул, я йөгерә, я чаңгыда шуа...  Яшь бит әле. 84 кенә тула! Ягъфәр абый, сөбханалла, гел хәрәкәттә. Ул үзенең хезмәт юлы турында тулы бер папка туплаган. Анда күпме мәгълүмат! Ә беренче битенә чаңгы ярышыннан фотосын куйган. Фотода күкрәгенә “Чаңгы юлы – 2022” дип язылган  15043нче номер беркетелгән.

Хәле шәп!

Арча стадионында үткән чаңгы ярышлары турында күп тапкырлар язган бар. Финишка килгәч, ветераннарның хәлен сорамый калмыйм. “Күреп торасыз!” – дип сүзне кыска тота Ягъфәр абый. Чаңгыда йөзе алсу төскә кергән ветеранның, дөрестән дә, хәле шәп! “Көн саен диярлек чаңгыда йөрим. Шөгыльләнмәсәң, ярышта катнашып булмый”, – ди ул. Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов та ветеранны спорт чараларына дәшә. Чаңгы ярышлары башланыр алдыннан ветеран хезмәткәрләргә уңышлар тели, аларны чаңгы шуарга өнди. Төрле очрашуларда да катнаша. Ягъфәр абыйның сөйләр сүзе күп. Зур тормыш юлы үтелгән. Күрсәтерлек җиңүләре, медаль, значоклары күп. Ул очрашуларда яшьләрне даими спорт белән шөгыльләнергә чакыра, физик хәрәкәт кешенең тәнен, күңелен сәламәтләндерә дип, мисаллар белән кызыктырып сөйли, мәктәпләрдә осталык дәресләре алып бара. Ветеранны шахмат ярышларында да күрәсең. Әйе, Ягъфәр Зыятдиновичның “Минем елларым – минем байлыгым” дип сөйләр истәлекләре күп...

Ул 1938 елның 7 ноябрендә Буа районы Адав-Толымбай авылында туган. 7 бала үсә алар. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң 1964 елда юллама белән Арча районына эшкә кайта. Шулай итеп ул гомерлеккә Арча районында кала. Башта Арчаның 2нче мәктәбендә, аннан 1нче мәктәптә һәм 1967 елдан Арча педагогия училищесында физик тәрбия укытучысы булып эшли башлый. “Шул елны, мин эшкә килгәнче, Арча педагогия училищесында РСФСРның Мәгариф министрлыгы зур тикшерү үткәрә, – дип сөйли Ягъфәр абый. – Шул елдан башлап Мөнәвир Гәрәевич җитәкчелегендә училищеның матди-техник хәлен ныгыту буенча зур эшләр башкарылды. Бина ныклап төзекләндерелде, Арча тарихында яңа спорт залы, янкорма, студентларның тулай торагы төзелде. Ә инде 80-90нчы елларда директор Илдус Сәгъдиев җитәкчелегендә училищеның физик тәрбия юнәлеше буенча матди-техник базасы тагын да ныгыды, Татарстанда иң яхшы спорт мөмкинлекләре бездә иде. Әнә шундый яңарыш, төзү, төзекләндерү шартларында (җиңел булмаган шартларда!) мин – яшь белгеч эшкә тотындым. Ә нәрсәдән башларга? Иң элек директор Мөнәвир Гәрәевич белән кадрлар мәсьәләсен хәл иттек. Эшкә яшь белгеч Габделхәй Фәйзрахманов килде. Без аның белән ике чаңгы базасы булдырдык. Бу эшләр укытучылар, студентлар ярдәме белән башкарылды. Менә дигән чаңгы базалары килеп чыкты! Бар җиһазга номер сугылды. Мин андый базаларны башка бер җирдә дә күргән булмады. Чаңгы шуулар бары тик махсус спорт киеме һәм башлыклар белән генә үткәрелде. Барлык студентлар да дөрес итеп чаңгыда йөрергә өйрәнде. Тренировкалардан соң юыну өчен студентларга кайнар су белән душлар эшләнде. Һәр төркем аерым төстәге футболкалар киде. Бу эшләрне оештыру, башкару өчен күпме тырышлык, энергия сарыф ителгән!”

Беренче җиңүләр күренә башлый

 Беренче уңышлар, җиңүләр күренә башлый. 1971 елда (ә ул эшкә 1967 елда кайта) Арча педагогия училищесы командасы Татарстанның “Спартак” спорт оешмасы беренчелегенә оештырылган ярышта 1нче урынны ала! Тренеры – Ягъфәр Шәмиев!

– Минем хезмәттәшем Габделхәй Фәйзрахманов волейболчылар белән эшли, – дип сөйли Ягъфәр Зыятдинович. – Ул вакытта районда Арча студентларына җиңәм дип уйнарлык лаеклы, көчле волейболчылар командасы юк иде. Ә андый командалар кирәк. Габделхәй Гыйниятович командасын Яңа Кенәргә волейболчылар командасы белән очрашуга алып барды. Ул вакытта Яңа Кенәрдә сәләтле физкультура укытучысы Хөсәен Сабитов эшли иде. Бу очрашулар Арча студентлары волейбол командасының психологик һәм техник-тактик әзерлеге мәсьәләсен хәл итте. Команда республикада җиңүләре белән сөендерә башлады. 1986 елда Габделхәй Гыйниятович волейболчылар командасы Махачкалада үткән ярышта 2нче урынны алып кайтты!

Ветеран Җәүдәт Хәсәнов җитәкчелегендәге баскетболчылар командасы турында да яратып сөйләде. “Җәүдәт Абдуллович тәвәккәл, эшлекле, максатчан кеше иде, – дип истәлекләре белән уртаклашты. – 1982 елда Россиянең урта педагогия уку йортлары командалары арасында Җәүдәт Абдуллович студентлар командасы 1нче урынны алды! Бу Арча педагогия училищесының беренче зур уңышы”.

Ягъфәр Зыятдинович баскетболчылар белән дә эшли. 2000 елда республика педколледжлары командалары арасында 2нче урынны алуга ирешәләр. 1998 елда Чебоксарда республика данын яклыйлар.

Арча педагогика көллиятенең ихтирам белән искә алырлык физик тәрбия укытучылары күп. Алар турында да алга таба сөйләрбез әле. Җиңел атлетика командалары белән эшләгән Бари Бакиров үзе генә дә ни тора! Россия күләмендә 1нче урыннарны алулары турында озак сөйләп булыр иде. Сүзебез Ягъфәр Зыятдинович турында бит әле!

Ягъфәр Зыятдинович җитәкчелек иткән елларда (1967-1999 еллар)  Арча педагогия училищесы физик тәрбия укытучылар коллективы үсеш чоры кичерә. Аның эшен дәвам итүче физик тәрбия белгечләре шулай ук Арча педагогия уку йорты данын югары тоталар, республика, Россия күләмендә уңышларга ирешеп торалар.

Ул XXIIнче җәйге Олимпиада уеннарын караган

Ягъфәр абый балачактан чаңгы ярышларында беренче урыннарны алып килгән спортчы. Хәтта ул 1980 елда Мәскәүгә барып, XXIIнче җәйге Олимпиада уеннарын карау бәхетенә ирешә. Спортчы йөрәге түзми шул... Арча командасы составында Татарстанның “Уңыш” спорт оешмасы оештырган чаңгы эстафетасында чемпион булулары, җиңел атлетика кроссында, чаңгы, волейбол, ГТО, шахмат, кул көрәше ярышларында,  хәтта “Уйна, гармун!” конкурсында җиңүләре – бар да зур тырышлык, осталык бәрабәренә ирешелгән.  1993 елда “Татарстан Республикасы урта һөнәр уку йортлары арасында иң яхшы физик тәрбия укытучысы” дигән смотр-конкурста 1нче урынны алуы да хәтер сандыгында саклана.

Өлгер дә кеше инде Ягъфәр абый! “Автобабай–2021” бәйгесендә 2нче урынны алды!  Ел да үткәрелә торган массакүләм чаңгы юлы ярышларында  катнашмый һәм ветераннар арасында урын алмый калмый! Афәрин!

Мактаулы исемнәрен һәм зур бүләкләрен ул 11не санап күртәтте.  РСФСРның халык мәгарифе отличнигы (1978 ел), ТАССРның иң яхшы физик культура хезмәткәре (күкрәк билгесе 1985, 1991 еллар), Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре (1993 ел) һ.б. 2000 елда исеме Татарстан Республикасының спорт алдынгылары китабына, Буа һәм Арча энциклопедияләренә (2010 ел) кертелә һ.б.

– Без спорт дип яшәдек һәм яшибез. Башкаларга да шуны киңәш итәм, – дип әйтергә ярата Ягъфәр абый.

Ягъфәр Зыятдинович хатыны Венера ханым белән ике кыз тәрбияләп үстерде. Укытучылар гаиләсе. Кызлары Гөлнара – табибә, Диләрә – укытучы. Әниләре Венера апа вафат инде. Кызлары, без әти белән әнинең үзара тавыш күтәреп, кычкырып сөйләшкәннәрен дә ишеткән булмады, дип әйтәләр. Ягъфәр абый бакчасында эшләргә, балык тотарга ярата.

 Һәр иртәне күнегүләр белән башлаган Ягъфәр абыйга операция дә кичерергә туры килә. Операциядән соң табибка күренергә бара. Табиб аның анализларын карый да, ә кайда бабай, дип сорый. “Менә бабай каршыгызда утыра, зурлап юбилеен уздырды (80 яшен)”, – дип җавап бирә героебыз. Шуннан табиб сикереп торып, ветеранның кулларын кыса.

Без дә ветеранның кулын кысабыз. Балалар, оныклар куанычы белән исән-сау яшәргә язсын! Районыбыз әнә шундый кешеләре белән күркәм.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kiser-cogender-kabesta-kaisy-sirkatlar-in-kup-igucelar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение