События

Хәтерлисезме?... Үзегезне таныдыгызмы? 27.10.2022

Хәтерлисезме?... Үзегезне таныдыгызмы?

“Арча хәбәрләре“ газетасын укучы хөрмәтле иптәшләр! Заманында озын-озак еллар зәңгәр экраннарда мин сезне “Хәерле кич, хөрмәтле иптәшләр!“ дип сәламли идем.

Казан телевидениесе студиясенең балалар редакциясе Арча районының алдынгы мәктәпләренең берсендә “Уңыш бәйрәме“ннән күчмә телевизион станциясе ярдәмендә зур тапшыру яздырып күрсәтте. Фотоархивымда сакланган фоторәсемнәр шул тапшыруның мизгелләрен чагылдыра. Гомер узган саен һәркем мәктәп елларын сагынып искә  ала, классташларны күреп сөйләшү теләге артканнан-артадыр дип уйлыйм. Бу рәсемнәрдәге егетләр һәм кызлар бүген инде танылган шәхесләр булганнардыр. Әлбәттә, үзегезне таныгач, шул вакыттагы истәлекләр хәтерегездә яңаргандыр, сабакташларыгызны, укытучыларыгызны кабат күз алдыннан кичергәнсездер. Шушы рәсемнәргә бәйле хатирәләрне район газетасы редакциясенә язып җибәрсәгез, әйбәт булыр иде. Теләгегез булса, шул фотоларны электрон форматта үзегезгә дә җибәрә алабыз.

Барлык газета укучыларга исән-имин тормыш, уңышлар теләп хөрмәт белән




 Рөстәм Нәбиуллин,

 Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре,

Татарстан телевидениесенең элеккеге дикторы


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/xaterlisezme-uzegezne-tanydygyzmy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение