События

Арча көрәшчеләре Сабадан биш алтын медаль, бер көмеш, бер бронза медаль алып кайтты 28.10.2022

Арча көрәшчеләре Сабадан биш алтын медаль, бер көмеш, бер бронза медаль алып кайтты

Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, татар көрәшенә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды. Ярышка Саба, Лаеш, Арча, Теләче, Балтач, Мамадыш районнарыннан 2005-2006, 2007–2008, 2009 елларда туган һәм яшьрәк 120дән артык яшүсмер килгән иде. Беренче-өченче урыннарны алучыларга Грамоталар, Фәргать Нәбиуллин фотосы төшерелгән медальләр, акчалата призлар тапшырылды. Нәтиҗәләр:

2005-2006 нчы егетләр арасында:

80 кг нан югары:

Муратов Динияр (АПК, тренерлары Фазылзянов Илшат., Һидиятуллин Фәнил.)

Вәлиәхмәтов Әмир (АГТТ, тренеры Галиев Рәис.)

2007-2008 нче егетләр арасында:

70 кг нан югары:

Шакиров Булат (АСОШ N6, тренеры Һидиятуллин Фәнил)

2009 нчы елгы hәм аннан яшьрәк егетләр арасында:

Файзрахманов Аяз (32 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов Марат.)

Хәсәнов Марат (50кг, Иске Чуриле мәктәбе, тренеры Галиев Рәис.)

Галлямов Данил (60кг, АСОШ N6, тренеры Һидиятуллин Фәнид)

Юсупов Илсаф (80 кг, Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров Илүс.)Котлыйбыз! Молодцы!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-korascelare-sabadan-bis-altyn-medal-ber-komes-ber-bro...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение