События

Лаеклы бүләк иясен тапты 03.11.2022

Лаеклы бүләк иясен тапты


Арча Укучылар сарае методисты, “Нур” балалар телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова олы бүләккә лаек булды.

Аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән “Татарстан Республикасы яшьләр политикасы өлкәсенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Зөлфирә белән без күптәннән, комсомол заманыннан ук таныш. Ул вакытта яшь, энергия ташып тора. Әмма еллар үтүгә карап, Зөлфирә үзгәрмәде. Шундый ук баскан урынында ут уйната торган булып калды. Сокланам мин аңа. Нинди генә эшкә тотынмасын, барысын да башкарып чыга. Журналист та түгел үзе, әмма нинди журналистлар әзерли! Ничә еллардан бирле бит инде! Кайберләре хәзер республика матбугатында, телевидениедә эшли. Зөлфирә Зарипова оештырган “Нур” телестудиясе даны еракларга таралды. Социаль челтәрләрдән күзәтеп барсаң, Зөлфирә укучылары белән я Алтайда, я Пермьдә, я Сочида, тагын әллә кайларда. Бәйгеләрдә катнашалар. Берсеннән дә призлы урыннарсыз кайтмыйлар!

Әмма бүген сүз Зөлфирә Маннаповнаның үзе турында. Моңа кадәр   аралашу һәрчак “Нур” телестудиясенә килеп тоташа иде. Шуңа бу юлы әлеге темадан читкәрәк китәргә булдык. Бераз гына, чөнки Зөлфирә ханым белән “Нур” – икесе бербөтен. Анда шөгыльләнүчеләргә ул үзенең балалары кебек карый, алар өчен җанын бирергә дә әзер.

Кайчан карама, йөзендә елмаю балкый Зөлфирәнең. Авырлыкларны да ул елмаеп җиңә, уңышларга да елмаеп шатлана. Менә әле дә бүлмәгә елмаеп килеп керде. Сөйләшеп киттек. Аның белән аралашуы да җиңел, рәхәт. Тәмле итеп сөйли, сәгатьләр буе авызына каратып тора белә ул. Бу юлы да шулай булды. Күптәннән танышлар булсак та, минем өчен дә аның тормышының күп өлеше яңалык иде.

Әтнә районының (ул вакытта Арча районына керә иде) Яңа Шимбер авылыннан ул. Әнисе сарыклар караучы, берничә тапкыр район Советы депутаты итеп сайлана, “Почет билгесе” ордены иясе. Әтисе дә терлекче, социалистик хезмәт алдынгысы. Кыз Түбән Көектә сигезьеллык мәктәптә укый. Бишкә генә тәмамлый. Укыган елларында ук дружина советы рәисе, вожатый, активист була. Юрист булырга хыяллана. Шушы хыялын тормышка ашыру өчен башкалар кебек Күлле-Кимегә түгел, Олы Әтнәгә барып рус сыйныфында укырга тели. Тик физика укытучысы Фәрдия Хәбибуллина аңа: “Синнән яхшы укытучы чыгачак. Арча педагогия училищесына бар”, – дип тәкъдим ясый.

Шуның сүзе белән Зөлфирә абыйсына ияреп Арча педучилищесына документларын тапшырырга китә. Шунда беренче каршылык белән очраша һәм нинди нык характерлы булуын күрсәтә.

– Алтынчы сыйныфта укыганда авырган идем мин. Кабул итү комиссиясендәге хатын документларым белән танышканда шул хактагы белешмәгә тап булган. Мондый диагноз белән алмыйбыз, диде. “Юк, мин укыйм. Алайса, директорга керәбез”, – дидем. Шунда завуч (ул чакта завуч иде) Илдус Сәгъдиев чыкты. “Бишкә генә мәктәпне тәмамладым. Мине алмаска тырышалар”, – дидем аңа. “Ничек инде алмыйсыз? Физкультурадан махсус төркем бар, шунда билгеләгез”, – диде Илдус Абдрахманович. Үземнең үҗәтлегем белән студент булдым. Беренче елны бик авырга туры килде. Республика чигендәге татар авылыннан килгән бала, рус теле авыррак бирелде. Беренче семестрда бер өчлем чыкты. Хәтерлим әле, шуны төзәтәм дип каникулга да кайтмадым. Дүрткә төзәттем дә, – дип искә төшерде ул елларны Зөлфирә.

Гел елмаеп торганга сыйныф җитәкчесе Ринат Алмаев аны “Кояш” дип йөртә башлый. Бу хакта белгәннәр әле дә Зөлфирәгә “безнең кояш” дип дәшәләр. Чыннан да, кайчан карама, кояш кебек балкып тора ул. Эчендә ниләр булганын үзе генә белгән вакытларында да йөзеннән елмаю китми.

Педучилище тәмамлаганнан соң кызны Түбән Көеккә башлангычлар укытырга җибәрәләр. Читтән торып институтта укый. “Тельман” колхозына комсомол секретаре итеп билгелиләр. Аннан партиягә алалар. Хуҗалык җитәкчесе Әгъзам Борһанов авыл Советы рәисе булырга да тәкъдим ясый. Тик кыз әнисе киңәшен тотып каршы килә. Аннан Арчага комсомол оешмасының икенче секретаре итеп чакыралар. Тик Зөлфирәне һаман да юристлыкка тарта.

– Милициягә эшкә урнашам, дип Казанга киттем. Анда да хәрби табиблык комиссиясе йөрәгемдә булган авыруны белеп алды. Таныша, аралаша торгач, комиссия рәисе безнең кода булып чыкты. Ул мине бу уемнан кире кайтарды. 1986нчы еллар. Группировкалар вакыты. Авыр чор иде ул. Киңәшен тотып кайтып киттем, – диде Зөлфирә.

Ә көзен аны тагын район комсомол комитетына чакырып алалар. Укучы яшьләр һәм балалар белән эшләү буенча өченче секретарь итеп эшләргә тәкъдим итәләр. Алай гына да түгел, кире уйларга урын калдырмыйлар, машина биреп әйберләрен дә алып килергә булышалар. Дүрт ел эшли кыз. Курыкмыйча, туп-туры итеп үз сүзен әйтә белүе аркасында “ут кыз” дигән кушамат та тагалар үзенә.

– Иң истә калган, кызыклы елларым комсомолда эшләгән чорым булды. Кичәләр оештырдым, театрда уйнадым. Чаралар уйлап табарга ярата идем. Укучылар, һөнәри уку йортлары студентлары белән төрле бәйгеләр үткәрдем. Аннан мин Пионерлар йортында эшли башладым. Балалар оешмасын җитәкләдем. Инновацион технологияләр кертү методы килеп чыккач: “Әйдә, телестудия оештырып җибәр”, – диделәр. Бер камера гына бирделәр. Булдыра алмас та китеп барыр, дип уйлаганнардыр. Ә мин булдырдым! Балалар җыйдым да, Аллага тапшырдым. Аллага тапшырдым, дип башлаган эш һәрвакыт уңышлы була ул, – диде Зөлфирә Зарипова.

Оператор итеп 7 сыйныфта укучы Азат Шәриповны ала. Иң беренче булып Укучылар сарае турында тапшыру әзерлиләр. Бу 2008 елда була. Шул ук елның декабрендә Президент чыршы бәйрәмендә Республика Президенты Минтимер Шәймиев каршында балалар телестудиясен тәкъдир итәләр. Шушы көнне аңа “Нур” дигән исем бирәләр. Хәзер декабрь аенда аның туган көнен билгеләп үтәләр.

Икенче елны ук Чебоксарда үткән “Иделдә очрашулар” дигән халыкара бәйгедә икенче урынны алып кайталар. Азат “Алтын каләм” бәйгесендә “Иң яхшы оператор” исеменә лаек була. “Көтмәгән идек”, – диделәр миңа.

Зөлфирә үзе дә бер дә иренми, төрле бәйгеләрдә катнаша. “Ел хатын-кызы” бәйгесендә зона этабында җиңә, ике тапкыр “Иң яхшы өстәмә белем бирү методисты” бәйгесендә җиңеп, грант ота, “50 инновацион идеяләр” бәйгесе җиңүчесе дә була.

– Шулай эш белән мәшгуль булып кияүгә дә 32 яшьтә генә чыктым, – ди Зөлфирә елмаеп. – Ишнарат авылыннан агроном булып эшләгән минем комсомолым Радик белән танышып, гаилә дә кордык. Арчага килгәч ул милициягә керде. Ике балабыз туды. Хәлил дә, Зөһрә дә телестудиядә чыныгу алдылар, әмма... ул юнәлештә китмәделәр, – диде Зөлфирә. – Кызым стоматолог, улым минем хыялымны тормышка ашырды, юрист булды. Икесе дә Казанда яшиләр, әлегә гаиләләре юк.

Зөлфирә Арчага алып килеп, җиде ел кайнатасын, биш ел үз әнисен тәрбияли. Иртән эшкә өлгерергә, кичен өйгә кайтып җитәргә уңай булсын дип 50 яшендә машинага утыра. Моның өчен аларга рәхмәт, ди.

Зөлфирә ничек бүлмәгә елмаеп килеп керде, шулай чыгып та китте. Чөнки аны инде укучылары көтеп тора иде.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/laekly-bulak-iiasen-tapty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение