События

Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды 05.11.2022

Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды

24 октябрьдә Арча педагогика училищесында озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова белән татар телендә “Әлифба“ китабын чыгарган, татар теле китаплары һәм методик әсбаплар язган легендар шәхес Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның туган көне иде.

Көллияттә әлеге шәхесләрнең истәлеген кадерләп саклыйлар. Биредә дөньяда бердәнбер “Әлифба“ музее урнашкан. Октябрь аенда гомумән Сәләй агага багышланган төрле чаралар уздырдылар. Республиканың урта махсус уку йортлары студентлары командалары арасында шахмат турниры уздыру тарихи вакыйга булды, дисәк тә ялгышмабыз.

– Бу көнне дулкынланып көттек, – ди директор Гөлнара Гарипова. – Чөнки мондый дәрәҗәдәге ярыш беренче тапкыр уздырыла. Сәләй ага үзе дә шахмат уйнарга яраткан. Әлеге уенга бөек шәхесләр дә югары бәя биргән: “Мин шахматны шуның өчен яратам, чөнки бу яхшы ял: ул башны эшләргә мәҗбүр итә“. Л.Тостой. “Шахмат – логик өстәл уены, ул үзендә сәнгать, фән һәм спорт элементларын берләштерә, җирдә иң борынгылардан, һәрвакыт корольләр һәм аристократлар уены булып саналган“. В. Сухомлинский.

Гөлнара Фидаилевна чакыруны җавапсыз калдырмаганнары өчен командаларга (алар 18 иде) рәхмәт әйтте, матур уен теләде. 

– Гөлнара Фидаилевна әлеге турнир турында Сабантуйлар вакытында ук сүз кузгаткан иде, – ди баш хөкемдар Сөләйман Галиуллин. – Әзерлек бик яхшы. Мондый ярышлар шахматны үстерүгә ярдәм итә.

Сөләйман Галиуллин соңгы елларда көллияттә Гөлнара Рәшитова истәлегенә багышлап уздырыла торган турнирга (ул Яңа ел ялларында үтә) әзерлек башлануын да әйтте. Узган ел анда 70тән артык кеше катнашса, монысында 100дән артык шахматчы катнашырга теләк белдерүен әйтте.

Педагогия хезмәте ветераны, физик тәрбия буенча атказанган хезмәткәр Ягъфәр Шәмиев Сәләй ага белән шахмат уйнауларын искә алды.

Менә шулай күтәренке рухта башланып китте ярышлар. Командалар составы бер кыз һәм бер егеттән тора иде. Уен нәтиҗәләре экранда чыга барды. Егетләр арасында Арча педагогия  көллиятенең 3нче курс студенты Айдар Ганиев иң күп очко җыеп беренче урынны яулады. Әлеге көллият данын 3нче курс студенткасы Илсинә Харисова да яклады. Алар командасы икенче урында.

Командалар арасында Яшел Үзән шәһәренең механика көллияте җиңүче булды. Казан шәһәренең энергетика техникумы командасы өченче урында.

Хөрмәтле кунаклар арасында республиканың танылган спортчысы Павел Грачев та бар иде. Ул үзе инглиз теле һәм тарих укытучысы. Шахмат уйнарга яратам, ди. Казанда узган Универсиадага багышлап бер иптәше белән велосипедта дөнья буйлап сәяхәт итәләр, сигез айда 23 мең 865 километр юл узалар. Мондый кешеләргә ничек сокланмыйсың!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/legendar-saxes-istalegena-turnir-uzdyryldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение