События

Без сезнең белән горурланабыз 09.11.2022

Без сезнең белән горурланабыз

28 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Мәскәүдә мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” берләштерелгән Милли чемпионаты узды.

3 “алтын” һәм 1 “бронза”

Чемпионатта Татарстан җыелма командасы икенче урын яулады. Катнашучылар Мәскәүдән 50 алтын, 45 көмеш, 28 бронза медаль алып кайтты. Медальләр санын тулыландыруга Арча педагогия көллияте дә зур өлеш кертә.

“Арча педагогия көллияте “Абилимпикс” хәрәкәтендә 2018 елдан бирле катнаша. Безнең көллият “Ыргак белән бәйләү” һәм “Энә белән бәйләү” юнәлешләре буенча төбәк этапларын үткәрү бенча мәйданчык булып тора, – ди уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Мусина. – Әлеге юнәлешләр буенча мәйданчык буларак көллияттән Милли чемпионатта 6 кеше катнашты. Аларның өчесе алтын, берсе бронза медаль яулады. Ә көллият данын Ләйлә Гайнетдинова һәм Раушания Гайнетдинова яклады. Студентлар арасында “Ыргак белән бәйләү” юнәлеше буенча Ләйлә алтын медальгә лаек булды”.

Ыргак белән бәйләү остасы

Ләйлә Гайнетдинова Арча педагогия көллиятен тәмамлаган. Бүгенге көндә Урта Курса мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. “Мин Сарай-Чокырча авылыннан. 8нче сыйныфка кадәр Урта Курса мәктәбендә укыдым. Аннан соң укуны Арча педагогия көллияте каршындагы гимназия сыйныфларында дәвам иттем. 9нчы сыйныфтан соң көллият студенты булдым. Ә көллиятне тәмамлагач, Урта Курса мәктәбенә укытырга кайттым. Шулай итеп, Урта Курса белән Урта Курса арасында Арча педагогия көллияте тора”, – ди Ләйлә.

“Абилимпикс” чемпионатына аны көллият укытучысы Фәридә Гайнетдинова алып килә. “Гимназия сыйныфларында укыганда Фәридә Габбасовна бездә хезмәт дәресләре укытты. Нәкъ менә ул миндә ыргак белән бәйләүгә мәхәббәт тәрбияләде, – дип искә ала Ләйлә. – Ә ыргак белән бәйләү теләге миндә кечкенәдән булды. Миңа 10 яшь тирәсе булгандыр, туганнан туган апамның туачак баласына бик матур әйберләр бәйләвен күрдем. Шуннан кызыксынып, үзем дә бәйләп карадым. Тик ул вакытта барып чыкмады. Ә көллияттә без салфеткалардан башлап өстәл җәймәләре, уенчыкларга кадәр бәйләдек”.

Мәскәүдә Ләйлә рюкзак бәйли. “Бәйге биремен авыр булды, дип әйтмәс идем, – ди алтын медаль иясе. – Биремнәр алдан билгеле була. Баштарак безгә башка бирем чыкты. Анысы минем өчен авыррак иде. Мин гел күңелдән ниндидер могҗиза булсын иде дә безнең биремне үзгәртсеннәр иде, дип теләдем. Инде соңгы мизгелдә диярлек рюкзак бәйлисез, дип әйткәч, бик шатландым”.

“Абилимпикс” хәрәкәтендә Ләйлә 2019 елдан бирле катнаша. Ул вакытта ул көмеш медаль яулый. “2019 елда алтын медальне бер егет яулады. Шул вакытта ук без үзебезгә алтын медаль яуларга дигән максат куйдык һәм быел шул максатыбызга ирештек, – ди Ләйлә горурлык хисе белән. – Мин мөмкинлекләре чикле кешеләр өйдә бикләнеп утырырга тиеш түгел, дип саныйм. Үзеңне дөньяга күрсәтергә, танытырга кирәк. “Абилимпикс” чемпионаты безгә зур мөмкинлекләр ача, сәләтеңне үстерергә ярдәм итә. Мин чемпионатта бик теләп катнашам. Минем сеңлем дә “Абилимпикс” чемпионатында катнаша. Ул “Повар эше” юнәлеше буенча көчен сыный. Киләчәктә мин үземне башка юнәлешләр буенча да сынап карарга телим”.

Уңышлар сиңа, Ләйлә!

Чемпионатка әзерләнү – зур хезмәт

 Арча педагогия көллияте укытучысы Фәридә Гайнетдинова “Ыргак белән бәйләү” юнәлеше буенча “Абилимпикс” чемпионатының милли эксперты булып тора. Аның бүлмәсендә дистәләгән бәйләгән сумкалар, рюкзаклар. Һәрберсен кем бәйләгәнен белеп, һәрберсе белән аерым таныштыра тәҗрибәле остаз. “Менә бусын Ләйлә бәйләде”, “Бусы Раушания эше”, “Бу рюкзакны Мамадыштан җибәрделәр, бусын – Балык Бистәсеннән”. Милли эксперт буларак ул Арча педагогия көллияте мәйданчыгыннан Татарстан данын яклап чыгыш ясаучы һәр катнашучы өчен җаваплы булып тора.

“Сайлап алу этабын Арча, Балык Бистәсе, Минзәлә, Мамадыш катнашучылары үтте. Алар Мәскәүдә Милли чемпионатта чыгыш ясады, – ди Фәридә Гайнетдинова. – Без Татарстан Республикасы медальләр җыелмасына 3 алтын һәм 1 бронза медаль китердек. Чемпионатка әзерләнгән вакытта катнашучылар әйберне берничәне бәйли. Башта сыйфатны яхшыртабыз, аннан соң тизлек өстендә эшлибез. Чемпионатка әзерләнү – ул зур тырышлык сорый торган хезмәт”.

Куйган тырышлыклары бушка китми остазның. Фәридә Гайнетдинова әзерләгән катнашучылар ел саен медальләр белән сөендереп торалар. Моның өчен, беренче чиратта, чемпионатка әзерләнү өчен мөмкинлекләр тудырган җитәкчелеккә рәхмәтле Фәридә ханым. “Аллага шөкер, бөтен мөмкинлекләр дә бар, эшлә генә, – ди ул. – Эш өчен кирәк булган барлык материалларны Казандагы үзәктән җибәреп торалар. Без сорыйбыз гына. Көллиятебез директоры Гөлнара Гарипова, мәйданчык җитәкчесе Лилия Мусина һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Җиңүләребез, ирешкән уңышларыбыз, медальләр – ул безнең уртак тырышлык. Барысы өчен дә рәхмәт”.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bez-seznen-belan-gorurlanabyz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение