События

Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул 13.11.2022

Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул

Онытылган гореф-гадәтләрне

Яңартабыз хәзер көннән-көн.

Уен йолалары, җыр-биюе

Һәр киләчәк көнне бизәсен.

Мәктәпкәчә яшь – баланың шәхес булып формалашу чоры. Бу вакытта бала тирә-юньне, кешеләрне танып белә, аның һәр нәрсәгә үз фикере, үз карашы формалаша. Сабый үзен кызыксындырган һәр сорауга җавап табырга, һәр нәрсәне аңларга тырыша.

Федераль таләпләр буенча, без – тәрбиячеләр, иң элек баланы шәхес итеп тәрбияләргә, аның шәхси үзенчәлекләрен искә алып, кызыксынучанлыгын, иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, эшкә өйрәтеп, акыл хезмәте өчен кирәкле шартлар, мөхит тудырырга тиеш.

Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдына да китереп булмый. Ә балачактагы иң истәлекле, иң кызыклы әйбер – ул уеннардыр, мөгаен. Уен ул – балалар тормышында иң мөһиме, иң кирәклесе, баланың төп эше.

 Халкыбызның милли уеннары тел байлыгын үстерүгә, аны баетуга шактый өлеш кертә. Шуңа да без ул уеннарны кече яшьтән үк сабыйларны матур сөйләмгә өйрәтүдә отышлы алым буларак кулланабыз. Милли уеннарга урын бирү балаларны бер-берсенә тагын да якынайта, дуслаштыра, милли яктан үсү өчен көч бирә. Аларны уйнар өчен катлаулы кагыйдәләр, кыйммәтле уен кораллары да кирәк түгел, бары тик теләк һәм җитезлек кенә сорала. Уеннарда шобага салу, санамыш әйтүләр балаларда кызыксыну уята, күңелләрен күтәрә. Җырлы-биюле, түгәрәкле уеннар балаларның зәвыгын арттыра, әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләүгә булыша. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан халык уеннары балаларда үз көченә ышану, бердәмлек, ярдәмләшү, кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул.

Һәрберебез яратып уйнаган уеннарыбызны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез. 

 Түбәтәй. 
        Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр: 


Түбәтәеңне кигәнсең, 
Бик ераклардан килгәнсең,

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, дигәнсең. 
Кушымта: Түп – түп-түбәтәй, 
Түбәтәең укалы. 
Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды. 
Җыр ахырында түбәтәй кемдә калса, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, әтәч булып кычкыра һ.б.) Уен шулай дәвам итә. 

         Миңлебай. 
         Балалар түгәрәк уртасына бер бала сайлап чыгаралар. Үзләре кулга-кул тотынышып, түгәрәк буйлап жырлап йөриләр: 
Без йөрибез әйләнеп, 
Син уртада, Миңлебай, 
Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай. 
         Кырыйдагы балалар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса, хәрәкәт күрсәтә: 
Бер болай, бер болай, 
йә, кыланыгыз шулай. 
         Балалар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар: 
Бер болай, бер болай, 
Моны эшләү бик уңай. 
         Уртадагы бала түгәрәктән берәүне уртага чыгара да, бергә әйләнеп, үзе аның урынына баса. Уртага кыз бала чыгарылса,түбәндәгечә әйтәләр: 
Без йөрибез әйләнеп, 
Син уртада, матуркай. 
Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай. 
Уен шулай дәвам итә. 
        Илебезнең киләчәге яңа буын кулында. Балаларны чын шәхес, социаль тормышта үз урынын табарга сәләтле, җәмгыять өчен файдалы кеше итеп тәрбияләүдә мәгариф оешмаларының, гаиләнең бурычы зур. Туган телен, туган халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белгән бала гына толерант, һәр яктан камил шәхес буларак формалаша. Беренче   балалар бакчасы милли белем һәм тәрбия бирү процессына менә шулай комплекслы якын килә.

Әлфинур Гыйльметдинова 

Гөлназ Сәгыйтова

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/xalyk-uennary-itezlekka-kocka-ziraklekka-synau-ul


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение