События

Ярдәмнең артыгы юк 18.11.2022

Ярдәмнең артыгы юк

Без барыбыз да аларның исән-сау хәрби бурычларын үтәп кайтуларын көтәбез.

Арча муниципаль районы башкарма комитеты 2022 елның 9 ноябрендә “Татарстан Республикасының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариаты тарафыннан өлешчә мобилизация һәм иреклеләр буенча хәрби хезмәткә чакырылган Арча муниципаль районы хәрби хезмәткәрләре гаиләләренә өстәмә ярдәм чаралары турында“ карар кабул итте.

Әлеге карар нигезендә, өлешчә мобилизация буенча һәм үзе теләп хәрби хезмәткә киткән хәрби хезмәткәрләрнең балалары балалар бакчаларына йөргән өчен түләргә кирәк булмаячак.

Районның гомумбелем учреждениеләрендә 1–11 сыйныфларда укучы балалары  көнгә ике тапкыр бушка ашый.

Мәктәп яны лагерьларында көндез йөрүче балалар өчен ата-ана взносы түләтелми.

Район мәгариф идарәсе карамагындагы өстәмә белем бирү программалары буенча учреждениеләрдә дәресләргә (түгәрәкләр, секцияләр һ.б.) йөрү бушлай.

Район мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге карамагындагы учреж-дениеләрдә дәресләргә (түгәрәкләр, секцияләр һ.б.) йөрү бушлай. Шулай ук чаңгы, тимераяк һәм велосипедлар прокатка бушлай бирелә.

Югарыда әйтелгән ярдәм чаралары, хәрби комиссариат биргән белешмә нигезендә, хәрби хезмәт үткән чорда күрсәтелә.

Мондый гаиләләргә өстәмә ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты да карар кабул иткән иде.

Әлеге карар нигезендә, өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучының гаиләсендә бала туса, бу гаиләгә бала кирәк-яраклары бүләк комплекты гаиләнең уртача җан башына керемен исәпкә алынмыйча бирелә.

Өлешчә мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр салым түләүне вакытлыча туктатып торалар. Алар 2021 ел өчен транспорт салымыннан азат ителде. Ташлама бер транспорт чарасы өчен каралган.

Мондый гаиләләрдәге пенсионерлар һәм 60 яшькә җиткән ирләр, 55 яшькә җиткән хатын-кызларга санаторий-курорт дәвалануы өчен юлламалар беренче чиратта бирелә.

Әлеге гаиләләрдәге өлкән яшьтәге кешеләргә һәм I–II төркем инвалидларга социаль хезмәтләр бушлай күрсәтелә.

Бу гаилә әгъзаларын өлкән яшьтәге һәм инвалидлар йорт-интернатларына, психик  тайпылышы булган гражданнар өчен билгеләнгән йорт-интернатларга, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәкләренә урнаштырганда өстенлек бирелә.

Инвалид бала булган гаилә әгъзаларын тернәкләндерү үзәкләренә кабул иткәндә өстенлекле хокук бирелә.

Татарстан Республикасының дәүләт һөнәри белем оешма-ларында урта  буын белгечләр әзерләү программалары буенча йөреп укучы студент булган гаилә әгъзасы көнгә бер тапкыр бушлай ашатыла.

7 яшьтән 17 яшькә кадәр  балалары булган гаиләләргә ял оешмаларына юлламалар беренче чиратта бирелә.

Шушы көннәрдә район башлыгы Илшат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район хакимиятенең башка җаваплы хезмәткәрләре өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган райондашларыбызның гаиләләрендә булдылар. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iardamnen-artygy-iuk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение