События

Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды 23.11.2022

Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды

19 ноябрьдә Арча, Балтач, Кукмара районнарыннан зур колонна булып Луганскида махсус хәрби операциядә булган ир-егетләргә гуманитар ярдәм киткән иде.

21 ноябрьдә гуманитар ярдәмне алып китүчеләрдән “Илтеп тапшырдык, кайтыр юлга чыктык”, – дигән хәбәр алдык. 22 ноябрьдә 21 сәгатьтән соң алар кайтып җиттеләр. “Аллаһка шөкер, җыелган ярдәмне илтеп тапшырдык. Үзебезнең авылдан, күрше-тирә авыллардан берничә егет белән күрештек. Егетләрнең дә күңелләре булды, безнең яннан китәселәре дә килмәде. Юл күрсәтеп баручы кукмараларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу бару соңгысы булмасын иде. Ярдәм җыюны шул ук урында дәвам итәбез”, – диде Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов.

Арча районы хакимияте гаражында иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар: 2202 2032 5819 0588, Аглиев Руслан Ахлиманович исемендәге  Сбербанк картасы 89625562525 номерына беркетелгән (СБП бар).


https://www.youtube.com/watch?v=A_Fe_A2XaoQ


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raionybyzdyn-kitkan-iardam-mobilizaciialangannarga-tapsyry...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение