События

«TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды 22.11.2022

«TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

20 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында «TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары актив катнашты.

"Театр сәнгате" номинациясендә Минашаева Эльза (укытучысы  Ахунова Л.Г.) I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Эльза диплом һәм 30 мең күләмендә сертификат белән бүләкләнде.
"Фортепиано" номинациясендә безнең иң яшь, талантлы укучыбыз Мөхәммәдьярова Диана (укытучысы Рәхмәтуллина Э. Ф.) II дәрәҗә лауреат исемен яулады һәм диплом белән бүләкләнде. Шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең рәсем һәм халык уен кораллары бүлеге укучыларын катнашучы дипломнарына лаек булулары белән котлыйбыз.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/tat-ars-tan-konkurs-xarakate-kysalarynda-uzgan-ias-talantl...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение