События

Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее! 26.11.2022

Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее!

Бүген, 26 ноябрь көнне якташыбыз, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе лауреаты Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее!

Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Хәерле озын гомер, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез бервакытта да саекмасын. Һәркемгә кирәк булып алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын!

Галиуллин Рөстәм Госман улы 1987 елның 26 ноябрендә Наласа авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әнисе Нурсия татар теле һәм әдәбияты, ә әтисе Госман математика укытучысы. Зур хөрмәткә лаек булган укытучылар гаиләсендә ике апасына кадерле энекәш булган Рөстәм балачагын бик бәхетле үткәрә. Ул туган авылында урта мәктәп тәмамлый.. Мәктәптә укыганда һәр Наласа малае кебек татарча көрәш, волейбол һәм башка спорт төрләре белән кызыксына. Рөстәм Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына укырга керә. Шул елларда “Әллүки” әдәби-иҗат берләшмәсе утырышларына йөри башлагач, иҗат дөньясына тартыла. Университетта укыган вакытында ук ул “Чаян” журналында, “Шәһри Казан” газетасында эшли башлый.

Рөстәм Галиуллин – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан телләрен үстерү, “Идел яшьләр үзәге”, Татарстан язучылар берлеге оештырган бәйге – “Иделем акчарлагы”нда проза әсәрләре буенча 2006 елда 1 урынга, 2007 елда Гран-прига лаек булды. 2007 елда әдәбият һәм фән өлкәсендәге уңышлары өчен Арча якташлык җәмгыяте премиясе бирелде.

Ул 2009 елда Татарстан Журналистлар союзына алына. Шул ук елда Татарстан Журналистлар союзы белән берлектә “Татмедиа” агентлыгы оештырган Х11“Бәллүр каләм–2009” журналистлар бәйгесенең “Ел ачышы” номинациясендә җиңү яулый. 2009 елда публицистика жанрында ирешкән уңышлары өчен Арча район хакимиятенең Гариф Ахунов исемендәге беренче дәрәҗә әдәбият премиясенә лаек була. Ул “Әхәт батыр” хикәясе белән 2010 елның иң яхшы “Чәчмә әсәр” номинациясендә өченче урын алды. Рөстәм Госман улы 2009 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм КДУ аспирантурасында укуын дәвам итә.2010 елның 1 ноябреннән – “Казан утлары” журналында бүлек мөхәррире. 2018 елдан «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналларының баш мөхәррире. «Идел» журналы баш мөхәррире (2011—2014), ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, гыйльми сәркатибе (2015—2018). Муса Җәлил премиясе лауреаты (2015). ТР журналистлар (2009 елдан) һәм язучылар (2009 елның 22 сентябреннән) берлекләре әгъзасы.


Якташыбыз 2012 елның 25 декабрендә “Тәүфикъ Әйди иҗаты: жанр типлары һәм образлар системасы” дигән темага филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә диссертация яклады. 2008 елда беренче китабы “Гипнозчы малай”, 2012 елда “Юлларда җил ак иде”, 2013 елда Мәскәүдә рус телендә “Одиночество” дигән китаплары дөнья күрде. Аның әсәрләре рус, төрек, кыргыз, казакъ һәм башка телләргә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә Василий Аксёновның “Ленд-лиз балалары” романы, “Күз карасы” һәм “Җирән” хикәяләре тупланган сайланма әсәрләрен, Анатолий Егинның “Үзбәк хан” романын татарчага тәрҗемә итеп, аерым китап буларак чыгаруга иреште. Якташыбыз шулай ук Рауль Мирхәйдәровның “Җәяүле сәйран” романын, “Мартук” автобиографик повестен, “Җәяүле татар” һәм “Диңгез аша ялгыз” бәяннарын, Рөстәм Вәлиевнең “Дөнья гаме” романын, Айдар Сәхибзадәнең “Апологет” хикәясен, Салават Юзеевның “Үлгәннәрне бүлдермә” романын татарчага тәрҗемә итте. Әдәбият сөючеләр ”Казан утлары” һәм “Идел” журналларында ул әсәрләр белән танышу бәхетенә ирештеләр. Рөстәм Галиуллин Тәүфикъ Әйдинең роман, повестьлары, сәяхәтнамәләре, иҗат портретлары, публицистик мәкаләләре тупланган 4 томлыгын төзеп чыгарды. 2015 елда якташыбыз Рөстәм Галиуллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы премиясе бирелде.

Бүгенге көндә Рөстәм Галиуллин бик актив иҗат итә, аның тиздән язучы һәм тарихчы, педагог Таҗетдин Ялчыгол турында “Васыять”дип исемләнгән тарихи романы китап булып чыгачак.“Безнең мирас”журналының быелгы унберенче санында шул әсәрдән өзек бирелде, язмадан күренгәнчә бу роман бик мавыктыргыч әсәр булыр кебек. “Казан утлары” журналының соңгы санында басылып чыккан “Әдрән” дип исемләнгән бәянын барыбыз да бик яратып укыдык.

Ул барысына да өлгерә: төрле конференцияләрдә, очрашуларда чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклашу максатында илебезнең башка төбәкләрендә, чит илләрдә була, оештырылган экспедицияләрдә катнаша, өлкән язучылар тәҗрибәсен ныклап өйрәнә.

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение