События

Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котладык 28.11.2022

Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котладык

Бер очрашу – үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әле менә район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләүче ир-егетләр белән Миннәхмәт Рәис улы Сәгыйтьҗановны 70 яшьлек юбилее белән котлап алдык. Бик җор телле, юморга бай кеше ул юбилярыбыз. Аз гына вакыт эчендә күпме кызыклы хәлләрне искә төшердек.

– Бервакыт Ильяс белән (минем белән була инде) колхозларга киттек, – дип  сөйләп китте ул. – Азык  әзерләгән вакыт, юлда барганда яңгыр коя башлады. Бер колхоз идарәсенә кереп чыктык та, кайтырга булдык. “Нәрсә язармын инде?“ – дип борчыла Ильяс. “Без барып кергәндә колхоз рәисе белән баш агроном дым каплатып утыралар иде“, – дип язарсың, дидем.

– Тагын берсендә Казаннан вәкил кайтты. Мин совхозда директор. Вәкил фермаларны карап кайтыйк, ди. Бер торак артына чыксак бер зур үгез тирес  чокырына төшкән. Мөгезләре белән күзләре генә күренеп тора. “Что это такое?“ – ди вәкил. Мин әйтәм, без суяр алдыннан үгезләрне шулай тирес эчендә тотабыз, ите тәмле була, дим. “Да!“ – дип бик гаҗәпләнде бу.

Миннәхмәт Рәис улын районда күпләр белә, бик шәп белгеч, иң тәҗрибәле агроном, җир докторы. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан авыл хуҗалыгы институтында югары белем ала. Балтач районының “Правда“  колхозына баш агроном итеп билгелиләр. Аннан армиягә алына, кайткач шул ук эшен дәвам итә. Бераздан партком секретаре итеп сайлыйлар. 1985 елдан Арчада “Власть Советов“ совхозында директор, орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе. Бик күп яшь белгечләргә киңәшләре белән ярдәм итте, тәҗрибәсе белән уртаклашты.

– Миннәхмәт Рәисович кебек белгечләр белән эшләү минем өчен дә бәхет булды, – ди Ренат Гатиятов. – Үз эшен тирән белгән, зур җаваплылык хисе булган кеше ул. Без аның белән әле дә элемтәдә  торабыз.

Ренат Мансурович юбилярга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Хатыны Дания белән бер ул, бер кыз үстерделәр. Алмаз республика прокуратурасында, Гөлназ район хастаханәсендә эшли. Дүрт оныклары бар.

Һаман да шулай көр күңелле, сәламәт бул, Миннәхмәт Рәисович. Озак еллар балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, пар канатлар булып яшәргә язсын!


Ильяс ФӘТТАХОВ

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/minnaxmat-rais-uly-sagyitanovny-70-iaslek-iubilee-belan-ko...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение