События

Рузалия Насыйбуллина: “Укытучы булып туарга кирәк” 03.12.2022

Рузалия Насыйбуллина: “Укытучы булып туарга кирәк”

Кайсы гына һөнәрне алсак та, аңа юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган. Укытучылар үзләренә барлык сыйфатларны туплаган кебек: алар сабыр да, тырыш та, җитез дә, үҗәт тә, акыллы да, усал да, төгәл дә, зирәк тә.

Укытучы хезмәтенең тамырлары тирәнгә киткән, үзләренең эшләренә гашыйк, педагогик стажлары дистәләгән елларга сузылган укытучылар гаиләсе турында сүзем. Районыбызның Мәмсә авылында гомер итүче Рузалия Насыйбуллина – гомере буе укытучылык хезмәтенә тугры булып, үзеннән соңгы буында да әлеге юнәлешкә мәхәббәт тәрбияләүче шәхес. Бүген аның кызы, килене, кияве һәм оныгы – укытучылар.

Тәҗрибәле мөгаллимә

Рузалия ханым Арча районының Иске Йорт авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләдә алар алты бала була. Әниләре башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Әлеге хезмәтне күреп үскән кызның күңелендә укытучылык һөнәренә мәхәббәт кечкенәдән уяна. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. Белем алып чыккан яшь белгеч башта Яңа Кишет, аннан соң Ташкичү мәктәбендә эшли. Тормыш иптәше Камил белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Бүгенге көндә кадерле әти-әни генә түгел, яраткан әби белән бабай да алар.

“Ташкичү мәктәбендә эшли башлагач, биредә пионерия хәрәкәтенең сүлпән булуын күреп, мин директорга пионервожатый булам дигән теләк белдердем. 12 ел буе шул юнәлеш буенча эшләдем. Бик көчле эш алып бардык. Һәрвакыт алдынгы урыннарда идек. Шулай ук музыка дәресләре дә укыттым. Әтием оста баянчы булгач, мине дә өйрәтте һәм бу күнекмәләр хезмәт юлымда миңа бик булышты”, – дип  искә алды Рузалия ханым.

Төп эшеннән тыш, биш төрле түгәрәк алып бара ул. Җыр, бию түгәрәкләренә 60лап бала йөри. Фотога төшерү осталыгы буенча махсус курслар тәмамлап, әлеге өлкә белән кызыксынучы балаларны да туплый мөгаллимә. Кул эшләренә өйрәнергә теләүче укучылар да күп була. “Хәзер дә уйлап утырам, әлеге түгәрәкләрне мин күңел өчен эшләдем. Алар өчен миңа акча түләнмәде. Балалар өчен дә алар бушка иде”, – ди  ул.

Кысна мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы кирәк булганлыктан, Рузалия Насыйбуллина өч ел дәвамында 6 чакрым җәяү йөреп эшли. Тормыш иптәшен Арчага эшкә алып, яшәргә бирегә күченгәч, укытучы хезмәтен 3нче мәктәптә дәвам итә ул. Тик берничә елдан алар кабат Мәмсәгә кайталар һәм инде зур тәҗрибә туплаган укытучы Ташкичү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була. Соңрак Рузалия ханым Ташкичү урта мәктәбенең директоры итеп билгеләнә.

“Укытучы һөнәренә булган мәхәббәт миңа әнидән килде. Әнинең миңа әйткән сүзләре мәңге истән чыкмый. Кеше баласын рәнҗетмә, кыерсытма, икеле куйма, диде ул. Икеле – ул көчсез укытучының билгесе, дия иде. Укытучы булып туарга кирәк дип уйлыйм. Бу сәләт һәркемгә дә бирелми. Укытучы кеше ул актер да, режиссер да, психолог та, гомумән, һәрьяклап сәләтле кеше булырга тиеш”, – ди әлеге өлкәдә 38 ел стажы булган Рузалия Насыйбуллина.

Дәвамчы буын

Әлеге гаилә шәҗәрәсендәге укытучыларны саный китсәң, аларның саны 16га тула. Бүген укытучылар чылбырын дәвам итүче бишенче буын педагог – Рузалия ханымның оныгы. Динә Насыйбуллина Казан мәктәбендә биология һәм химия фәннәрен укыта. “Эшемне бик яратып башкарам”, – ди кыз.

Динәнең әнисе, Рузалия апаның килене Гүзәлия Насыйбуллина да укытучылар династиясен дәвам итүче. Ул Арчаның 2нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. “Мондый гаиләдә килен булуым белән бәхетле. Үрнәк алырлык остазларым бар. Балаларны, хезмәтемне яратам”, – ди ул.

Рузалия ханымның гел янәшәсендә булучы кызы Раилә һәм кияве Фәрит икесе дә әниләренең дәвамчылары. Алар Мәмсәдә гомер итә. Уллары бар. Яңа Кенәр мәктәбендә эшлиләр.

“Мин кечкенәдән табибә булырга хыялландым. Кешеләрне дәвалармын дип уйладым. Үсә төшкәч укытучы һөнәренә дә мәхәббәт уянды. Моның сәбәпчесе – әнием. Ул миңа вакытында дөрес киңәшләрен биреп, миндә укытучыларга хас сыйфатларны күреп алды һәм аларны үстерде”, – дип башлады сүзен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раилә Гарипова.


Рузалия ханым кызы өчен үрнәк алырдай кеше дә, өйрәтүче остаз да була. “Кызымда мәктәптә укыган вакыттан ук оештыру сәләте көчле иде, һәр өлкәдә дә бик актив булды. Син укытучы булырга тиеш. Әлеге һөнәр бервакытта да югалмый. Синнән менә дигән укытучы чыгачак дип, шул юнәлеш буенча китәргә өндәдем. Бүген дә сайлаган хезмәтенә тугры калып, минем киңәшемне тыңлаганына үкенми”, – дип уртаклашты Рузалия апа.

Әйе, Раилә ханым үкенми. 25 еллык стажы булган тәҗрибәле укытучы гына түгел, Яңа Кенәр мәктәбендә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары  вазыйфасын да башкара ул. Мәктәп мохитен, балаларны бик ярата, һәрвакыт үз өстендә эшләп, һөнәри биеклеккә омтыла. Тормыш иптәше Фәрит белән бердәм булып эшли алар. Икесе дә укытучы булгач, бер-берсен аңлап, бер-берсенә терәк булып яшиләр.

“Балаларны яратсаң, алар белән уртак тел таба белсәң, укытучы булуы авыр түгел. Сайлаган һөнәреңне яратып башкару да мөһим”, – ди чирек гасырлык тәҗрибәсе булган физкультура укытучысы Фәрит Гарипов.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ruzaliia-nasyibullina-ukytucy-bulyp-tuarga-kirak


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение