События

Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 92 ел! 01.12.2022

Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 92 ел!

Мәһдиев Мөхәммәт Сөнгат улы (1930-1995) — язучы, "Кеше китә — җыры кала", "Торналар төшкән җирдә", "Бәхилләшү" повестьлары өчен 1990 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Татарстанның халык язучысы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Гөберчәк авылында мулла гаиләсендә туа. Шәҗәрәсе буенча җиде буын ата-бабасы мулла нәселеннән булып, әтисе Сөнгат мулла большевиклар инкыйлабыннан соң мөгаллимлек эшенә күчәргә мәҗбүр була. 1937 елда ул кулга алына һәм «халык дошманы» дигән нахак мөһер сугылып, 1938 елның 5 гыйнварында атып үтерелә.

Мөхәммәт 1944 елда Сикертән дигән күрше авылда җидееллык мәктәпне һәм 1947 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, әтисе үрнәгендә шул ук районның Сеҗе авылы урта мәктәбендә укытучы-тәрбияче булып эшли башлый, аннары 1948-1950 елларда Саба районының Керәнне җидееллык мәктәбендә тарих фәне укыта. 1950—1954 елларда Балтыйк Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Гаскәри хезмәттән кайткач та, 1955-1960 елларда, Арча төбәге мәктәпләрендә укытучылык хезмәтен дәвам иттерә. 1959 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый.
1960 елда М.Мәһдиев Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурага укырга килә һәм аны тәмамлап, 1964 елның мартында «1917-1932 елларда татар совет әдәби тәнкыйте» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклый. 1990 елга кадәр, ягъни пенсия яшенә җиткәнче, берөзлексез Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында башта — ассистент, өлкән укытучы, ә 1968 елдан доцент булып эшли.
М.Мәһдиев — әдәби иҗат эшчәнлеген әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе булып башлаган әдип. Аспирантурада укыган елларында ук ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни-тарихи өйрәнү мәсьәләләре белән җитди кызыксынып, алтмышынчы еллар дәвамында Республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра. Аның Таип Яхин, Габделмәннан Рахманколый, бертуган Гобәйдулла һәм Габдулла Бубилар кебек XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы татар мәгърифәтче педагоглары, Г.Сәгъди, Гали Рәхим, Г.Нигъмәти, Ф.Сәйфи-Казанлы кебек совет чоры әдәбият галимнәре һәм әдәбият тәнкыйтьчеләре турында бай архив материалларына нигезләнеп язган кыю фикерле, яңа карашлы мәкаләләре, иҗат портретлары, әдәбият фәне һәм фольклористиканың аерым проблемаларын анализлаган гыйльми-тәнкыйди хезмәтләре киң  җәмәгатьчелектә тирән кызыксыну уяталар.
Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак — алтмышынчы елларның ахырында күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары» журналында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның берничә кыска хикәясе, әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без — кырык беренче ел балалары» исемле беренче озын хикәясе-бәяны дөнья күрә. Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училищесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышын, дөньяны танып белергә өйрәнүләрен кызыклы ситуацияләр, оста тотып алынган тормыш детальләре, үзенчәлекле кеше характерлары аша гаҗәеп җанлы, самими итеп гәүдәләндергән, композицион яктан җыйнак эшләнгән, сыгылмалы, күп бизәкле, җор-үткен тел белән язылган әлеге повесть-бәян укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан күтәреп алынып, татар прозасындагы бер яңалык буларак бәяләнә.
Шуннан соң бер-бер артлы иҗат ителгән күләмле әсәрләре — сугыштан соңгы беренче елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, сугыш дәһшәтләрен кичеп исән-имин кайткан укытучы-фронтовикларның укыту-тәрбия юлындагы фидакарь һәм мәшәкатьле тырыш хезмәте турындагы «Фронтовиклар» романы (1970), тематик эчтәлеге белән шул ук авыл тормышын, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы авыр колхоз чынбарлыгын, авыл халкының гореф-гадәтләрен, йола-ышануларын, җир кешеләренең катлаулы язмышларын шул заманга хас күптөрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи мәсьәләләр яктылыгында рәссам күзе аша сәнгатьчә гәүдәләндергән, бөтен эчке рухы-аһәңе белән чын мәгънәсендә халыкчан яңгырашлы «Каз канатлары» (1975), «Мәңгелек яз» (1982) романнары, «Кеше китә — җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982), «Бәхилләшү» (1988) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының иң алгы сафыннан урын ала.
М.Мәһдиевнең татар прозасында беркемне дә кабатламый торган үз стиле, язу манерасы бар. Ул — әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы. Аның күпчелек әсәрләрендә башыннан ахырына кадәр үтәли сузылып бара торган сюжет сызыгы яки тоташ конфликт үстерелеше, үзәк ситуация төенләнеше булмаска да мөмкин. Автор еш кына бер вакыйгадан икенчесенә, бер урыннан икенче урынга, бер дәвердән икенче дәвергә, күперләр салып тормыйча, җиңел күчеп йөри. Әсәрнең фабула канвасын эзлекле үстерүдән бигрәк, ул үзенең төп игътибарын тасвирлана торган тормыш, чынбарлык күренешенең әхлакый-фәлсәфи эчтәлеген, каһарманнарының холкы-табигатендәге асыл сыйфатларны, рухи билгеләрне ачуга юнәлтә. Шуңа бәйле рәвештә әдипнең язу стиленең характеры да үзгәрә: кырыс реализм, драматизм, юмор, лиризм, сатира үзара бер-берсе белән гел аралашып, чиратлашып бара. Гомумән, нечкә юмор, ирония, киная, җорлык, халыкчан тапкырлык әдипнең язу стиленә хас иң төп сыйфатлардан саналалар.
М.Мәһдиевнең иҗат мирасында бер сәхнә әсәре («Тынгысыз өч көн» дигән моңсу комедия), татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләр, мәкаләләр, прозасы кебек үк, югары сәнгать дәрәҗәсендә образлы тел белән язылган юлъязмалар, мемуар, хатирә-истәлек характерындагы әсәрләр дә байтак.
«Кеше китә — җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.
Ул 1995 елның 14 июнендә Казанда вафат булып, туган авылы зиратына җирләнә.
М.Мәһдиев — 1969 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгьзасы.

Төп басма китаплары

Атадан бала яшь кала: хикәяләр.   — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 72 б. — 15000 д.
Фронтовиклар: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. — 328 б. — 15000 д.

Ай нигә йөри?: кечкенә хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. — 30 б. – 10000 д.
Кеше китә — җыры кала: хикәя һәм повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. — 272 б. — 15000 д.
Ут чәчәге: роман, повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 424 б. — 25000 д.
Торналар төшкән җирдә: повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 224 б. — 15000 д.
Мәңгелек яз: роман, повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. — 336 б. — 15000 д.
Фронтовиклар: роман. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 340 б. — 25000 д.

Бәхилләшү: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 640 б. — 30000 д.
Җир йөзендә алты кыйтга: юлъязмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 111 б.— 15000 д.
Ачы тәҗрибә: истәлекләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. — 384 б. — 15000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995-1996.
1 т. повестьлар. — 1995. — 534 б. — 10000 д.
2 т. романнар. — 1996. — 576 б. — 7000 д.
3 т. повестьлар. — 1996. — 576 б. — 7000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда / төз. Г.Хәсәнова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 2000 д.
1 т. повесть, роман / кереш сүз авт. Р Зәйдулла. — 480 б.
2 т. повестьлар, роман. — 512 б.
3 т. повесть, роман. — 480 б.
4 т. повесть, роман, юлъязмалар. — 480 б.
5 т. хикәяләр, пьесалар, публицистик язмалар. — 431 б.

***

Мәҗит Гафури (1880-1934): тормышы һәм иҗат юлы турында кыскача очерк. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. — 31 б. — 2000 д.
Әдәбият һәм чынбарлык: XX йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. — 304 б. —  1400 д.
Реализмга таба: XX Йөз башы татар әдәбиятында чынбарлыкның чагылышы мәсьәләләре. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1989. — 157 б. — 1300 д.

***

Мальчишки сорок первого: повесть / пер. с татар. Э.Салиховой. — Казань: Татар.кн. изд-во, 1974. — 78 с. — 50000 экз.
Большая земля под крылом: роман / пер. с татар. Е.Леваковской. — М.: Современник, 1974. — 285 с. — 100000 экз.
Мы — дети сорок первого года: повесть / пер. с татар. Р.Ахунова. — М.: Дет. лит., 1981.— 143 с. — 100000 экз.
Фронтовики: роман / пер. с татар. Е.Леваковской. — 2-ое изд.  — Казань: Татар.кн. изд-во, 1983. — 302 с. — 100000 экз.
Песни остаются: роман, повести / пер. с татар. Ю.Галкина. — М.: Современник, 1988. —399 с.- 50000 экз.
Маджит Гафури (1880-1934): краткий очерк жизни и творчества. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. — 23 с. — 2000 экз.
Фатих Амирхан: краткий очерк о жизни и творчествс писателя. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1986.— 83 с. — 5000 экз.
Социальные корни таланта: из истории татарской литературы в годы революционного подъема и Первой империалистической войны. — Казань: Татар. кн. изд-во, 1990.— 160 с.- 1075 экз.

Иҗаты турында

Галиуллин Т. Кешеләр яшәгән җирдә // Соц. Татарстан. — 1987. — 28 март.
Әйдә, халыкка хезмәткә! // Казан утлары. — 1991. —№ 8. — 157-167 б.
Миңнуллин Ф. Яшьлекне сагыну // Ф.Миңнуллин. Балта явызлар кулында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татар. кит. нәшр., — 1994. — 218-230 б.
Хөрмәтле Мөхәммәт ядкәре // Сөембикә. — 1995. — № 12. — 14 б.
Әхмәтгалиева М. Әдипнең җылы эзләре буйлап // Мәгариф. — 1995. — №12.—12-19 б.
Кеше китә — җыры кала / төз. Л.Якупова. — Казан: Татар китабы, 1996. — 270 б.
Гаффар Ә. Олуг Мөхәммәт // Мәгьрифәт. — 1996. — 15 февр.
Моратова Р. Күңелдәге эзләр // Мәгърифәт. — 1996. — 15 март.
Галимуллин Ф. Соңгы лекция // Шәһри Казан. — 1996. — 12 июль.
Мөхәммәдиев Р. Мәһдиев иленә сәяхәт//Шәһри Казан. — 1996. — 12 июль.
Фәтхерахманов Р. Тормыштан килгән геройлар // Казан утлары. — 1996. — № 10.— 149-158 б.
Әхмәтҗанов М. Талант, белем, хезмәт // Шәһри Казан. — 1996. —20 дек.
Максудова Ш. Мөхәммәт турында бер истәлек // Мәдәни жомга. — 1997. — 24 гыйнв.
Гыяләҗев А. Мөхәммәт Мәһдиевкә хатлар // Казан утлары. — 1997. — № 10.— 166-175 б.
Сибат Р. Без — Мөхәммәт өммәтеннән // Мәгърифәт.— 1998.— 14 март.
Бәширова-Мәһдиева Л. Алтын канат ирем бар иде // Таһир-Зөһрә. — 1999.— 1 дек.
Фәттахов И. Лирик повестьлар остасы // Мәгариф. — 2000. — № 12. —  17-18 б.
Билалов М. Сагышлы хәтер // Мирас.—2000. — №4. —11-18 б.
Нәҗмиев Т. Ай юлы — мәңгелек // Мәгърифәт. — 2000. — 30 июнь.
Фәйзрахманов Ә. Музей ачылды, Мәһдиев музее // Татарстан. — 2000. — № 7. — 77 б.
«Мин инде берни дә көтмим»: М.Мәһдиевнең М.Юныска язган хатлары // Татарстан яшьләре. — 2002. — 19 гыйнв.
Бакиров Р. Олы җанлы кеше иде // Ватаным Татарстан. — 2002. — 1 февр.
Гарифуллин Д. Торналар төшкән җирдә // Мәдәни җомга.  — 2002. — 2 авг.
Зарипова Р. М.Мәһдиев — әдәбият галиме, сизгер тәнкыйтьче // Милли мәдәният. — 2003. — № 3. — 88-92 б.
Шәмсутова А. М.Мәһдиев иҗатына бер караш // Казан утлары. — 2003. — №12.—137-142 б.
Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары / төз. Г.Хәсәнова. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. — 144 б.
Вәлиев Р. Кунак булып килде, хуҗа булып китте // Татарстан яшьләре. — 2004. — 6 нояб.
Зәйдулла Р. Мәһди өне//Идел. — 2004.— № 12. — 18-21 б.
Миңнуллин Т. Кеше китә — җыры кала // Татарстан яшьләре. — 2004. — 6 нояб.
Мөхәммәт Мәһдиев музее // Татар иле. — 2004. — № 47 (нояб.).
Бариев Р. Әдипкә хөрмәт кимеми // Татар иле. — 2005, -— № 12 (март).
Галиев М. Прокурор булла алмадым // Татарстан яшьләре. – 2005. &ndndash; 13 гыйнв.
Низами Р. Әйдә, халыкка хезмәткә! // Идел. — 2005. — № 9. – 32-35 б.
Акмал Н. Унышлар шыта, Мөхәммәт абый! // Мәдәни җомга
Мәһдиев М. Көндәлек сәхифәләре // Казан утлары. — 2006. — №11. – 170-173 б.; № 12. — 182-183 б.; 2007. — № 1. — 164-172 б.
Юнус Р. Мы слышим крик души писателя // Идель. – 2000. — №3. – С.27-28.
Ахунова Н. Человек уходит — песня остается // Татар. края. – 2000. — №32 (авг.).


(Чыганак: Әдипләребез: Библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/төз. Р.Н.Даутов, Р.Н.Рахмани. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009 – 735 б.)


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение