События

Арчада билгесез солдатларны искә алдылар 03.12.2022

Арчада билгесез солдатларны искә алдылар

Бүген Арчаның Җиңү паркында Билгесез солдат көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Нәкъ менә бүген безнең илебездә Ватан азатлыгы өчен һәлак булган сугышчыларны искә алалар. 1966 елның 3 декабрендә Мәскәү янында фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан илнең башкаласында билгесез солдат җәсәде Кремль янында җирләнә.  Бер елдан бу урында һәйкәл ачыла.

Арчалар да бу истәлекле көнне шәһәрнең Җиңү паркында митинг үткәрделәр һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Митингта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр бубуенча урынбасары.   Эльвира Вафина һәм "Сугышчан туганлык" җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов чыгыш ясады. "Шәрык " мәчете имамы Рәвис хәзрәт яу кырында ятып калган якташлар рухына дога кылды. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-bilgesez-soldatlarny-iska-aldylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение