События

Арча районыннан Шәймуллиннар һәм Ибраһимовлар гаиләсе “Килен һәм кайнана” республика бәйгесе җиңүчеләре булды 10.12.2022

Арча районыннан Шәймуллиннар һәм Ибраһимовлар гаиләсе “Килен һәм кайнана” республика бәйгесе җиңүчеләре булды

9 декабрьдә Казан шәһәренең «Халыклар дуслыгы» йортында Сөембикә журналы «Сөембикә» журналының Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырган «Килен һәм кайнана» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Мәртәбәле жюри җиңүчеләрне өч номинациядә билгеләгән. Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да бар. Районыбызның Курса-Почмак авылында гомер итүче Равия Шәймуллина һәм Кышкар авылында яшәүче Гөлнара Ибраһимова “Икенче әни” номинациясендә җиңү яуладылар.

Бүләкләү тантанасына Гөлнара ханым кайнанасы Гөлсәрия апа белән, Равия ханым кайнанасы Клара ханым белән килгән иде. Аларның иңнәренә Оренбург шәлләре салып, җиңүче Дипломнары тапшырдылар.

Райондашларыбызны котлыйбыз!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynnan-saimullinnar-ham-ibrahimovlar-gailase-kile...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение