События

Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь 14.12.2022

Арчаның икенче мәктәбенә - 90 яшь

Арча станциясендә урнашкан Арчаның икенче номерлы мәктәбе быелның декабрендә үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә.

Бер гасырга якын вакыт эчендә күпме укучыларга төпле белем һәм яхшы тәрбия биргән әлеге бай тарихлы мәктәп. Тәҗрибәле, үз эшләренең остасы булган укытучылар белән бергә мәктәптә үз эшләренә тугрылыклы булган яшь буын укытучылар кулга-кул тотынып эшли. Бүгенге көндә мәктәптә белем алучы 600дән артык укучыга 53 укытучы белем бирә.

Сокланырлык тарихы, горурланырлык бүгенгесе һәм ышанычлы киләчәге бар

1932 елда ике сыйныфлы башлангыч мәктәп буларак ачылган белем йорты бүген районның урта белем бирүче алдынгы уку йортларының берсе булып тора. Ә мәктәпнең бүгенге бинасы 1972 елда сафка баса. Быел мәктәптә икеләтә юбилей – мәктәп ачылуга 90 ел булса, мәктәп бинасы төзелүгә 50 ел. Заманча шартлар тудырылган, гөл кебек ерактан ук балкып торучы бинага карап, аны 50 ел элек төзелгән дип әйтмәссең дә.

“2012 елда мәктәптә ныклап төзекләндерү үткәрелде, – ди мәктәп директоры Гөлназ Гыйниатуллина. – Беренче катта иркен китапханә, актлар залы, ашханә, спорт залы, башлангыч сыйныфлар өчен уку кабинетлары, шәфкать туташы бүлмәсе булса, икенче һәм өченче катлар урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен заманча җиһазландырылган. 2021 елда мәктәптә “Үсеш ноктасы” үзәге булдырылды. Физика, химия, биология, технология дәресләрендә лаборатор эшләр үткәрү өчен җиһазлар кайтарылды. Балаларга белем һәм тәрбия алу, ә укытучыларга бар көчләрен биреп эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылган.

Укучыларыбыз бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, югары уку йортларына керәләр. Олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар – мәктәпнең горурлыгы. Бөтенроссия, халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларыбыз бар. Ел саен мәктәптә республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы үткәрүне матур традициягә керттек. Анда укучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнаша.

Икенче, өченче һәм дүртенче “В” сыйныфларында полилингваль белем бирү буенча эшли башладык. Аларда рәсем дәресләре инглиз телендә алып барыла. Ә бу уку елыннан 5 “В” сыйныфы тулы көн укуга күчте. Көннең икенче яртысында укучылар информатика, физика, инглиз теле, робототехника, бадминтон, фитнес түгәрәкләренә, үз өстеңдә эшләү сәгатьләренә йөри.

Замана белән бергә атлап, мәктәптә проектлар эшләүне җәелдердек. Бишенче сыйныфтан башлап балалар төрле проектлар эшлиләр, аларны яклап чыгыш ясыйлар”.

Ныклы адымнар белән алга бара

Без килгәндә мәктәп балаларның шат авазларыннан гөрләп тора иде. Укучыларны дәрескә чакырып кыңгырау чыңлагач, без директор урынбасарлары Фәрдия Нәбиуллина белән Гөлназ Зиновьева безне мәктәп белән таныштырды.

Иң беренче актлар залына юл тоттык. Якты, матур залда барабанчы кызлар каршы алды. Зәвыклы, заманча костюмнар кигән, кулларына барабан тоткан кызлар арчаларны район күләмендә үткән һәр чарада диярлек сәламли.

“Безнең “Ритм” барабанчылар төркеме 2009 елда оешты, – дип сөйләде төркем җитәкчесе, физик тәрбия укытучысы Миләүшә Әхмәдуллина. – Төркемгә алтынчы сыйныфтан алып тугызынчы сыйныфка кадәрге кызлар йөри. Иң беренче без Бөек Җиңү парадында катнаштык. Шуннан әлеге хәрәкәт җәелеп китте. Яңа костюмнар тектердек. Төрле бәйгеләрдә, чараларда актив катнашабыз”.

Икенче тукталышыбыз – икенче катта урнашкан мәктәп музее. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Гыйниятуллина музей буенча матур экскурсия үткәрде.

“Тарихны белмәгән кешенең киләчәге юк. Әлеге музей нәкъ менә тарих белән бүгенгене тоташтыручы җеп булып тора”, – дип зур горурлык хисе белән мәктәпнең тарихы, анда эшләп чыккан һәм эшләүче директорлар, укытучылар турында сөйләде ул.

Бөек Ватан сугышы, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган якташларыбызга аерым экспозицияләр багышланган. Музейда шушы мәктәпне тәмамлаган Марат Лотфуллинга аерым урын бирелгән. Мәктәп аның исемен йөртә. Музейда 19 яшендә батырларча һәлак булган якташыбызның хатлары, комсомол билеты, таныклыгы, Кызыл Йолдыз ордены саклана. 2020 елда мәктәп коллективы Маратка һәм әфган сугышы ветераннарына багышлап “Үлемсезлеккә юл” китабы да чыгара.

 Мәктәп тарихында тирән эз калдырган пионер оешмасы эшчәнлеген бүген лаеклы рәвештә юнармиячеләр дәвам итә. Алар район гына түгел, республика һәм Бөтенроссия бәйгеләрендә дә алдынгы урыннар яулап килә.

“Безнең районда юнармия хәрәкәте 2016 елда барлыкка килде. Нәкъ шул вакытта безнең мәктәп отряды да оешты, – дип таныштырды юнармия отряды җитәкчесе Илдус Әскәров. – Укучылар нәкъ армиядәге кебек ант кабул итә. Төрле хәрби-спорт ярышларында, социаль-мәдәни проектларда, акцияләрдә актив катнашалар, ветераннар, өлкәннәр белән очрашып, аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Әле күптән түгел генә балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар белән очраштык. Соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар язалар, аларны бәйрәмнәр белән котлыйлар. Әле күптән түгел генә хәрби комиссариат аша якынлашып килүче Яңа ел белән котлау хатлары җибәрдек”.

Шулай матур итеп, үткәннәре белән горурланып, тырыш хезмәтләре белән уңышларга ирешеп, киләчәккә ышанчлы адымнар белән атлый Арчаның икенче мәктәбе коллективы.

Рәмзия Хәмидуллина, 1972 елгы чыгарылыш укучысы, ветеран-укытучы:

“Мин беренче сыйныфтан Арчаның икенче мәктәбендә укыдым. Станциядә урнашкан яңа бинада без ярты гына ел укыдык. Аңарчы мәктәп бинасы хәзерге мәчет урынында иде. Тугызынчы сыйныфта практика вакытында без дә яңа мәктәп төзелешендә катнаштык. Мәктәп төзелешенә ул вакыттагы директор, сугыш ветераны Хак Шәфигуллин зур өлеш кертте. Безнең белән бергә кирпечләргә кадәр ташый иде ул. Беренче сменада татар сыйныфлары, икенче сменада рус сыйныфлары укыды. Сания Камалетдинова бишенче сыйныфтан алып безнең сыйныф җитәкчесе булды. Нәкъ менә ул минем киләчәктә укытучы булуыма да этәргеч бирде. Без укыганда мәктәптә Ленин почмагы, интернациональ дуслык клубы бар иде. Союздаш илләрдә укучы башка балалар белән хатлар алышып тордык. Отряд, дружина, комсомол җыелышлары – үзе бер хатирә. Ярыша-ярыша металл калдыклары, кәгазь җыя идек. Ел саен иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән сыйныф укучыларын кая да булса юллама белән бүләклиләр иде. Җиденче сыйныфта укыганда теплоход белән Ульяновск шәһәренә барганыбызны хәтерлим.

Мәктәп бүген дә үсә, зурая, матурлана. Барлык укучыларга, укытучылар коллективына бәхет, шатлык, тынычлык, сәламәтлек телим. Илләребез тыныч булсын, шатланып матур итеп яшәргә һәм эшләргә язсын!”

Флүзә Нураева, 35 ел икенче мәктәптә эшләгән ветеран-укытучы:

“Икенче мәктәп белән мин бала вакыттан ук таныш. Анда минем әни (Роза Абдуллина) математика укытты. Ә 1969 елда, университет тәмамлап, үзем дә мәктәпкә эшкә кайттым. Лаеклы ялга чыкканчы башта рус теле һәм әдәбияты укытучысы, аннан соң директор урынбасары булып эшләдем. Мин эшли башлаганда мәктәп мәчет урынында урнашкан бүрәнәләрдән эшләнгән агач бинада урнашкан иде. Мәктәп зур иде. 1200 укучы санала иде ул елларда. Сыйныфларда 40-45әр бала укый иде. 1972 елда станциягә күчтек. Бик көчле, дус коллектив белән эшләдем мин. Безнең мәктәпкә тәҗрибә уртаклашу өчен бик күп киләләр иде. Хәтта Мәскәүдән дә килделәр. Укытучылар бик күп ачык дәресләр күрсәтте. Эшемне, балаларны бик яраттым. Сентябрь аен укучылар белән очрашабыз, дип көтеп ала идек. Балаларга булган ярату хисе бөтен аруларны юкка чыгара, эшнең авырлыгы сизелми”.

Рүзәл Шәрипов, 2021 елгы чыгарылыш укучысы

“Мәктәп, укытучылар – барысы да минем тормышымда тирән эз калдырды. Безнең сыйныфта, мәктәптә бер-береңне аңлау, бер-береңә карата хөрмәт хисе хөкем сөрде. Укытучылар белән бер дулкында булу безгә укуда да, укудан тыш чараларда да ярдәм итте. Мәктәп еллары сыйныфтан тыш чараларда, төрле бәйгеләрдә катнашу белән дә истә калды. Мәктәп тормышы – ул китап тотып уку гына түгел, ул синең төрле яктан үсешеңә дә йогынты ясый. Монда укытучыларның өлеше зур, дип саныйм. Мәктәп минем киләчәк һөнәр сайлавыма да йогынты ясады. Мин 5-6 сыйныфларда укыганда без мәктәп газетасы чыгара башладык. Анда минем язмаларым да басыла иде. Хәзер мин Казан федераль университетының журналистика факультетында укыйм, “ТНВ” каналында эшлим. Бу юлның башы нәкъ менә мәктәптә башланды һәм аны укытучылар салды. Үзебезне укыткан укытучылар белән без хәзер дә гел аралашып торабыз”.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcanyn-ikence-maktabena-90-ias


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение