События

Батырлыкны еллар тузаны каплый алмый 16.12.2022

Батырлыкны еллар тузаны каплый алмый

9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте.

Арча балалар сәнгать мәктәбендә дә шушы уңайдан кичә оештырылды. Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында райондашларыбызның сугышта да, хезмәттә дә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүләрен билгеләп үтте.

Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 24 меңнән артык кеше китә, соңрак аныкланган мәгълүматлар буенча алар 30 меңнән арта. Шуларның яртысыннан артыгы яу кырларында ятып кала, хәбәрсез югала. Без аларның барысын да геройлар дип саныйбыз, ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән чын каһарманнар алар.

Районыбызның дүрт кешесе Советлар Союзы Герое, алты кеше Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.

Тагын алты райондашыбыз Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган, ниндидер сәбәпләр белән аларга әлеге исем урынына орденнар тапшырылган. Әмма бу үзе генә дә аларның чын  каһарманнар булуы турында сөйли.

Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлаучылар арасында якташыбыз Кәрим Исхаков та бар. Ул 1912 елда Шушмабаш авылында туган. Алар берничә ир-егет туганнар: Һади, Кәрим, Нәфыйк, Нәҗип. Һәркайсы эшлекле, тәртипле булалар, тормышта үз эзләрен калдыралар. Кәрим Исхаковның хатыны Фаһирә гомере буе Шушмабашта, кызы Дилбәр  Волгоград шәһәрендә яши.

Кәрим Исхаков  сугышның беренче көннәреннән фронтка китә, автоматчы була. 1943 елның 5 октябрендә чуваш егете Арсентий  Карташов белән бергә, дошманның ут ноктасын гәүдәләре белән томалап, батырларча һәлак булалар.

Кәрим Исхаковның батырлыгы игътибарсыз кала һәм ул тиешле бүләкләрен дә ала алмый, Советлар Союзы Герое исеменә дә тәкъдим ителми.

Алай гына да түгел әле. Миллионлаган сугышчының язмышлары, “хәбәрсез югалды“ дигән мөһер астында озак еллар хәрби сер булып кала. Бу еллар эчендә күпме ата-аналар, туганнары бакый дөньяга китеп барды. Соңгы көннәренә кадәр үзәкләре өзелеп, яшьләр түгеп берәр хәбәр булмасмы, дип көтте алар. Хәзер инде аталары сугышта хәбәрсез югалган балалар сафы да сирәгәеп, бик тә азаеп бара.

Менә бу кичәдә дә күңелләрне кузгаткан вакыйгалар булып алды.

– Бөек Ватан сугышы елларында кайгы хәбәре алмаган гаилә калмагандыр, – дип сөйләде “Арча хәбәрләре“ газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин. – Якыннарыңның, туганнарыңның хәбәрсез югалганын тоеп яшәү бик авыр, күпме еллар үтсә дә әлеге тойгы исән булганнарга тынгылык бирми. Безнең редакция, республиканың “Хәрби дан клубы“ ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов ярдәмендә хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышларын ачыклау буенча актив эш алып бара. Бүгенге көндә 1200 сугышчының кайда һәлак булулары билгеле. Әлеге исемлекне газетада бастыруны дәвам итәбез, якыннары, туганнары хәбәр биргән 50гә якын якташыбызның документлары тапшырылды. Бүген дә унике сугышчының туганнарына документлар тапшырылачак.

Әлеге документларны район башлыгы Илшат Нуриев тапшырды.

Корайван авылыннан сугышка киткән, моңарчы хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән Гарифулла Вафинның кызы, туганнары Казан шәһәреннән җыйналышып кайтканнар иде. “Мин 1942 елның 12 гыйнварында туганмын, – дип сөйләде кызы Радилә. – 6 айлык вакытта әтигә минем фоторәсемне җибәргәннәр. Аны тапшыра алмаганнар, кире кайтарганнар“. Гарифулла абый 1942 елның августында һәлак булган...

Кысна авылы имам-хатыйбы Фәрит Яппаров бик тә игелекле эшкә алынган. Ул язмышлары ачыкланган, әмма туганнары калмаган сугышчыларның документларын мәчеткә урнаштырып барам, ди. “Аларга бит җеназа да укылмаган, һәркайсына җеназа укыячакмын“, – ди. Башка авылларда да шулай эшләсәләр, якташларыбызның рухлары шат булыр иде.


Ильяс ФӘТТАХОВ

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/batyrlykny-ellar-tuzany-kaplyi-almyi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение