События

“Казан арты“ музеенда якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды 26.12.2022

“Казан арты“ музеенда якташыбыз Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды

Үзләренең яшьлекләрен, сәламәтлекләрен кызганмыйча, авыр хезмәт башкарып, зур нәтиҗәләргә ирешүче алты райондашыбыз Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган.

“Казан арты“ музеенда якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновны искә алу кичәсе узды.

Стелла Габдрахманова, Илсур Шәйхетдинов, Дания Галимова, Мирбат Хәстиев, Галимулла Әсхәдуллин, Шәрифулла Сәгъдуллин – районыбыз үсешенә зур өлеш кертүчеләр.

Музейда районыбызның тарихи үткәненә битараф булмаучылар җыелды. Тырыш хезмәтләре белән дан тоткан, кырыс шартларда сазлыкларда, кар-бураннарда, урман эчләрендә бүгенге уңай тормыш шартларын булдыру өчен үзенең зур өлешен керткән якташыбыз Илсур Шәйхетдиновның тормыш юлы искә алынды.  

Чараны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов ачып җибәрде.

– Бүген зур хезмәт юлы үткән шәхесне искә алырга җыелдык. Без аны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Ул барыбыз өчен дә тәрбияви үрнәк, – дип башлады ул сүзен. Илсур Шәйхетдиновның тормыш иптәшенә, хезмәттәш дусларына зур рәхмәтләрен җиткереп, әлеге очрашуның һәр ел кабатланып торуын теләде.

Гади бульдозерчыдан Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә күтәрелгән Илсур Шәйхетдинов 1936 елда районыбызның Әрнәш авылында укытучы гаиләсендә туа. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үскән егетнең балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Әлеге дәһшәтле елларны ул 2019 елда дөнья күргән “Гомерем мизгелләре” китабында тасвирлый.

– Авыр сугыш елларында халыкның газап чигүен күз алдына китерсәң, әле дә күңел елый, сыкрана. Ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт, түли алмаслык салымнар – бөтен авырлык әниләр, карт-корылар, яшүсмерләр җилкәсенә төште. Әниләрнең ат урынына үз сыерларын җигеп, хөкүмәт амбарларына фронт өчен ашлык чыгаруларын бер дә онытасым юк... – дип язган ул. 

Илсур Шәйхетдинов Арча педагогика көллиятендә белем ала. Хезмәт эшчәнлеген 1955 елда Арча МТСында башлый. 1960-2010 елларда “Татнефтепроводстрой” акционерлык җәмгыяте тресты оешмаларында эшли: машинист-бульдозерчы, механикалаштырылган колонна җитәкчесе, өлкән прораб, линияле участоклар җитәкчесе, 1нче комплекслы технологик идарә җитәкчесе, трестның генераль директоры урынбасары. Көнбатыш Себердә үткәргеч торбалар сузганда Илсур Шәйхетдинов җитәкчелегендәге бригада зур диаметрлы торбаларны 300 метр аралыкларда эретеп ябыштыруның үрелмә ысулын кулланып, сазлык аша беренче поляр буе трассасын уздыра.

Илсур ага җитәкчелегендә эшләгән Ядкәр Мөхәммәдиев аның ни дәрәҗәдә эш сөючән кеше һәм гадел җитәкче икәнен тагын бер кат әйтеп үтте.

Кичәдә район Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова, хөрмәтле ветераннар Инсан Вәлиев, Илдус Сәгъдиев та катнашты. Илсур Шәйхетдинов турында яхшы хатирәләр генә барланды.

– “Салават күпере” журналының беренче санын чыгаруда да Илсур абый үз өлешен керткән. Гомумән ул күп язучылар белән таныш булып, аралашып яшәгән. Әгәр ул укытучылык яки журналистика юлыннан киткән булса, Илсур абыйдан бу өлкәләрдә дә менә дигән белгеч чыгар иде. Аның китабын бастырганда да мин шаккатым, бу минем өчен күңелле генә эш булды, чөнки аның һәр җөмләсе төзек, язганнары уйландыра торган, – диде үз чыгышында “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, Илсур Шәйхетдиновның “Гомерем мизгелләре” автобиографик китабы әдәби мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Кичәнең иң төп кунакларының берсе Илсур Шәйхетдиновның тормыш иптәше Дания ханым иде. Югары Сәрдә авылы кызы армиядә хезмәт итеп кайткан Илсур исемле егет белән таныша һәм, озак та үтми, алар гаилә корып яши башлыйлар. Тормыш иптәше кая барса да, Дания ханым аның белән була. Бүген Илсур ага турында горурланып һәм сагынып сөйли ул.

– Балалардан гел бишле билгеләренә генә укуын таләп итте. Чөнки үзе дә укуда һәрвакыт алдынгы булган. Көнне-төнне белмәдек, бергәләп илебезгә хезмәт иттек. Соңгы елларда туган авылы Әрнәш өчен йөрәге бик авыртты. Юллар салам, газ кертәм дип хыялланды. Тик авырып китте. Гомере буе халык өчен, киләчәк өчен дип эшләде. Бик яхшы ир һәм әти иде, – дип искә алды Дания ханым.

Истәлекле чара сәнгать мәктәбе укучыларының җырлары белән үрелеп барды. Студентлар килгән кунакларга сораулар бирде.    


Гөлнур Миннебаева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kazan-arty-muzeenda-iaktasybyz-ilsur-saixetdinovny-iska-al...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение