События

Барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы 25.12.2022

Барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы

Имам-мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миннемуллин декабрьдә Арча районындагы урта һөнәри белем бирү уку йортларында булды.

Ул студентлар белән очрашты, алар алдында бүгенге көн кадагына туры килгән темага чыгыш ясады, яшьләргә киңәшләрен җиткерде, кызыксындырган сорауларга җавапларын бирде.

Гомумән, Әмир хәзрәт Миңнемуллин яшьләр белән эшләүгә зур игътибар итә. Төрле очрашуларда   катнаша. Армия сафларына хезмәт итәргә китүче егетләрне Коръән укып дога белән озатуны күркәм традициягә әверелдерде. Моннан тыш ул районда үткән бер генә чарадан да – төрле дини бәйгеләр, спорт ярышлары оештыру дисеңме, мохтаҗларга, социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларга, өлкәннәргә ярдәм итүме – мөхтәсиб берсеннән дә читтә калмый.

Районнан мобилизацияләнеп киткән  егетләребезне дә Әмир хәзрәт Коръән укып, дога кылып озатты. Алар өчен гуманитар ярдәм оештырды, “Казан Экспо”да мобилизацияләнгән солдатлар белән очрашты.

– Ноябрь ахырында да “Казан Экспо”да булып кайттым. Солдатларга теләкләремне җиткердем, – диде Әмир хәзрәт. – Армиядә намус белән һәм фидакарь хезмәт итәргә, Ватанны саклауга һәрвакыт әзер булырга кирәк. Дәүләт өчен әһәмияте ягыннан хәрби хезмәт белән эшчәнлекнең бер генә төре дә чагыша алмый. Шуңа күрә, хәрби хезмәт дин белән изгеләштерелгән бурыч.

Соңгы вакытта Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Арча гуманитар-техник техникум һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә студентлар янында булды, “Зина һәм аның җәмгыяткә зарары” дигән темага чыгыш ясады.

– Пәйгамбәребез (с.а.г.в.)  бер хәдисендә: “Әгәр бер халыкта фәхишәлек барлыкка килсә һәм ул киң җәмәгатьчелеккә таралса, шул халыкта элек булмаган чума һәм башка төрле авырулар пәйдә булачак”, – дип әйткән. Исламда гаиләгә бик зур өнәм бирелә. Исламда гаилә – ул үзеңне тыелган әйберләрдән саклау, зина кылудан качу, үзеңне чит хатын-кызлар яки ир-атлар турындагы уйлардан, моның артыннан иярә ала торган барлык пычрак фикерләрдән саклану ысулы, – диде Әмир хәзрәт.

Шулай ук ул Үрнәктә агросәнәгать көллиятендә булды. Студент егетләр һәм кызлар белән очрашты, аралашты.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/barlyk-pycrak-fikerlardan-saklanu-ysuly


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение