События

Даниял Фәсәхиев – “2022 ел кешесе” 25.12.2022

Даниял Фәсәхиев – “2022 ел кешесе”

Заманында “Киров” колхозында, “Сельхозтехника”да баш инженер, “Мичурин” колхозы рәисе булып эшләгән Даниял Шакирович менә инде 24 ел “Арча РМЗсы” предприятиесен җитәкли.

Арчаның “Ремонт-механика заводы” ширкәте җитәкчесе, эшмәкәр Даниял Фәсәхиев “2022 ел кешесе” дигән исем алды.

Бу хәбәр безгә үткән шимбәдә килеп иреште. Шунда ук Даниял Шакирович белән элемтәгә чыктык. Даниял Шакирович: “Мин Мәскәүдә әле. Кайткач, дүшәмбе көн очрашырбыз”, – диде.

Дүшәмбе көн, алдан сөйләшеп, Арчаның ремонт-механика заводына бардык. Ишекләр ачык, завод эшли. “Эш бар”, – дип каршы алды безне хуҗа.

“2022 ел кешесе” исемен Россия күләмендә “Биснеста ирешелгәннәр өчен” номинациясендә алдым, – дип сөйләде Даниял Фәсәхиев. – Безне 15 декабрьдә Мәскәүгә җыйдылар. Котлаулар “Перспектива” төбәк үсеше фонды президенты Борис Грибачев катнашында үтте. Төрле фондлар бар. Бу эшмәкәрлекне үстерү фонды эше Икътисад министрлыгы, Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә алып барыла. Башта Санкт-Петербургта форум булды. Аларга завод эшчәнлеге белән бәйле барлык мәгълүматларны җибәрдек. Алар анда хезмәт җитештерү-чәнлеген, эш күләмен – барысын да карадылар, чагыштырдылар, нәтиҗә чыгардылар. Мәскәүгә без 180 кеше җыелдык. Төрле төбәкләрдән 15 эшмәкәргә “2022 ел кешесе” исеме бирелде. Безнең республикадан шундый ук исемне Минзәлә районы эшмәкәре алды. Аэропорт янындагы Внуково районындагы кунакханәгә җыелдык. Төрле номинацияләрдә котлаулар булды.

– Даниял Шакирович, завод тормышы һәм, гомумән, шушы 2 гектар мәйданда сез идарә иткән сәнәгать паркы эше белән дә таныштырып үтсәгез иде.

– Безнең  завод дизель двигательләрен ремонтлау, ремонт кына түгел, кирәкле детальләрне табып, ясап, двигательләр эшләү белән дә (ул яңа җыелган двигатель дип атала) шөгыльләнә. Без җитештерү өчен җитештерү продукциясен эшлибез. Ягъни иген үстерүче һәм җыеп алучы авыл хуҗалыгы техникаларына двигательләр ремонтлыйбыз һәм ясыйбыз. Узелларны, агрегатларны ремонтлау һ.б. эшләр башкарыла. Ә инде безнең сәнәгать паркындагы  идарә итү компаниясе әзер продукцияне сату һәм двигательне кирәкле детальләр белән тәэмин итү белән мәшгуль. Безнең сәнәгать паркында үз эшләрен алып барган башка резидентларның да (эшмәкәрләр) эшен кушып, бер еллык эш күләме-тулаем продукция (җитештерү һәм хезмәт күрсәтү) 700 млн сум тәшкил итә. Максатыбыз – бу күрсәткечне 1 млрд сумга җиткерү. Тагын бер җылытылган цех ясадык. Мәйданы – 170 кв метр. Анда суднолар двигательләрен рәтләү белән шөгыльләнәләр.

– Бюджетка күпме акча кертәсез?

– 2019 елда 22 млн сум салым түләгәнбез. 2021 елда салым 40 млн сумнан артып киткән. Җитештерүчәнлек, эш күләме арткан саен салым түләү дә арта.

– Районда күпме кешене эш белән тәэмин итәсез?

Заводта 34 кеше эшли. Ә сәнәгать паркында – 190 кеше. Заводта үз эшен яхшы белгән токарьлар, эретеп ябыштыручылар, двигатель, агрегат җыючылар һ.б. үз эшләрен белеп, югары сыйфат белән башкара. Баш инженер Тәлгать Кәлимуллин һәм техник контроль, техник тәэмин итү эшен алып баручы  югары белемле инженер Илшат Садриев шулай ук тәҗрибәле, ышанычлы кадрлар. Гомумән, бездә үз эшен яхшы белгәннәр генә эшли.

– Мондый заводлар күпме?

– Элек Россиядә авыл хуҗалыгы двигательләрен ремонтлаучы, яңала-рын ясаучы 178 завод бар иде. Хәзер без өчәү генә. Дөрес, бүген коммерция чәчәк аткан вакытта двигательләрне, детальләрне сату нокталары күп. Кызганыч, куәтле заводлар ябылып бетте диярлек.

– Ә менә сез саклап кала алдыгыз. Бүген сез кайсы районнар, өлкәләр белән актив эшлисез?

– Сабаны тулысынча тәэмин итәбез, Арча, Мари Иле республикасы, Удмуртия, Пермь, Ульяновск өлкәсе, Башкортстан, Краснодар, Кырым...

– Мәскәү турында да берничә сүз.

– Ул хәзер бик нык үзгәргән. Безне котлаулардан соң Мәскәү буйлап сәяхәткә алып чыктылар. “Мосфильм” киностудиясе – музей-паркы бик ошады. Ул гектарлаган мәйданда ясап куелган элеккеге Мәскәү урамнары, легендар артистларның маникеннары, кинолардагы киемнәре, машина, автобуслары... – искиткеч!

– Даниял Шакирович, тагын бер кат “2022 ел кешесе” исеме алуыгыз белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, уңышлар сезгә!


Румия Саттарова

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/daniial-fasaxiev-2022-el-kesese


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение