События

Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый 27.12.2022

Кунакларны Кыш бабай, Кар кызы каршылый

Иске Чүриледән Раушания һәм Марат Вильдановлар ел да капка төпләренә кардан фигуралар ясап куя. Килгән кунакларны Кыш бабай, Кар кызы һәм ел символы каршы ала. Быел уртада ап-ак куян елмаеп утыра.

Раушания үзе Иске Чүриле мәктәбендә укыту эшләре буенча завуч, ире Марат тимер юлда эшли. Өч уллары бар. Олысы өйләнгән. Оныгыбыз бар инде, ди Раушания. Икенчесе югары уку йортында икенче курста белем ала. Кечкенәсе мәктәптә җиденче сыйныфта.

– Бөтенебез бергә чыгып сыннар ясыйбыз. Бу шөгыль безгә бик ошый. Башка елларда көннәр салкын була иде. Быел җылы килгәч, ясавы да рәхәт булды. Дөрес, икенче көнгә бераз җебеделәр. Әмма артык зыян килмәде, – диде Раушания.

https://www.youtube.com/watch?v=6AVaS9-W_rA


Гөлсинә ЗӘКИЕВА

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/kunaklarny-kys-babai-kar-kyzy-karsylyi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение