События

Бездән ярдәм булсын, егетләребезгә файдасы тисен 29.12.2022

Бездән ярдәм булсын, егетләребезгә файдасы тисен

Бу гуманитар йөк белән тимер мичләр китте.

Бу гуманитар йөк белән тимер мичләр китте. Аларны ясаучылардан Наласа авылы егетләре Раил Мөхетдинов һәм Рөстәм Сабиров белән элемтәгә кердек. Алар белән таныш идем инде. Тамада, гармунчы, җырчы, матур итеп мәҗлесләр алып баручы егетләр бу. Әмма Раил белән Рөстәмнең төп эшләре, шөгыльләре бөтенләй икенче.

– Мунча мичләре, чардуганнар, кабер ташлары ясыйбыз без. Ун ел инде шуның белән шөгыльләнәбез. Башта өйдә генә эшләдек, аннан зурайдык. Әтнәдә үзебезнең цех бар, биш егет эшли, – диде Раил Мөхетдинов.

– Махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен бик күп мичләр ясап биргәнсез икән, – дим.

– Безгә волонтерлар группасыннан чыктылар, тимер мичләр кирәклеге турында әйттеләр. Рөстәм белән киңәшләштек тә, алындык. Мөмкинлек булганда ничек инде ярдәм итмисең?! Андый изге эш бәрәкәтен дә бирә ул. Тиз арада биш мич эшләп бирдек. Алары алдагы гуманитар ярдәм белән китте. Волонтер Юля яңадан безгә чыкты. Тагын 15 мич кирәклеге турында әйтте. Рөстәм белән уртага салып сөйләштек тә риза булдык. Эштәге егетләр дә каршы килмәде. Акчасын бирәбез дигәннәр иде. Алмадык. Бездән ярдәм булсын, егетләребезгә файдасы тисен, – дип җавап бирде Раил.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bezdan-iardam-bulsyn-egetlarebezga-faidasy-tisen


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение