|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
07.01.2023
Район башлыгы терлекчеләр янында
Район башлыгы Илшат Нуриев 6 гыйнварда “Ташкичү” һәм “Кырлай” ширкәтләрендә булды. Ул терлекчеләр, җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты, фермаларда кышлатуның барышы белән танышты.
“Кырлай” ширкәтендә сөтчелек комплексының икенче чиратын төзү дәвам итә, аны быел беренче яртыеллыкта тапшырырга исәплиләр. Терлекләрнең баш саны арта, декабрьдә 532 тана кайтты.
Район башлыгы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, яңа елда уңышлар теләде.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-terlekcelar-ianynda
