События

Вәлиәхмәтовлар: «Авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп бирделәр» 11.01.2023

Вәлиәхмәтовлар: «Авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп бирделәр»

Узган ел ахырында Арча районының Кәче авылында яшәүче 6 балалы гаиләнең йортлары янып урамда калулары хакында язган идек. Ул чакта Фәридә һәм Динар Вәлиәхмәтовлар бер йортта 9 кеше яшәгән. Алар үз яннарына Фәридәнең әнисен дә сыендырган була. (Ватаным Татарстан, Гөлгенә ШИҺАПОВА)

Кызганыч, 2022 елның 21 декабрендә Фәридәнең әнисе каты авырудан үлеп китте. Аны озату, ашларын уздыру мәшәкате дә күршеләре Фәнисә Галәвиева өстендә иде.

Хәтерләсәгез, Фәнисә бу гаиләнең инде икенче кат януын хәбәр иткән иде. Беренче тапкыр янган урында йорт өчен салынган фундаментлары да бар дигән иде. Авыл халкы күпбалалы гаиләне урамда калдырмады. Алар Вәлиәхмәтовларга йорт сала башлады. Инде диварларын өеп тә куйганнар.

– Җыелган акчаларга кирәк-яракларны алдык та, авылыбыз егетләре йортны бушлай күтәреп тә бирделәр. Вәлиәхмәтовлар кайгысына битараф булмаган һәр кешегә чиксез рәхмәт, – ди Фәнисә. – Әлегә Вәлиәхмәтовлар вакытлыча Арчада күпфатирлы йортта яшәп торалар. Балалары Кәче мәктәбендә укый. Йортның тизрәк түбәсен ябарга дип исәпләп торабыз. Эшчеләр кирәк. Әлегә авылдашларыбыз Раиф Мөхәммәтшин, Альберт Назаров, Фәнис Закиров, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Айнур һәм Алмаз Вәлиәхмәтовлар йортны төзи. Аларга ярдәмчеләр кирәк. Савап эшләргә теләүчеләр табылыр дип уйлыйм.

Булышам диючеләр булса, күршеләре Фәнисә Галәвиевага шалтырата ала. Хәбәрләшү өчен аның телефон номеры 8 962 553-41-78. Шулай ук Вәлиәхмәтовларның гаилә башлгы Динарга да 8 950 314-87-00 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә була.

30 гыйнвар көнне Фәридәнең әнисенең кырыгы икән. Кәче авылы халкы аның ашын уздырыр өчен дә үзеннән өлеш кертә башлаган. Әле бит өйне дә төзеп бетергә һәм өй эченә кирәк яраклар алырга кирәк. Бу гаиләгә акчалата ярдәм итүчеләр дә табылса, бик яхшы булыр иде. Матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр Фәнисә Фәнис кызы Галәвиева исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Аның картасы 8 908 349 69 06 телефон номерына беркетелгән.

Чыганак https://vatantat.ru/2023/01/101853/



Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение