События

Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез? 25.12.2015

Яңа ел бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан халкының ничек ял итәчәге турында хәбәр итте.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсендә эшләми торган бәйрәм көннәре күрсәтелгән:

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – яңа ел каникулы;

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме.

2016 елда эшләми торган бәйрәм көннәре – 2 һәм 3 гыйнвар ял көннәренә – шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Хезмәт кодексы буенча мондый очракта алар бәйрәмнән соңгы яки башка эш көненә күчерелә. 2016 елның 2 гыйнвары – 3 майга, 3 гыйнвар – 7 мартка күчерелә.

Шулай итеп, атнасына 5 көнлек график буенча эшләүчеләр 2016 елның гыйнвар аенда Татарстанда яшәүчеләр 10 көн рәттән ял итәчәк.

31 декабрь бәйрәм алды эш көне булганлыктан, эштән гадәттәгедән 1 сәгать алданрак кайтачакбыз.


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение