События

Авылыбызның күрке син, Нурия апа! 29.01.2023

Авылыбызның күрке син, Нурия апа!

Корайван авылында яшәүче Нурия апа Вафинаның 90 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үттеләр

Иске Му авылында гомер иткән Сөнгатулла абый белән Фәгыйлә апаның 12 балалары туган.  Шуларның сигезе исән-сау калган. Бүген мондый гаиләне күз алдына китерүе дә кыен. Ничек ашатып, ничек киендереп бетергәннәр? Тормыш мәшәкатьләренә чумган ата-ананың яңа туган баланы яздырырга да вакытлары булмау гаҗәп түгел.

Югарыда әйтеп үткән сигез баланың берсе була инде ул. “Мин 1932 елның мартында туганмын, 1933 елның 21 гыйнварында гына яздырганнар“, – ди ул.

Чынбарлыкта тыл ветераны инде ул Нурия апа, әмма язуда язылмагач берни дә эшләп булмый. Әтиләрен Бөек Ватан сугышына алалар, ул яманаты чыккан Сослангерга эләгә. Фәгыйлә апа корсаклы килеш җәяүләп аңа ашамлык, кием-салым илтә...

Яшь кызларны Лаешка урман кисәргә җибәрәләр. “Ат белән бардык, башта 16 яшь тулмаган дип урманга кертми тордылар, шуннан  керттеләр инде, анда күргәннәр...“ Сугыш беткәндә 13-14 яшь кенә булган бит әле аңа. Сугыштан соң да тиз генә кайтармаганнар, авылга кайткач күпме эш, авырлык көткән аларны. Шәмәрдәннән симәнә орлыгы ташыйлар. “Иптәш кызым Мәгъшия белән кечкенә чана тартып 64 килограмм ашлык алып кайттык. Ничекләр чыдаганбыз дип уйлап ятам“.

1956 елда Корайван авылына килен булып төшә. “Бизәлгән атлар белән килеп алдылар, буранлы көн иде, бик матур итеп каршыладылар, авыл халкы  бик җылы кабул итте“, – дип  искә ала Нурия апа.

Кияү егете – гармунчы Рәфкать Вафин. Ул вакытта авылда кеше күп иде, гармунчылар да унлап. Кичләрен авыл җырга, моңга күмелә. Җир җимерттереп эшли, күңелле итеп ял да итә белә иде  корайваннар. Иртән көтү куулар, кичләрен каршылаулар үзе бер бәйрәм кебек иде. “Бездә кырык йортка кадәр – күрше“, – диярләр иде. Бу үзе бер урам дигән сүз инде. “Зөлфия, Нурдидә, Фәния, Мәдхия, Гөлбәгъдә, Гөландан апайлар дөнья бәхәсе кешеләр булды, – ди Нурия апа. – Балалар үстергәндә дә ярдәмнәре зур булды, бәрәңге утыртканда, алганда, башка эшләрдә бөтен авыл бер-берсенә ярдәм итеп яшәде, инде күбесе исән дә түгел, урыннары оҗмахта булсын!“

Нурия апа кара-каршы күрше Мөршидә Вафинага, аның килене Резедага бик рәхмәтле.  Кызлары Нурия апаны үзләренә алып китеп яшәтергә омтылып караган. Әмма үз аягында вакытта ишекләрне бикләтәсе килми аның. Кызлар үзләре дә әни янына кайтып керү зур бәхет безгә, дип әйтеп тора. Туган йорт, туган нигез һәркемгә кадерле. Бер кызы Нәзирә авылда ерак түгел генә яши, кияве Нургали карларын көрәп китә. “Мөршидә апа белән Резеда әнинең  тәрәзәләрендәге утны карап кына тора, – диде кызы Нәзирә. – Әнигә рәхмәтләрне күпме генә әйтсәк тә аз кебек. Шатлыкта да, борчулар килгәндә дә ул безнең белән“.

Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина юбилярга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаровның Рәхмәт хатын, бүләкләр тапшырды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avylybyznyn-kurke-sin-nuriia-apa


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение