События

Арчалар Питрәчтән җиңеп кайттылар! 28.01.2023

Арчалар Питрәчтән җиңеп кайттылар!

27 гыйнварда Питрәчтә ТР Көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры, СССРның спорт остасы Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә көрәш бәйгесе булып узды.
Ярышта Татарстанның куп кенә районнарыннан көчле көрәшчелэр бил алышты.

"Арча" спорт мәктәбенең көрәшчеләре дә катнашты әлеге турнирда hэм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Ярышка 2 көрәшче барды һәм икесе дә җиңеп кайттылар. Молодцы!
Файзрахманов Рузэл (55 кг, Ашытбаш мәктәбе, тренеры Марат Сәләхов.) җиңде! Вәлиәхмәтов Дияз (85 кг, Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Рәис.) шулай ук җиңүче!
Егетләр медаль, грамота һәм акчалата приз белән буләкләнделәр.

Аннан кала, Дияз "Җиңү теләге" номинациясе җиңучесе булып та танылды. Аңа "Ак Барс" көрәш сарае директоры урынбасары Шайхетдинов Фәрит  аерым акчалата буләк тапшырды.

Фәйзрахманов Рузэлнен көрәшен "Ак Барс" агрокомплексы җитәкчесе Салахов Шайдулла Имамович бик ошатып, матур, чиста алымнары өчен шулай ук акчалата буләк тапшырды. Котлыйбыз!

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcalar-pitractan-inep-kaittylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение