События

Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды 22.01.2023

Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды

Казанда Идел буе спорт университетында “Ел спортчысы – 2022“ премиясен тапшыру тантанасында иң яхшы спортчыларны һәм командаларны котладылар.

Безнең Арча районыннан көрәш буенча дөнья чемпионы Динияр Моратов “Ел спортчысы – 2022“ исеменә лаек булды.

Татарстанда өч тапкыр, Россиядә ике тапкыр чемпион һәм бер тапкыр дөнья чемпионы булган Динияр Арча педагогика көллиятендә укый. Физик тәрбия укытучысы буласы. Сентябрьдә 17 тулды. Молодец, Динияр! Котлыйбыз!

Без Динияр турында бер генә тапкыр язмадык инде. Чөнки җиңүләр яулап тора. Ә бу турыда дәшми калып булмый. Хәтерлим әле, 2021 елның март иртәсендә Арчаның 6нчы мәктәбенә киттек. Ул вакытта Динияр мәктәптә укый иде. Арчаның 6нчы мәктәбендә күңелле манзара булды. Казанда 15-16 яшьлекләр арасында Россия чемпионы булган Динияр Моратовны мәктәптә аягүрә басып, алкышлар белән каршы алдылар. Мәктәп ишегеннән үк медаль тагып, кубок тотып кергән Диниярның кулын кысып, бүләк тапшырдылар. Коридорда ике яклап тезелеп баскан укучылар Диниярны алкышлар белән классына озаттылар.

Дөрестән дә, Динияр белән гел очрашып торабыз. 2022 елның 24-26 июнь көннәрендә “Саба-Арена” спорт комплексында һәм Миңгәр сабантуе була торган мәйданда көрәш буенча яшьләр арасында дөнья беренчелеге һәм комдагы көрәш буенча дөнья чемпионатлары узды. Дөньяның 27 иленнән 200гә якын көрәшче бил алышты. Безнең районнан өч көрәшче дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Шуларның берсе – 80 кг. авырлыктагылар арасында көрәшкән – Динияр Моратов. Һәм Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Наласадан Фаяз Зарипов. Сабадан кайтуга редакциягә кунакка чакырдык үзләрен. Динияр Утар Аты авылында туган. Хәзерге вакытта Арчада әти-әнисе (Рафаэль-Гөлшат), әбисе һәм игезәк туганы Ләйлә белән яши. Беренче тренеры – Таһир Лотфуллин. Арчаның 6нчы мәктәбендә – тренеры Фәнил Һидиятуллин. “Бүген “Арча” спорт комплексында көрәш секциясендә шөгыльләнәм. Тренерларым – Илшат Һидиятов һәм Илшат Фазылҗанов”, – дип сөйли Динияр.

Арчаның 6нчы мәктәбе тренеры Фәнил Һидиятуллиннан: “Динияр нинди кеше һәм нинди көрәшче ул?” – дип кызыксындык. “Динияр кебек көрәшчеләр сирәк, – дип җавап бирде безгә Фәнил Фәнисович. – Ул алдына максат куя һәм шуңа ирешә дә. Ул беркайчан да мин ардым, миннән булмый, дип әйтми. Көчле көндәшен күреп, мин аны җиңә алмыйм дип тә әйтми ул. Аның бик яхшы сыйфаты бар: үз-үзен көрәшкә рухи һәм физик яктан көйли ала. Аның алдында максат бар – ахыргача көрәшә! Әлбәттә инде уңышка даими шөгыльләнүләр китерә”.

Диниярның әнисе Гөлшат ханымнан: “Динияр нинди бала?” – дип турыдан-туры сорадык. Һәм “Максатчан бала”, – дигән җавап ишеттек. “Әтисе ягыннан Моратовлар нәселендә көрәшчеләр бар. Беренче тренеры Наласадан Таһир абый Лотфуллин башлангычта укыганда ук көрәш белән кызыксындыра алды, – дип сөйләде Гөлшат ханым. – Юлында яхшы тренерлар очрады. 6нчы мәктәптә укыганда тренеры Фәнил Фәнисович бик таләпчән булды, балаларга игътибарлы педагог. Тренерларына рәхмәт”.

Диниярның үзеннән дә: “Син нинди кеше һәм көрәшче?” – дип сорадык. Динияр: “Начар кеше түгел бугай инде үзе, тыйнактыр, мактанырга яратмыйм”, – дип елмайды. “Җиңүләрнең сере нидә?” – дип тә сорадык. “Тырышлыкта, максатта. Бөтен көчеңне энергияңне шушы көрәшкә бирәсең”, – диде ул.

...Ярышлар барган вакытта Динияр тыныч кына читтән күзәтеп йөри. Ул шулай мәйданга чыгарга әзерләнә. Чыга да көндәшен салып та керә. Бу физик яктан әзерлек кенә түгел, бу сәләт тә! Ә көрәшче ул, Динияр әйтмешли, эмоцияләрне ярата. Җанатарларның куәтләп, көч биреп торганнарын. Без Диниярга уңышлар телибез!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/diniiar-moratov-el-sportcysy-2022-isemena-laek-buldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение