События

Арчада яңа стоматология поликлиникасы ачылды 10.02.2023

Арчада яңа стоматология поликлиникасы ачылды

Яңа теш поликлиникасын да күрер көннәр бар икән.

Бүген Арчада өр-яңа теш поликлиникасы ачылды. Нәкь элекке  1938 елда төзелгән бина урынында. Ачылу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Казаннан ТР премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигьмәтуллин, ТРның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, Дәүләт Думасы Советы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТРның Мәдәният министры Ирада Әюпова кайтты. Поликлиника бинасын төзегән "Арча МСОсы" җитәкчесе Зиннур Гарифуллин символик ачкычны район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисовка тапшырды. Яңа теш поликлиникасы ишегенә аркылы куелган ал тасма киселде... Бар да яңа бинага узды. Җылы, якты, заманча җиһазланган бүлмәләрне сокланып карап йөрдек. Анда эшләүчеләр дә сөенеп бетә алмый. Барысы да халык өчен. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.


https://www.youtube.com/watch?v=Fz58AFadIT8


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-iana-stomatologiia-poliklinikasy-acyldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение