События

Арча көрәшчеләре республикада алдынгы урында 19.02.2023

Арча көрәшчеләре республикада алдынгы урында

Яңа гына Казаннан көрәш тренеры Илшат Һидиятов сөенеп шалтыратты.

- 6нчы урынны алдык! - диде ул. - 44 команда арасында! Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына оештырылган ярыш бу. Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков 130 кг нан авыррак ир-егетләр арасында 2нче урынны алды. Котлыйбыз! Республикакүләм ярышларда җиңми яки призлы урын алмый калмый торган Фаяз Зарипов бу юлы сынатты. Аны аңлап була. Борчулы вакыты. Яңа гына әнисен җирләделәр. Арча командасында 11 көрәшче: Инсаф Корбангалиев, Динарис Таҗетдинов, Салават Әхмәтгалиев, Инсаф Кәримуллин, Рамил Хәкимҗанов, Дамир Әһлиуллин, Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов, Фаяз Зарипов, Илнар Гайнетдинов, Альберт Ситдыйков. Команданы уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин, егетләр!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-korascelare-respublikada-aldyngy-urynda


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение